Логотип
Икенче ашлар

​Бөтнекле бәрән ите



Бу – көндәлеккә әзерләр өчен дә, кунакларны сыйлар өчен дә кулай ризык. «Сөембикә»нең бу сандагы кунаклары – җырчы пар Зинира һәм Ризат Рамазановлар безгә корбан итеннән әнә шундый сый әзерләргә тәкъдим итә. «Күп кеше бәрән итен өнәп бетерми. Бөтнек белән лимон аңа үзгә тәм бирә. Искиткеч хуш исле булып пешә ул», – дип, үзләре генә белгән серне журнал укучылар белән дә уртаклашырга булды җырчы яшьләребез.

Аз гына үзләре белән дә танышып китик әле. «Болгар» радиосы һәм «TMTV» премияләре лауреатлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар эстрадага «Бул үземә генә» җыры белән килеп керде дә, тиз арада халык мәхәббәтен дә казанырга өлгерде. Алар башкаруындагы «Сиреньнәр», «Үпкәләмә», җырлары күпләрегезгә инде таныштыр. Без киләсе көнне дә алар яңа җыр яздыру белән мәшгуль иделәр – татар эстарадасын сөючеләргә тиздән «Син икән ул» җырын тәкъдим итәчәкләр.

Кирәк:



Зур гына бер түтәрәм ит (кабырга яки сум ите);

бер уч бөтнек;

1 лимон;

3 аш кашыгы чамасы зәйтүн мае (көнбагыш мае да ярый);

4 тырнак сарымсак;

тәменчә тоз һәм кара борыч;

кечкенә генә бер кисәк зәһәр борыч.

Гарнирга:

500 г вак яшь бәрәңге;

5-6 ваграк помидор;

3-4 данә вак суган;

бер баш сарымсак;

1 данә кызыл борыч.


Эш барышы:

итне юып, суын саркытабыз.

Бөтнекнең яфракларын аралап, вак кына итеп турыйбыз яки кул белән өзгәлибез.

Сарымсакны пычак белән изеп, кабыгыннан арындырабыз, зәһәр борычны вак кына кисәкләргә турыйбыз.



Боларның барысын да блендерга салып, бер лимонның сутын сыгабыз, үсемлек мае, тоз һәм борыч сибәбез дә, бертөсле масса булганчы ваклатабыз.



Бөтнекле массаны иткә ягып, ярты көн чамасы суыткычта тотабыз – маринадлыйбыз.

Итне алып, кашык очы белән генә бөтнекләреннән арындырабыз һәм бераз гына үсемлек мае тамызылган кайнар табада һәр ягын да кызарганчы кыздырып алабыз.



Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчеми генә урталайга ярабыз. Эре бәрәңгеләрне түтәрәмләп турарга кирәк булыр. Помидор, суган, борычны да эре итеп турыйбыз. Сарымсакны чистартып, тырнакларын бөтен килеш кенә калдырабыз.


Яшелчәләрне иттән калган маринадка салып, яхшылап болгатабыз. Мае азрак булса, бераз гына май өстибез.


Итне табага салып, кырыена яшелчәләрне тезәбез һәм уртача кызулыктагы мичкә тыгып, йомшарганчы пешерәбез. Якынча сәгатьтән артык вакыт кирәк була.



Зур тәлинкә төбенә салат яфраклары, укроп, рәйхан, петрушка, суган кыягы түшәп, уртага итне куябыз, янына яшелчәләрне тезәбез. Кунакларга дигән итне табында килеш турасаң әйбәтрәк.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар