Логотип
Икенче ашлар

Шашлык

Мастер-классны Гөлүсә Батталова алып бара, Әтнә районы Күәм авылы

3 тавыкны (тәмләткечләр өч тавыкка исәпләнгән) бик эре булмаган кисәкләргә турыйбыз, 1 аш кашыгын өеп тоз салабыз да итебезне әйбәтләп болгатабыз. Боҗралап туралган 5-6 баш суган, ваклап туралган ярты лимон кушабыз. 3 тырнак сарымсак белән 2 учма укроп та турап салабыз. Карлыган, кура җиләге яфраклары өстибез (кыш көне кипкәнен кулланабыз). 

Инде соус әзерлик: 0,5 стакан аш яки алма серкәсе, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1/3 чәй кашыгы аджика, 0,5 чәй кашыгы кара борыч, кибетләрдә сатыла торган шашлык тәмләткече – ярты яки тулы бер кап. Шушыларны бергә кушып, аз-азлап кына ит өстенә салабыз, аннары итне шәпләп болгатабыз. Шашлык 1 тәүлек маринадлана. Итне кыздырганда тимер таяклар урынына ирем Алмаз тал чыбыклары да куллана. Болай тагын да тәмлерәк кебек. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар