Икенче ашлар
Тутырылган балык
Кирәк:
2 судак балыгы;
2-3 баш суган;
ак күмәч (батон);
тоз-борыч. Бизәр өчен яшел салат яфраклары, лимон телемнәре, майонез.
Эш барышы:
Балыкның тәңкәләрен чистартып, башын кисәбез. Корсагын ярмыйча гына эчәкләрен алабыз һәм акрын гына тиресен салдырабыз.
Итен аерым бер савытка алабыз.
Ак күмәчне җылымса сөттә җебетәбез. Балыкның итен кылчыкларыннан чистартып, суган һәм күмәч белән иттарткычтан чыгарабыз. Шушы фаршка тоз, борыч сибәбез, 2 йомырка сытабыз һәм яхшылап болгатабыз.
Массаны балык тиресенә тутырабыз һәм сыек май белән майланган табага куеп, 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгабыз.
Балык 45 минут чамасы пешәргә тиеш. Аннан соң аны матурлап бизәп табынга куябыз.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк