Театр сөючеләрне Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА белән таныштырып торуның кирәге юктыр, мөгаен. Әйе, әйе, нәкъ шул үзе – Камал театры артисты. Әйе, әйе «Миркәй белән Айсылу»да (Н. Исәнбәт) – Айсылу, «Кыю кызлар»да (Т. Гыйззәт) Миләүшәне уйнаган Ләйсән. Аның хакында «Сөембикә» журналыннан да укыган булгансыздыр әле. «Алтын куллы кызыбыз ул безнең», – диләр театрда Ләйсән турында. Ул чиккән чыбылдыклар, ул бәйләгән кардиган-свитерлар – Камал сәхнәсендә куелган спектакльләр бизәге. Киләчәктә остаханәбезгә чакыртып, берәр кул эшенә өйрәтүен дә сорарбыз әле аннан, ә бүгенгә без үзебез Ләйсәннең кунагы – бәйрәмдә егетләребезне сыйларга шулкадәр тәмле салат әзерләп күрсәтмәкче ул. Рестораннарда бирелә торган бу ризыкны өйдә дә әзерләргә мөмкин. Ризыкның тәме аның нинди савытта бирелүенә дә бәйле бит ул. Матур, затлы савыт-саба табынга бәйрәм төсе кертә, күңелне күтәрә. Бүгенге мастер-классыбызда кулланылган тәлинкә-чүлмәкләр Казандагы «Савиново» сәүдә үзәгенең өченче катында урнашкан «Божья коровка» кибетеннән алынган. Польшаның Болеславец осталары кулдан ясаган керамик савыт-сабалар бөтен дөньяга билгеле. Алар матур гына түгел, сыйфатлы һәм чыдам булулары белән дә аерылып тора. Ялгыш бәреп алсаң да, ватылыр дип куркасы юк. Бу тәлинкәләр хәтта пычак эзеннән дә курыкмый.
Кирәк:
300-400 г сум ит;
2-3 тотам руккола үләне;
3-4 помидор (сусылын, йомшагын сайлагыз);
1 баш кызыл суган;
4-5 аш кашыгы соя соусы;
3-4 аш кашыгы үсемлек мае;
бер чеметем борыч;
50 г пармезан сыры (башка төрле каты сыр да ярый);
бәлзәмле серкә (бальзамический уксус).
Рибай йомшак булсын дисәгез, яшь тана ите кулланыгыз. Итне суыткычтан алдан ук алып куеп, бүлмә температурасында тотарга кирәк.
Эш барышы:
Иң мөһиме: итне дөрес кисәкләргә бүлү. Аны җепселләрен аркылы итеп, 2,5 см калынлыгында һәм уч төбе зурлыгындагы өлешләргә кисәбез. Иттә сеңерләр, яргагы калмасын.
Итне киң тәлинкәгә салып, өстеннән соя соусы, үсемлек мае агызабыз. Бер чеметем генә кара борыч сибәргә була. Тоз салмыйбыз. Маринад итне каплар-капламас булсын. Шул рәвешчә өстәл өстендә 4-5 сәгать торсын ул.
Төбе сырлы-сырлы табаны кыздырып (ул булмаса, гадәти таба да ярый), ит кисәкләрен кыздырып алабыз. Табага май салырга кирәкми. Тагын бер мөһим кагыйдә: итне салыр алдыннан, табаны яхшы ук кыздырырга кирәк, итнең сүле агарлык булмасын.1 минут көчле утта кыздыргач, утны киметәбез. Ике ягын да бишәр минут чамасы кыздырабыз. Ит йомшак булырга тиеш. Әгәр дә тышы кызарып та, ит үзе катырак булса, 10 минут чамасы кайнар мичкә тыгып аласы булыр.
Әзер итне алдан ук җылытылган тәлинкәгә (без кулланган калын тәлинкәләр җылыны яхшы тотулары белән дә әйбәт) алып куеп торабыз. Фольгага төреп куярга да мөмкин. Аннары аны бер илле калынлыгында озынчага теләбез.
Зур матур тәлинкә төбенә юылган руккола үләнен түшибез. Аның өстенә ит телемнәрен салабыз. Ит өстенә помидор телемнәре тезелә, бик юка итеп туралган суган боҗралары салына. Яшелчәләр өстенә уылган сыр сибелә.
Салатны тагын да тәмлерәк итү өчен безгә соус кирәк. Ул бәлзәмле серкәне куерганчы кайнатып ясала. Моның өчен серкәне төбе калын кәстрүлгә салып, куера башлаганчы кайнатабыз.
Әзер соусны чәй кашыгы белән салат өстенә матур итеп агызабыз. Кечкенә генә матур чүлмәккә салып, ризык янына гына бирергә дә мөмкин.
Салатны җылы килеш табынга чыгарабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Комментарий юк