«Ресторанча әзерлибез» дип аталган проектыбызның чираттагы кунагы – «Татар утары» кунакханә-ресторан комплексының шеф-повары Динара КӘРИМУЛЛИНА. Хезмәт юлын башыннан ахырына кадәр татар ризыкларына багышлаган, башкалабызга килгән туристлар милли ашларыбызны ошатып калсын да, кабаттан монда килсен өчен зур көч куйган кеше ул.
Балачагының җәйләре Яңа бистәдә – Мәүлия әбисе белән Гыйльметдин бабасы янында узган Динараның милли рухына гаҗәпләнәсе дә юк. «Яңа бистәнең бер ягында – Иске татар зираты, икенче ягында яшеллеккә күмелеп утырган агач өйләр тезелешкән урамнарын әле дә төшләремдә күрәм. Казан уртасында сакланып калган гаҗәеп бер татар мохите иде анда: морҗалардан төтен күтәрелә, көянтә-чиләкләрне челтерәтеп колонкадан су ташыйлар, өй алдында гөлбакчалар...
Без, оныклар, нәнәй белән бабайларда кунак булырга бик ярата идек. Иртән торышыбызга нәнәй зур табак тутырып казан кабартмалары пешереп куя. Артык нечкәләп тормаса да, ризыклары ашап туйгысыз була иде аның.
Ә әтиемнең нәселе Саба якларыннан. Мине холкым белән дә, кыяфәтем белән дә дәү әнием Әминәгә охшаталар. Казанда тегүче булып эшләде, үзе дә гел матур киенеп йөрергә яратты. Аш-суга да оста иде. Мәҗлесләргә бәлешләрне гел аннан гына пешерттеләр. Аныкылар тәмле дә, матур да килеп чыга иде. Үз һөнәремне яратуым да дәү әниемнән килә дип уйлыйм. Татар кухнясына мәхәббәтем зур», – ди Динара үзе. Сүз уңаеннан, Динара ханымның әнисе Лилия Байкеева да югары категорияле аш-су остасы, Татарстанның атказанган хезмәткәре.

Кирәк (ризыклар бер порция өчен) 180 г фарш / 3 г паприка / 30 мл су / 1 г тоз һәм 0,5 г борыч / 15 г сыр / 150 г вешенка гөмбәсе / 20 г атланмай / 50 г тирияки соусы / 20 г соя соусы / 2 пак-чой салаты / 3 тармак тимьян (мәҗбүри түгел) / 1 тырнак сарымсак.
Соус өчен 100 г гранат суы / 1 тармак тимьян / 1 аш кашыгы демиглас порошогы.
Эш барышы:

фаршка тоз-борыч, паприка, аз гына салкын су салып, барысын да яхшылап катнаштырабыз. Ит майлырак булса, су кушмаска да мөмкин.

Ит ябышмасын өчен, тактаны су белән чылатып, фаршны кабат-кабат тактага бәрәбез. Болай эшләү аны үзләндерә. Әзер фарштан бифштекслар әвәлибез.

Табага үсемлек мае тамызып, бер тырнак сарымсак белән бер тармак тимьянны салабыз. Майга тәмнәре чыккач, аларны алып, шул ук майда бифштексның һәр ягын икешәр минут кыздырабыз.
.jpg)
Бифштексларны мич калаена күчереп, 20 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Таяк белән баскач, үтә күренмәле сүле чыкса, димәк, әзер. Пешеп чыгарга 2 минут кала, ит өстенә 15 г телемле сыр куябыз.
.jpg)
Чиста табада 20 г атланмай эретеп, бер тармак тимьян кыздырабыз. Аны алып куеп, гөмбәләрне салабыз. 7–10 минуттан тирияки һәм соя соусы өстәп, тагын аз гына кыздырабыз да уттан алабыз.
.jpg)
Бифштекс янына бирергә соус әзерлибез. Иң элек демиглас порошогын су белән сыеклыйбыз. Демиглас урынына коры бульон шакмагы алырга да була. Ләкин аның тәме кайтышрак.
.jpg)
Табада 1 стакан гранат суын кайнатып чыгарып, бер тармак тимьян салабыз. Гранат суы бераз кимегәч, демиглас соусын кушып, 1-2 минут куерганын көтәбез.
.jpg)
Пак-чой салатын буйга урталай ярып, атланмайда һәр ягын да өчәр минут кызарганчы кыздырабыз. Тәм өчен майга шулай ук тимьян салырга мөмкин. Пак-чойны шпинатка алыштырырга була.
 (1).jpg)
Бифштексны табынга кайнар килеш, янына гөмбә белән пай-чойны куеп һәм соус белән бизәп чыгарабыз.
Видео: Лилия Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк