Икенче ашлар
Табигатьтә тәмлерәк
Тавык канатларыннан шашлык
Тавык канатларыннан шашлык учакта, сүнеп бара торган күмер кузында пешерелә. Аны әзерләү өчен төрле маринадлар кулланыла. Без сезгә кефир һәм бал белән маринадлау ысулын тәкъдим итәбез. Бу маринад шашлыкка үзенә бертөрле татлы һәм баллырак тәм бирә, ул бигрәк тә балаларга ошый. Маринадланган итне салкын урында 8-10 сәгать тотканнан соң пешерергә була.
Кирәк:
* 2 кг тавык канатлары;
* 500 мл 3,2 процентлы кефир;
* 1 аш кашыгы бал;
* тоз, борыч.
Сарык итеннән шашлык
Сарык итеннән шашлыкны кефир һәм вак итеп туралган суган маринадында да әзерләргә мөмкин. Артык әче булмасын өчен шикәр комы кушарга кирәк. Ит сөякле, сарыкныћ түш ите яки кабыргалары булса, шашлык тәмлерәк килеп чыга. Маринадланган итне 8-10 сәгатьтән пешерә башлыйлар.
Кирәк:
* 100-200 мл кефир;
* 1-2 чәй кашыгы шикәр комы;
* 3 баш суган;
* тоз, борыч.
Әзер шашлыкны яшел суган, укроп, петрушка белән бизиләр.
Семга балыгыннан шашлык
Балыкны кылчыгыннан арындырып, 3-5 сантиметрлы кисәкләргә бүләләр. Аннары ярты лимон суы сыгып, зәйтүн мае, тоз һәм борыч кушып болгаталар. Өстен каплап, 3 сәгатькә салкынча урынга куялар. Балыкны шампур таякларына тезеп, күмер өстендә әйләндерә-әйләндерә, кызуына карап, якынча 5-10 минут пешерәләр.
Кирәк:
* 1 кг семга балыгы;
* 1 баш суган;
* 1 тырнак сарымсак;
* ярты лимон;
* 2 аш кашыгы зәйтүн мае;
* тоз, борыч.
фото: pixabay.com
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк