Икенче ашлар
Сөеклемә — тәмле тел
Кирәк:
(1 өлеш өчен)
* 150 г чамасы пешкән тел;
* 40 г сары һәм кызыл татлы борыч;
* 40 г черри помидоры;
* 30 г кузаклы фасоль (яшел төстә);
* уртача зурлыктагы 1 баш суган;
* 30 г үсемлек мае;
* 40 г баклажан;
* 1 тырнак сарымсак;
* яшел тәмләткечләр, тәменчә тоз, кумин (зира), аджика, зәһәр борыч.
Эш барышы:
Барлык яшелчәләрне дә шакмак-лап турыйбыз. Помидорларны урталай бүләбез.
Артык зур булмаган табаны утка куеп җылытабыз да, үсемлек мае салып, нык кына кыздырабыз.
Бу ризыкны көчле утта әзерләргә кирәк. Табага башта баклажан белән суганны салабыз, 4 минуттан пешкән телне өстәп, 2 минут кыздырабыз. Болгаткалап торабыз.
Аннан соң борыч, аның артыннан фасоль, помидор, сарымсак, ярты чәй кашыгы чамасы аджика, кумин, зәһәр борыч, тоз кушыла. Яшелчә-ләрне 2 минутлап кыздырабыз, алар «тере» булырга тиеш, артык кызып, пешеп китмәсеннәр.
«Анхор»ны матур тәлинкәдә яшел тәмләткечләр белән бизәп, кайнар килеш табынга бирәләр.
Пешереп карагыз әле, сезгә дә бик ошар дип уйлыйбыз.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк