Икенче ашлар
Тутырылган тавык
Дүрт өлеш өчен: 2 килограммлы тавык, тоз, төелгән борыч, 1 баш суган, 200 г күрәгә, 2 зур алма, 2 аш кашыгы төелгән сохари, 2 аш кашыгы үсемлек мае, ярты литр шулпа, төелгән чикләвек, 2-3 аш кашыгы бал, 1,5 кг кәбестә, 500 г кишер кирәк.
Башлы суганны саламлап, ә күрәгә белән алманы кисәкләп турагыз. Шуңа төелгән сохари, бал, төелгән чикләвек, тоз һәм борыч кушып, барысын бергә болгатыгыз. Шул эчлекнең ике аш кашыгын аерым тәлинкәгә алып куегыз. Ә калган эчлекне тавык эченә тутырып, түшен очлы агач теш чистарткычлар белән чәнчеп-чәнчеп ябыгыз. Тутырылган тавыкны фольга җәелгән табага салып, мичтә сәгать ярым пешерегез. Кырык минут узгач, табага калган ике аш кашыгы эчлекне салып, тавык өстенә шулпа сибегез.
Тавыкны пешкән кәбестә һәм кишер белән табынга куегыз.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк