Логотип
Икенче ашлар

Чөгендер - ​табын патшасы

Чөгендерле тәбә

Ипине ярты сантиметр калынлыкта кисәкләп кискәләгез дә, җиңелчә суга манчып алыгыз. Ә пешкән чөгендерне эре угычта уыгыз. Шуңа бер йомырка, йөзем кушып, болгатыгыз.
Аннары маргарин белән майлап, төелгән сохари сибелгән табага иң элек ипи телемнәрен тезегез. Шуңа йөземле чөгендер катнашмасын тигезләп салыгыз һәм өстенә тагын бер катлам ипи тезегез. Шулар өстенә туг­ланган өч йомырка сибеп, 40 минут мичтә пешерегез. Табынга каймак белән куегыз.

Тәбә өчен: 400 г каты ипи, 300 г чөгендер, 4 йомырка, 3 аш кашыгы сохари, 100 г йөзем, 50 г маргарин, каймак кирәк.
 


Чөгендерле гарнир

Чөгендерне эре угычта уып, үсемлек маенда кыздырыгыз. Кишерне дә эре угычта уыгыз, суганны эре итеп турагыз. Шуларның барысын бергә кушыгыз да, өстенә томат пастасы, тоз, борыч салып, болгатыгыз. һәм барлыкка килгән катнашманы 15-20 минут табада кыздырыгыз. Әзер булыр алдыннан маринадланган гөмбә һәм туралган яшелтәмләткечләр кушып, болгатыгыз.

Гарнир өчен: 500 г чөгендер, 500 г кишер, 3 баш суган, 1 банка маринадланган гөмбә, үсемлек мае, 2-3 аш кашыгы томат пастасы, туралган яшелтәмләткеч, төелгән кара борыч, тоз кирәк.
 


Тутырылган чөгендер

Чөген­дернең кабыгын әрчеп, очлы пычак белән уртасын чокырлап алыгыз. Һәм шуңа дөге, ит фаршы, тоз, борыч катнашмасы тутырыгыз. Тутырылган шул чөгендерләрне майланган табага утыртып тезегез дә, өстенә эретелгән атланмай сибеп, әзер булганчы мичтә пешерегез.
Табынга куяр алдыннан чөгендергә тугланган каймак салып, берничә минут мичтә тотып алыгыз.

3-4 чөгендергә: 600 г сыер ите фаршы, 4 аш кашыгы (100 г) дөге, 200 г каймак, 1 аш кашыгы атланмай, тоз, борыч, яшелтәмләткеч кирәк.

Чөгендерле балык кыздырмасы

Сөяксез балык итен кисәкләп турагыз да, тоз белән борыч кушып, болгатыгыз һәм майланган табага салыгыз. Шуңа боҗралап туралган суган һәм эре угычта уылган чөгендерне тигезләп салыгыз. Аннан соң өстенә каймак яисә майонез һәм угычта уылган сыр сибеп, 15-20 минут мичтә пешерегез. Табынга куйганда өстенә ваклап туралган укроп сибегез.

Кыздырма өчен: 500-600 г минтай ите, 3 пешкән чөгендер, 2-3 баш суган, 2-3 аш кашыгы каймак яисә майонез, 50 г каты сыр, үсемлек мае, тоз, борыч, укроп кирәк.

 

Җимешле чөгендер салаты


Табада кыздырылган арахисның кабыгын әрчеп, кофетарткычта ваклагыз. ә пешкән чөгендерне эре угычта уыгыз. Кайнар суда бүрттерелгән төшсез караҗимеш белән күрәгәне саламлап турагыз. Сарымсакны пресс аша чыгарыгыз. Аннары шулар өстенә майонез салып, барысын бергә болгатыгыз. Салатны табынга чыгарганчы суыткычка куеп торыгыз. 

Салат өчен: 500 г пешкән чөгендер, 250 г арахис, 100 г төшсез караҗимеш, 100 г күрәгә, 1-2 төш сарымсак кирәк.

 

Көнҗетле салат

Пешкән чөгендерне эре угычта уыгыз да, көнҗет чикләвеге, майонез һәм бераз тоз кушып, барысын бергә болгатыгыз. Салатка башка бернәрсә дә өстәргә кирәкми, ул болай да тәмле була.


 Чөгендерне каты кара ипи кисәге белән пешерү яхшы. Шулай эшләгәндә чөгендернең исе азрак чыгар. Ә инде чөгендерне мичтә пешерү тагын да яхшырак.
 Һәр хуҗабикә винегретны үзенчә ясый, әмма һәркайсы чөгендер белән. Ә менә бер төр винегрет бөтенләй тозлы кәбестәсез ясала. Болай ясаганда чөгендергә гөмбә, тозлы балык, фасоль, маринадланган яисә яшел кыяр һәм яшел борчак салырга кирәк.

 Башка яшелчәләрдән аермалы буларак, чөгендерне тозлы суда пешермиләр, төсен югалта һәм тәме дә тәмсезләнә төшә. Шул сәбәпле чөгендернең төбен-тамырын кисмичә генә пешерергә кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар