Логотип
Икенче ашлар

Кесадилья

Кесадилья – бодай һәм кукуруз оныннан пешергән күзикмәккә (тортильи) эчлек салып кыздырылган мексикан ризыгы. Эчендә тавык ите дә, сыер ите дә, гөмбә дә булырга мөмкин. Шулай ук төрле сортлы сыр да – эчлекнең төп ингредиенты. Аны төрләндерү үзегезнең фантазиягездән тора. Эчлекне алдан ук әзерләп куярга да мөмкин. 

Кирәк: 

6 күзикмәк (тортильи); 

200 г тавык түше; 

1 данә болгар борычы; 

1 баш суган; 

200 г шампиньон гөмбәсе; 

150 г каты сыр; 

100 г «Рикотта» яисә эремчекле сыр; 

тәменчә тоз, борыч; 

кыздырыр өчен 2 аш кашыгы үсемлек мае. 

Эш барышы: 

Тавыкның  түш итен, суганны вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Бер-ике минут узгач, саламлап туралган борыч өстәп, тавыкның түш ите әзер булганчы бергә кыздырабыз. 

Икенче табада шампиньон гөмбәсен кыздырып, тавык ите белән катнаштырабыз.

Тоз, борыч сибәбез. Эчлек әзер. 

Хәзер күзикмәкләрнең ярты ягына угычтан уылган сыр түшибез. Сыр өстенә эчлек салабыз. Эчлектән соң «Рикотто» һәм эремчекле сыр сортлары куябыз. Һәм иң өске катка тагын сыр сибәбез. 

Эчлекне җәемнең икенче ягы белән каплап, тыгызланып ябышсын өчен, кул белән баскалап тигезлибез.

Табага үсемлек мае агызып, күзикмәкне ике яклап алсу төскә кергәнче кыздырабыз. 

Әзер кесадильяне өчпочмаклап кисеп, табынга кайнар килеш, яшел тәмләткеч үләннәр туралган каймак белән чыгарабыз. 

Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар