Логотип
Икенче ашлар

Тәмле балык



0,7 кг горбуша балыгы филесы, 2 аш кашыгы майонез, 1 йомырка, 2 аш кашыгы крахмал, яшел суган, петрушка, укроп, бер чеметем тоз, борыч. 


Балыкны вак итеп шакмаклап турарга. Барысын бергә кушарга. Барлыкка килгән катнашмадан тефтелилар ясап үсемлек мае белән майланган формага тезәргә. Һәркайсының өстенә помидор түгәрәкләре куярга. Өстенә майонез кушылган угычтан уылган сыр салып чыгарга. 
210 градус кызулыктагы духовкада өсте кызарганчы пешерергә. 



Резеда ХӘЙРУЛЛИНА, Әтнә районы, Үртәм авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар