​Мандаринлы тавык

Көйдерми торган җәймә (антипригарный коврик )этәргеч бирде барысына да. Бернәрсәне дә яндырмый да, көйдерми дә торган җәймә – бик уңай, духовкадагы тимер калай да чиста килеш кала. Аны барыгызга да тәкъдим итәм.
Якынлашып килүче иске Яңа ел уңаеннан, әле тәкъдим ителүче рецептны күз уңында тотсагыз иде. Мандаринлы тавык бәйрәм табынына бик тә күркәм булыр.
Тавык сусыл һәм үзгә бер тәмле булсын өчен, кыздырыр алдыннан ниләр эшләргә кирәген өйрәтермен мин сезгә. Духовкада кыздырган очракта кибеп китүчән тавык өчен бу бигрәк тә мөһим. Башлыйбызмы?

 

Кирәк:

* 1800 г тавык түшкәсе;
* 195 г тоз;
* 1 аш кашыгы песок;
* 3,8 л су.

Маринад өчен:
* Ярты лимон согы;
* 1 чәй кашыгы бал;
* 1 чәй кашыгы орегано аштәмләткече;
* 1 чәй кашыгы кайен борычы (бик әче борыч);
* 4 тырнак чеснок;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы оливка мае;
* бер чемемтем розмарин аштәмләткече;
* 4 данә мандарин;
* уртача зурлыктагы 3 баш суган;
* бәрәңге өчен 1 аш кашыгы оливка мае.

Бизәлеш өчен:
* яшел укроп;
* мүк җиләге (клюква).
 

Эш барышы:

1. 3,8 л суга 195 г тоз кушабыз, аны эрегәнче әйбәтләп болгатабыз. 1800 граммлы тавык өчен нәкъ шуның кадәр тоз кирәк.


2. Шул ук эремәгә 1 аш кашыгы песок өстәп, тагын эрегәнче болгатабыз. Шикәр теләсә нинди термик ысул белән әзерләнгән тавыкны да карамельләштерергә сәләтле ул.


3. Тавык түшкәсен әлеге эремәгә салып куябыз.


4. Өстенә берәр авыр йөк куеп, бастыртабыз. Аннан 2-4 сәгатькә салкынга куеп торабыз.


5. Маринад әзерли башлыйбыз. Чеснокны кыскыч аркылы чыгартабыз. Ярты лимонның сутын сыгабыз. Әлеге катнашмага 1 чәй кашыгы бал, кайен борычын, орегано, 1 аш кашыгы оливка маен да өстибез. Аштәмләткечләрне теләгәнчә төрләндереп тә була.


6. Бертөрле бу кушылмага бер чеметем розмарин өстибез (кипкәне дә ярый, яшел булса да ярый).


7. Тавыкны эремәдән чыгарып, кәгазь салфетка белән корытып алабыз һәм эчен-тышын маринад белән майлап чыгабыз. 2-4 сәгатькә, ә иң әйбәте – төнгелеккә, маринадлансын өчен тагын салкынга куеп торабыз.


8. Тавыкны кыздырыр алдыннан эченә чистартылмаган 4 мандарин тутырабыз. Духовкадагы тимер калайга (противень) көйдерми торган җәймә җәеп, тавык түшкәсен аркасы белән урнаштырып куярга.


9. Бәрәңгене әйбәтләп юып, урталай ярырга. Суганнарны да уртага кисәргә. Аннан икесенә дә оливка мае сөртергә, өстенә тоз-борыч, яшел аштәмләткечләр сибәргә кирәк.


10.  Бәрәңге белән суганны тавык тирәли түшәп чыгарга.


11. Фольгага төреп,  30 минутка 210 градуска кадәр җытылган духовкага куябыз. Аннан соң противеньнән чыгарып, фольгасыннан алабыз да, алтынсу төскә килгәнче, яңадан 30 минутка духовкага куябыз. Алай да вакытка ышанып түгел, ә мичегезгә карап чамалагыз.


12. Әзер тавык түшкәсен җылытылган тәлинкәгә урнаштырыгыз. Яшел укроп һәм мүк җиләкләре белән бизәп чыгыгыз.
Яңа ел төсмерләре белән балкыган ризыгыбыз әзер!
Табыннарыгыз ямьле булсын, ашларыгыз тәмле булсын!

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5980
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7251
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2645
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3164
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4076
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату