Логотип
Икенче ашлар

Казан кебаб

Казан кебаб. Иң тәмле җәйге аш ул бакчада, учакта әзерләнә. Ә бу ризыкны ир-егетләр әзерләсә ул тагын да тәмлерәк була, ди. Әйдәгез әле, егетләр, учак ягып җибәрик тә, эшкә керешик!

Иң тәмле җәйге аш ул бакчада, учакта әзерләнә. Бөтен гаилә белән җыелып, кояшка, табигатькә, бакчадагы җиләк-җимеш уңышына соклана-соклана гөрләшеп самовар чәе эчүләр, тәм-томнан авыз итүләр – иң матур мизгелдер! «Сөембикә» күптән түгел генә Илдар һәм Ландыш Фәезовлар гаиләсендә (Ландыш та, Илдар да редакциябез өчен якын кешеләр, безнең элеккеге хезмәттәшләр) кунакта булып, учакта пешкән аш белән сыйланып кайттык. Гаилә башлыгы Илдар ФӘЕЗОВ безгә бәрән итеннән «Казан кебаб» әзерләп күрсәтте.
Бу ризыкны ир-егетләр әзерләсә тәмлерәк була, ди. Әйдәгез әле, егетләр, учак ягып җибәрик тә, эшкә керешик!

 Кирәк: 

  •   бәрәңге – 1,5 кг;
  •   ит – 1,5 кг;
  •   сыек май – 1 л;
  •   паприка, зира, 
  •   кориандр, тоз, борыч;
  •   яшел тәмләткечләр.

 
Эш барышы: 

  •   Бәрәңгеләрне юып әрчибез.
  •   Итне юып, зур кисәкләргә бүлгәлибез.
  •   Учакка казан утыртабыз. 
  •   Казан төбе кызгач, аңа май салабыз.
  •   Ит белән бәрәңгене майга салганчы, суын сыркытып, тастымал белән корытып алабыз.
  •   Кайнар майга  берәмләп бәрәңгеләрне салабыз. 
  •   Биш минуттан, кырыйлары кызарып чыккач, аларны майдан алабыз.
  •   Ит кисәкләрен майга салып, кызарганчы тотабыз. Кырыйлары майда кызып, кетердәвек элпә белән каплангач, итнең согы үз эчендә кала, шуңа ул сусыл булып пешә. 
  •   Итне майдан алабыз. 
  •   Казандагы майны 1,5 сантиметр гына калдырабыз, ә калган өлешен башка савытка бушатабыз. 
  •   Казан төбенә янәдән бәрәңгеләрне тезәбез. Бәрәңге өстенә кызган ит кисәкләрен тезеп чыгабыз. Алар өстенә төрле тәмләткечләр, тоз-борыч сибәбез. 
  •  Зур чынаяк белән су өстибез дә казанның өстен әйбәтләп каплыйбыз. Шул рәвешле казан талгын гына янучы учак өстендә 1,5 сәгать тора. Бу вакыт аралыгында ит белән бәрәңге авызда эрерлек йомшак һәм тәмле булып томаланып пешә.

Әзер ризыкны зур савытка салып табынга чыгарабыз. «Казан кебаб» янына яшелчә, алкалап туралган суган, яшел тәмләткечләр куярга була. 

Тәмле булсын!

Фото: Анна Арахамия 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар