Логотип
Икенче ашлар

​Кукуруз һәм тары ярмасыннан ботка

Кояш кебек сап-сары, йөземле – искиткеч йомшак, тәмле диетик бу ризыкны әзерләү бер дә катлаулы түгел. Калын төпле кәстрүлдә пешерсәгез, әйбәт.

Кирәк:

* ярты стакан кукуруз ярмасы;
* ярты стакан тары ярмасы;
* 3 стакан су;
* ярты стакан сөт;
* 2 аш кашыгы йөзем;
* 1 аш кашыгы песок;
* ярты чәй кашыгы тоз;
* 70-90 г атланмай.


Эш барышы:

1. Яртышар стакан кукуруз һәм тарыны әйбәтләп юарга. Аннан, өстенә салкын су салып, бер-ике сәгатькә җебетергә куярга. Ашыксагыз, җебетмәскә дә мөмкин.



2. Кайнап торган тозлы суга (3 стакан су) башта тары ярмасын салабыз. Куәтле утка куябыз.

3. Кайнау керүгә, кукуруз ярмасын да шунда салабыз. Капкач белән томалап, 20 минутка сүрән утка көйләп куябыз. Белеп торыгыз: бу ярмалар кәстрүлнең капкачы ябык булган очракта да ташымыйча гына пешә.
    

4. 20 минуттан соң ярты стакан сөт, әйбәтләп юылган йөзем өстибез. Болгатып, тагын 10 минут пешерәбез.


5. Пешеп җитәргә 10 минут кала, атланмай салабыз. 1 аш кашыгы песок өстибез.


6. Ботканы уттан алып, аны төреп, 10-20 минутка җылыга куеп дәмләндерәбез. Болай иткәндә, ботка аеруча тәмле була.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар