Гөлчәһрә ханым бу юлы сезгә Кытайда яшәүче татарларның тагын бер ризыгын — «чәй камырын» пешереп карарга тәкъдим итә.
Кирәк:
Камырга (4 өлеш өчен):
* 2 кечкенә кәсә он;
* су;
* тоз;
Тоз салып, суга гына уртача йомшаклыктагы камыр басабыз.
Эчлек өчен:
* 3-4 кишер;
* шикәр комы (кем ничек ярата, шикәр комын шуның кадәр сала);
* үсемлек мае.
Эш барышы:
Камыр никадәр юкарак булса, шулкадәр әйбәтрәк. Юка булсын өчен, уклау белән җәйгәннән соң, камырны күтәреп, кул белән тарттырып та җәябез.
Җәем өстенә майны кул белән тидереп-тидереп чыгабыз. Аннан җәймәгә кишер эчлеген җәябез. Май белән шикәр комы кишергә сеңеп бетсен өчен, эчлекне камыр ясаганчы ук әзерләсәң әйбәтрәк. Кишерне кыргыч аша буйга уабыз. Үсемлек маен табада бик нык кыздырабыз, суытабыз һәм шуннан соң гына кишергә кушабыз. Эчлекне җәем өстенә тигезләп таратабыз һәм рулет сыман төрәбез.
Мантый савытын майлыйбыз, әзер катламаларны шунда урнаштырабыз. Көчле утта 20-25 минутта кишер катламасы пешеп тә чыга.
Пешеп чыккач, шунда ук алырга кирәк. Табынга, өлешләргә турап, җылы килеш тә, салкын килеш тә чыгарырга була.
Комментарийлар
0
0
Бу сәяхәтчеләрнең язмаларын кызыксынып укып барам. Мин аларны Җир планетасының яңа кешеләре дип саныйм. Их, шулар кебек гомереңнең сәламәт, егәрле дәверен сәяхәтләргә багышлап яшәи алсаң икән ул. Алар бит тузмый торган, сакмый торган байлык җыялар. Сәфәрләре хәвефсез булсын!
0
0
0
0
Зур рәхмәт! Чыннан да зур байлык:)
0
0