Логотип
Икенче ашлар

Карабодай котлетлары

3 стакан суда 3 стакан карабодай пешерергә. 300 г бәрәңгедән бәрәңге боткасы ясап, карабодай боткасына кушарга. 3 баш суганны вак итеп турап, алтын төскә кергәнче сыек майда кыздырып алырга да боткаларга кушарга. 1 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч өстәп, әйбәтләп болгатырга да котлет формасы ясап, онда әвәләргә һәм ике ягын да майлы табада кыздырырга.

Бик тә тәмле була. Тәмләп ашагыз, дуслар!

 

Резеда ХӘЙРУЛЛИНА. Әтнә районы, Үртәм авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар