Логотип
Икенче ашлар

Клярдагы цукини чәчәкләре

Кирәк:

* цукини чәчәкләре – 12 данә;
* көнбагыш мае.


Кляр өчен:

* тавык йомыркасы – 1 данә;
* су - 1 аш кашыгы;
* он – 1 аш кашыгы;
* тоз - бер чеметем.


Эчлек өчен:

* эремчек (5%) – 100 г;
* бал – 1 чәй кашыгы;
* каймак.

 

Эш барышы:


1. Чәчәкләрен җыябыз. Каты яфракларын кисеп ташлыйбыз.


2. Эремчекне иләктән ышкып чыгарабыз һәм бал елән туглыйбыз.


3. Һәр чәчәк эченә 0,5 чәй кашыгы эремчек салып чагабыз һәм очларын ябыштырабыз.


4. Кляр әзерлибез. Савытта йомырка, он, бер аш кашыгы бозлы су, тозны салып бер массага әверелгәнче туглыйбыз. Камыр куе булмаска тиеш.


5. Чәчәкне клярга  манып алабыз.


6. Май салынган кызган табага чәчәкләрне тезәбез. Бер минут дәвамында кыздырабыз.


7. Икенче якка әйләндерәбез. Чәчәкләр сыгылмалылыгын югалтмаска тиеш.


8. Чәчәкләребезне кәгазь тастымалган күчерәбез.


9. Кыздырылган чәчәкләрне өстенә каймак агызып өстәлгә куярга вакыт! Бик тәмле!
Нәрсә белән чагыштырырга да белмим - шуның кадәр тәмле!




 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар