Логотип
Икенче ашлар

Паэлья

Паэлья – испаннарның милли ризыгы. Аны иттән, диңгез ризыкларыннан, хәтта яшелчә белән генә дә әзерләргә була. Ләкин төп ингредиентлары – дөге һәм зәйтүн мае. «Аш-су» сәхифәбезнең кунагы Динара ЗИННӘТОВА укучыларыбызга паэльяның креветкалардан әзерләнгән вариантын тәкъдим итә.

Динара – блогер, ВКонтакте челтәрләрендәге «Че гуглит татар кызы» дип аталган төркемендә 39 меңнән артык язылучы бар. «Блогымны 2017 елда башлап җибәрдем. Ул елларда интернетта «Че гуглит маман» ише төркемнәр популяр иде. Татар кызларының да бу дөньяга сораулары күп, ник без аларны бирмибез соң, дигән уй белән бергә туды ул идея. Болай ук популяр булыр дип уйламаган да идем, ә ул тиз арада үсеп китте», – дип сөйли Динара үзенең блогерлык тарихын. Белеме буенча ул журналист, КФУның журналистика бүлеген тәмамлаган. Иҗатындагы беренче адымнарын «Ялкын» журналында ясаган кыз хәзер рус телендә чыга торган «Идель» журналының шеф-редакторы. Ул әле дә төрле идеяләр белән яна, аны яшьләр тормышы, татар мәдәнияте, татар дөньясындагы яңалыклар кызыксындыра.

Ире Роберт белән танышу тарихлары да кызык. Икесе бер шәһәрдә туып, күрше йортларда яшәп, балалар бакчасының бер үк төркемнәренә йөргән яшьләр бер-берсе белән кабат Казанда гына таны­ша. «Мин бакчада бер төркемгә йөргәне­безне белә идем, ә ул оныткан», – дип көлә Динара. Роберт – айтишник. Журналистикадан ерак булса да, Динараның барлык идеяләрен хуплаучы икән. Алар икесе дә дөрес туклану тарафдарлары. Күп май кушмыйча, җиңел генә әзерләнә торган ризыкларга өстенлек бирәләр. «Безнең кебек диңгез ризыклары яратсагыз, бу рецепт сезгә дә ошар», – ди Динара. Пешереп карыйбызмы?

Кирәк

400 г креветка (без чистартылганын алдык) / 200 г балык (безнең очракта минтай) / 250 г дөге (эре бөртекле түгәрәк дөге яхшы) / 200 г кузаклы фасоль (туңдырылган) / 100 г туңдырылган яшел борчак / 200 г черри помидоры / 1 баллы борыч / 1 баш суган / 2-3 тырнак сарымсак / 1 бал кашыгы паприка / ярты бал кашыгы куркума / ярты бал кашыгы орегано (яки зәңгәр мәтрүшкә) / ярты бал кашыгы кара борыч / 100 г зәйтүн мае, / ярты литр су / тәменчә тоз.

Эш барышы

Табага зәйтүн маеның беразын салып, креветкаларны 10 минут чамасы кыздырабыз. Аларны алдан эретергә кирәкми. Туңы эрегәч, тәменчә тоз сибәбез.

Креветкаларны тәлинкәгә күчереп, табада калган майда дөге кыздырабыз. Майны бераз өстәргә дә була. Дөгегә тәменчә тоз, борыч, орегано, паприка, куркума кушабыз.

Аерым табада башта суган белән сарымсакны кыздырабыз, аннары саламлап туралган борычны өстибез. Борыч йомшагач, туңдырылган фасоль белән яшел борчакны кушабыз.

Балыкны ярты литр суга салып, пешереп алабыз. Шулпасына тәменчә тоз салабыз. Балык чама белән 10–15 минуттан әзер була. Пешкән балыкны бер тәлинкәгә алып торып, шулпасын сөзәбез. Дөгеле табага башта кызган яшелчәләрне салып, барысын да яхшылап катнаштырабыз.

Яшелчәләрдән соң иң өскә креветкаларны салабыз. Пешкән балыкны вак кисәкләргә бүлгәләп, аны да дөгегә кушабыз. Дөге өстенә аз гына чыгарлык итеп балык шулпасы өсти­без һәм капкач белән каплап, дөге йомшарганчы пешерәбез. Шулпасы кимесә, тагын бераз өстибез. Дөге пешкәннән соң, түтәрәмләп туралган черри помидорларын салабыз һәм капкач белән каплап, тагын 5 минут чамасы ут өстендә тотабыз.

Әзер паэльяны сай тәлинкәләргә бүлеп, өстен туралган петрушка белән бизибез, янына лимон телемнәре куябыз.

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!

Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар