Логотип
Икенче ашлар

Чүлмәктә пешкән балык

«Русская усадьба» рестораны шеф-повары Евгений ЛУКАНОВның нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаячагы балачагыннан ук билгеле була.

«Кечкенәдән плитә тирәсендә кайнашырга яраттым, – ди ул. – Уйнаган уенчыкларым да кәстрүл-табалар булды. Миңа шундый уенчыклар гына бүләк итәләр иде дә. Мәктәптә рәсем ясарга кушсалар, ул, әлбәттә инде, берәр ризык рәсеме була. Аш-суга шулай тартылуымның сәбәбен дә әйтә алмыйм. Әти-әниләрем дә бу һөнәр ияләре түгел, әни математика укытучысы иде. Мөгаен, бабамнандыр. Үзен күрергә туры килмәсә дә, аның да шулай ризык әзерләргә һәвәс булуын сөйлиләр. Кечкенәдән кухняда экспериментлар ясарга яраттым. Иң гаҗәбе: алар гел уңышлы килеп чыга иде».

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң,  Евгений Казанның 49 нчы һөнәр училищесында повар-кондитер булырга укый. Аннары кунакханә һәм ресторан менеджеры дигән югары белем ала. Осталыгын Казанда, Мәскәүдә, Идел буе шәһәрләрендә узган төрле конкусларда чарлый. Өч малай әтисе дә ул. Олы улларына 13 яшь, ул да әти-әнисе кайтышка тәмле сюрпризлар әзерләргә ярата икән. 
Шеф-поварның өйдә нинди ризыклар пешерүе дә кызык безгә. «Гаиләбез белән җиңел генә итеп әзерләнгән гади ризыклар яратабыз. Балык Бистәсендә үскәнгәдер инде, миңа балык ризыклары бик ошый. Ә болай өйдә сирәк пешерәм», – дип елмая ул.
Бүген журнал укучыларыбызга тәкъдим иткән рецепт Евгенийның үзенеке. Тәҗрибәле ашчы өйрәткәнчә, ресторанча итеп, без дә әзерләп карыйк әле аны. 

Кирәк
(1 порция өчен)
180–200 г чистартылган судак (теләсә кайсы балыктан әзерләргә була) / 100 г әрчелгән бәрәңге / 80 г кишер / 40 г баллы борыч / 40 г брокколи / 10 г кызыл башлы суган / 100 тавык шулпасы (яисә кайнаган су) / 2 чәй кашыгы атланмай /
1 чәй кашыгы песто соусы / тоз-борыч

Соус өчен:
20 г фета сыры / 40 г кибет каймагы / 15 г угычтан уылган яшел кыяр / укроп, / песто соусы / тоз-борыч.

Эш барышы:

Балыкны чистартып, һәрберсен 180–200 г кисәкләргә бүләбез. Кылчыкларыннан аралыйбыз.

Бәрәңге, кишернең кабыгын әрчеп, 0,5 см калынлыгында тәгәрмәчләп, борычны шакмаклап турыйбыз. Брокколины вак кисәкләргә бүләбез.

Чүлмәк төбенә (формада яки табада да пешереп була) башта бәрәңге, аннары кишер тәгәрмәчләрен һәм борычны тезәбез. Һәр кешегә аерым чүлмәктә пешерсәгез, бәйрәмчә булачак.

Яшелчәләр өстенә балыкны куябыз. Юка итеп туралган кызыл суган, тәменчә тоз һәм борыч сибәбез. Балык тирәли брокколины куеп чыгабыз. Туңдырылган кәбестәне җебетәсе юк, яңасын исә тозлы суда 2-3 минут пешерергә кирәк.

Тәм бирер өчен 2 чәй кашыгы атланмай һәм песто соусы кушабыз. Соусны өйдә әзерләргә дә була. Тигез күләмдә петрушка белән базиликны, берничә тырнак сарымсакны блендерда издереп, үсемлек мае һәм тәменчә тоз кушып ясала ул.  

Чүлмәкнең төбе күмелерлек итеп кенә тавык шулпасы өстибез. Шулпа булмаса, кайнаган су гына салырга да ярый. 

Чүлмәкнең өстен ачылып китмәслек итеп фольга белән каплыйбыз. Капкачлы савытта пешерсәгез, капкачын гына ябарга була. 

Без бу ризыкны учак янында – мичтә пешердек. Учак ялкынында ул аеруча тәмле булып пешә. Әлбәттә, хәзер инде мичләр сирәк, сез исә 40 минутка 160 градус кайнарлыктагы духовкада пешереп алыгыз. 

Балык янына бирергә соус әзерлибез: фета сырын чәнечке белән изеп, туралган укроп, вак угычтан уган яшел кыяр һәм кибет каймагын бергә катнаштырабыз. Ахырдан песто соусы өстибез. Янына бер телем лимон куярга онытмыйбыз. 

Видео
 

Теги: балык ризыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар