Логотип
Икенче ашлар

Рәшәткәдә сазан пешерәбез

Кирәк:

* сазан – 2,5 кг;
* эре лимон – 1 данә;
* соя соусы – 150 мл;
* эре диңгез тозы – десерт кашыгы;
* уылган кара борыч – 1/2 чәй кашыгы;
* рафинирланган үсемлек мае – 1 аш кашыгы.
 

Эш барышы:

1. Эре сазанны (якынча 5-7 кг) чистартабыз, эчен алабыз. Башын һәм койрыгын кисеп атабыз (20-25 см), чөнки бу өлешләр шашлыкка бармый. Анда умыртка сөяге юк, ә вак кылчыклар бихисап. Балыкны 3-4 сантиметрлык киңлектә турыйбыз. 


2. Лимонны юка түгәрәкләргә телемлибез һәм балыкка янына салабыз. 



3. Балык белән лимонны катнаштырабыз. Балыкны тоз белән уабыз.



4. Соя соусы өстибез.



5. Үсемлек мае салабыз. 



6. Болгатып полиэтилен пакетка салабыз. Һава кермәслек итеп бәйләп, 2-4 сәгатькә суыткычка куябыз.



7. Рәшәткәгә салып, әйләндерә-әйләндерә, кыздырабыз. Әзерлеген агач таякчык ярдәмендә тикшерәбез. Балыктан алсу сок чыкмаса, димәк, ул әзер. Белгәнегезчә, балык иткә караганда тизрәк пешә.


8. Балыкны яшелчә белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар