Логотип
Икенче ашлар

Ташкабактан урама

Сәхифәбезнең кунагы Лилия Әскәрова – тумышы белән Минзәлә районының Тауасты Байлар авылыннан. Әтиләре Рәис белән әниләре Верага ике кыз үскәннәр.

«Сеңлем Роза бәйләргә яратса, мин кечкенәдән аш бүлмәсеннән чыкмадым. 10 яшемдә кулинария рецептлары дәфтәре бүләк иткәннәр иде. Әле дә саклыйм. Бик калын инде ул. Рәхмәт әти белән әнигә. Шул вакытта, ризыкларны бозма әле син, дип, аш бүлмәсеннән куып чыгармадылар...» – дип искә ала Лилия гамьсез балачак елларын. 
Мәктәптән соң Чаллы педагогика институтының татар филологиясе факультетында белем ала ул. Аннары аспирантура... Балтач районы Ор авылы егете Хәниф белән гаилә корулары... Уллары Айнур белән Алмаз туу...  Айнурлары инде медицина университетының алтынчы курс студенты, бүген-иртәгә табиб булачак. Алмаз унынчы сыйныф укучысы, биш яшеннән футбол дип «җенләнә»... Ә Лилия үзе 25 ел Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү инстиутында эшли.  Рус телендә басылган алты томлык, татарчага тәрҗемәсе белән җиде том булган Татар энциклопедиясенә аның да хезмәте күп кергән. 
Төп эшеннән тыш, ВКонтакте челтәрендә кулинария блогы да алып бара ул.  Ике ел эчендә аның «Лилия тәм-томнары»на 35 меңнән артык кеше язылган. «Мин аңа бары күңелем кушканга гына алындым. Кешеләр өчен файдалы булсын, дип тырышам. Блогыма куелган һәр рецепт сыналган. Күбесе үзем әзерләгәннәре, балачак дәфтәремнән алынганнары бар. Әниемнең рецептлары белән дә уртаклашам, башка блогерларныкын да куям. Кайчагында үзем дә гаҗәпләнәм: гап-гади генә рецептларны да өчәр йөз мең кеше кереп карый. Ә иң кызыгы: язылучыларым арасында ирләр дә күп. Алай гына да түгел, «пешереп карадым, тәмле булды», дип тә яза алар. 
Август ае – бакчаларда яшелчәләр мулдан өлгергән чак. Ташкабакларыгызны да ничек кулланып бетерергә белмисездер әле, мөгаен. Шулай икән, Лилия тәкъдим иткән менә бу рецепт белән сез дә әзерләп карагыз әле. Үзегез дә: «пешердем, тәмле булды», диячәксез!


Ташкабактан урама

Кирәк:

  • уртача зурлыктагы 2 ташкабак;
  • 1-2 помидор;
  • 1 тавык түше;
  • 150 г кибет каймагы;
  • 3 тырнак сарымсак;
  • 150 г каты сыр;
  • тоз-борыч;
  • үсемлек мае.

Эш барышы:

Ташкабактан урама

Ташкабактан урама

  • ташкабакларның баш-башларын кисеп, озынча көйгә 0,5 см калынлыгында теләбез. Төбен майлаган табага телемнәрне тезеп, өстенә аз гына май сибәбез һәм йомшарып китсен өчен 5 минутка 190 градуслы мичкә куеп алабыз. 

Ташкабактан урама

Ташкабактан урама

  • Тавык түшен башта урталайга бүлеп, шулай ук озынчага юка итеп турыйбыз. Һәр кисәкне чүкеч белән тапап йомшартабыз. 

Ташкабактан урама

  • Сарымсакны вак угычтан уып, каймакка кушабыз. Тәменчә тоз-борыч салабыз. Соус әзер.

Ташкабактан урама

  • Суынган ташкабак телемнәренә юка гына итеп соусны ягабыз. Һәр телем өстенә бер кисәк тапаган итне куябыз. Иткә тоз-борыч сибәбез. 

Ташкабактан урама

Ташкабактан урама

Ташкабактан урама

  • Ташкабакның бер башына помидор телеме куябыз һәм шул читеннән тотынып, рулет итеп төрәбез. Рулетны артык зур булмаган форма төбенә бастырып куябыз. Шулай һәрбер ташкабак телемен аерым-аерым төрәбез. 

Ташкабактан урама

  • Рулетлар өстенә калган соусны ягып, форманы 40 минутка 190 градуслы мичкә куябыз. 

Ташкабактан урама

  • Пешеп чыгарга 10 минут кала, өстенә уылган сыр түшибез һәм пешерүне дәвам итәбез. Сыр эреп, кызара башлагач, ризыгыбыз әзер. 

Ташкабактан урама

  • Табынга биргәндә петрушка яфрагы һәм помидор телемнәре белән бизибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар