Логотип
Икенче ашлар

«Татарча баклажаннар»

Шулкадәр тәмле кабымлык рецептын бирми каламмы инде?! Баклажаннан ясала торган кабымлыкның иң яхшы рецепты дип әйтә алам мин аны.
 

Кирәк:

8 ярты литрлык банка өчен:

* баклажан – 1,5 кг;
* итләч помидор – 2 кг;
* баллы борыч – 1 кг;
* вак ачы борыч (чили борычы) – 2-3 данә;
* тоз – 2 аш кашыгы;
* шикәр комы – 4 аш кашыгы;
* сарымсак – 3 баш;
* көнбагыш мае – 1 стакан (200 мл);
* алма серкәсе (6%) – 1 стакан (200 мл).

 

Эш барышы:

1. Помидорларны ачы борыч (эчен алмадым), сарымсак белән бергә иттарткычтан чыгарабыз. (Авызны бик яндырмасын дисәгез, чилиның орлыкларын алыгыз.)



2. Тоз һәм шикәр комы өстибез. Болгатып алабыз да утка куябыз.


3. 200 мл чистартылган һәм иссезләндерелгән көнбагыш мае өстибез. 


4. Баллы борычның эчен алып, саламлап турыйбыз. Помидорлар кайный башлауга баллы борычны кушабыз.



5. Баклажаннарны турап, аларны да кушып җибәрәбез. 


6. Болгатабыз. Кайнап чыккач, тагын 50 минут пешерәбез. Баклажаннар йомшак һәм үтәкүренмәле булырга тиеш. 


7. Соңгы этапта алма серкәсе өстибез. Кайнатып чыгарабыз да утны сүндерәбез.


8. «Татарча баклажаннар»ны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Тимер капкач белән каплап, одеалга төреп тотабыз. Суынгач, салкынча җирдә саклыйбыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик тэмле озактан бирле ясыйм

    Хәзер укыйлар