«Аның нинди авырлыгы булсын инде – кәтлитне кем пешерә белми?!» – дияргә ашыкмагыз. Башта укып, танышып чыгыгыз әле. Һәр хуҗабикәнең үз сере – арада сез белмәгәннәре дә булуы бар. Киңәшләрнең кайберләре – атаклы аш-су осталарыннан: аларныкына бигрәк тә колак салсаң ярый. Камиллекнең чиге юк бит!
«Аның нинди авырлыгы булсын инде – кәтлитне кем пешерә белми?!» – дияргә ашыкмагыз. Башта укып, танышып чыгыгыз әле. Һәр хуҗабикәнең үз сере – арада сез белмәгәннәре дә булуы бар. Киңәшләрнең кайберләре – атаклы аш-су осталарыннан: аларныкына бигрәк тә колак салсаң ярый. Камиллекнең чиге юк бит!
* Берничә төрле ит кушсаң, кәтлитләр тәмлерәк килеп чыга. Әйтик: сыер, сарык, тавык һәм күркә итен алыгыз – тәҗрибәләр ясаудан курыкмагыз. Барысын берьюлы кушарга дигән сүз түгел бу, кимендә ике төрле иттән ясагыз.
* Өйдә әзерләнгән фарштан, әлбәттә, кәтлитләр тәмлерәк булачак. Ышанычлырак та: кибеттән яки базардан алган очракта аның нинди иттән ясалганын белмибез бит. Шуңа күрә үз кулларыгыз белән ит тарттыру өчен киткән вакытны жәлләмәгез.
* Кәтлит өчен итне иттарткычтан ике тапкыр чыгартып алсаң әйбәтрәк.
* Күпләр фаршка сөт кушабыз, диләр. Аш-су осталары исә сөт урынына кайнаган җылы су өстәсәң әйбәтрәк, диләр.
* Кәтлитләр тәмле килеп чыгуның тагын бер сере – фаршка йомырканың сарысын гына өстәргә кирәк. Агы белән бергә кушсаң, кәтлитләр корырак була.
* Суганны никадәр күбрәк кушасың – кәтлитләр шуның кадәр тәмлерәк килеп чыга. Шуның өчен: «Суганым күбрәк булды бугай», – дип, беркайчан борчылмагыз.
* Кемдер кәтлиткә дигән иткә суганны иттарткыч аша чыгарганда ук куша. Әмма суганны вак кына итеп турап кушсагыз, аермасын сизми калмассыз.
* Күп хуҗабикәләр фаршка тозны итне иттарткычтан чыгаруга кушалар. Ашыкмагыз! Тозны кәтлитләрне әвәләр алдыннан гына өстәгез: кәтлитләрнең йомшак булу-булмавы моңа да бәйле.
* Фаршка ипи кушу мәҗбүри түгел, диләр аш-су осталары, аны теләсә нинди яшелчә белән алыштырырга тәкъдим итәләр: мәсәлән, кәбестә, бәрәңге, кишер белән. Әгәр инде ипи кушарга уйлагансыз икән, аны сөттә түгел, ә кайнаган җылы суда җебетегез: сөт кулланганда кәтлитләр корырак килеп чыга.
* Кайбер аш-су осталары кәтлиткә дигән иткә уып алма да салалар. Ясап карагыз, бәлки алманың әчкелтем тәме сезгә дә ошар.
* Кәтлитне кара борыч кушмыйча ясамыйлар, ә менә сарымсак, башка тәмләткечләр кушаргамы-юкмы икәнен һәр хуҗабикә үзе хәл итә.
* Кәтлитләр сусылрак булсын өчен, кайбер хуҗабикәләр аңа аз гына сыер мае, майонез яки куе каймак та өстиләр. Гаиләгез ничек ярата – монысын шулай эшләгез.
* Кәтлитләрне бары тик кызган майда гына кыздырырга икәнен бөтен хуҗабикә дә беләдер инде?
* Әгәр сезгә ошый икән, панировка өчен төелгән сухари яки он кулланырга мөмкин: бу очракта кәтлиләрнең эче сусылрак, тәмлерәк килеп чыгачак.
* Фарш кулга ябышмасын өчен, әвәләр алдыннан кулларны юешләп алырга кирәк.
* Кәтлитләрне юеш кул белән әвәләп, шундук кызган табага салырга да була.
* Әвәләгәннән соң кәтлитләрне күпертелгән йомырка агына манып алсаң, алар тагын да тәмлерәк булачак.
* Бер ягын кыздырып алып, икенче ягын әйләндергәч, табаның капкачын ябарга да мөмкин.
Ә сез кәтлитләрне ничек ясыйсыз? Монда кермәгән, әйтелмәгән берәр серегез бармы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк