Гүзәл һәм Илназ ГАБИДУЛЛИНнар – икесе дә татар блогерлары.
Кукмара районы Вахит авылы егете Илназның ВКонтакте челтәрендәге ике йөз меңгә якын язылучысы булган «Кызык-мызык» һәм «Укы» төркемнәрен белмәгән кеше сирәктер. Интернет киңлекләренә татар телен алып чыккан блогерларның иң беренчеләреннән ул. Электрчы-монтер булып эшләгәндә, 2017 елда керешә ул бу эшкә. Гүзәл дә блогер. Аның шәхси сәхифәсен егерме меңләп кеше карап бара. «2018 елда «Татар кызы» конкурсында катнашып җиңү яулавым күп мөмкинлекләр ачты. Тормышымдагы күңелле вакыйгаларны дусларым белән бүлешәсем килү теләге шул чакта тугандыр. Илназ аны тагын да көчәйтеп җибәрде. Сәхифәмдә – ике бала үстерүче яшь әнинең көндәлек мәшәкате, тәмле рецептлар, милли бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар. Бу мастер-класслар – милләтемнең киләчәген уйлап, җанымны биреп башкарган хезмәтем», – ди Гүзәл. Блогерлыктан тыш та кызыксынган өлкәләре күп аларның. Илназ – волейболчы. Кукмара районының җыелма командасында һәм татар эстрада артистларының волейбол командасында уйный. Татарча рэплар иҗат итүче һәм башкаручы да ул. Ә Гүзәл тиз һәм җайлы әзерләнә, шул ук вакытта үзенчәлекле дә булган рецептлар белән кызыксына. Укучыларыбызга алар тәкъдим иткән менә бу рецепт та бик гади. Ләкин кызык итеп әзерләнүе һәм табынга матур итеп бирелүе аркасында ул бәйрәм сые була алырлык.
Кирәк:
(дүрт кешелек гаилә өчен)
Тавык ите өчен
Эш барышы:
Тавык ботларын юып, тиресен салдырабыз. Ботның нечкә башыннан тотынып, пычак белән сеңерләрен кисә-кисә, итен аска таба кайтарабыз.
Аска таба кайтарылган итне кухня чүкече белән тапалап, бераз йомшартабыз. Тик бик изеп бетерергә кирәкми.
Тирән эчле савытка каймак, кетчуп, тәмләткеч, издерелгән сарымсак һәм тоз салып, барысын да яхшылап туглыйбыз.
Әзер тавык ботларына шушы маринадны ягып, зуррак савытка тутырабыз. Ит йомшарсын һәм тәм сеңсен өчен, 30 минутлап вакыт кирәк.
Гриль табага аз гына үсемлек мае тамызабыз һәм тавык ботларын тезеп, башта бер ягын, аннары икенче ягын кыздырабыз. Утны киметеп, табаны капкач (капкач булмаса, ике катлы фольга) белән каплап, итне йомшарганчы пешереп бетерәбез. Барысына бергә якынча 30 минут вакыт китә.
Суганны әрчеп, уртача калынлыкта ярым боҗралап турыйбыз. Савытка салып, өстенә кайнап торган су коябыз. 5 минуттан суын агызып, бер генә чеметем тоз һәм бер чеметем шикәр комы сибәбез, аш серкәсен бөркибез. 10 минуттан суган маринадланып җитә.
Гарнир
Тавык ите белән бирергә без мичтә бәрәңге кыздырдык. Бәрәңгенең кабыгын әрчеп, түтәрәмләп турыйбыз, тәменчә тоз һәм борыч салып, аз гына үсемлек мае тамызабыз. Барысын бергә яхшылап катнаштырып, табага бушатабыз. Бәрәңге кайнар мичтә кызара башлаганчы пешә.
Пирзоланы табынга күзикмәк өстенә куеп, янына кызган бәрәңге салып, лимон телеме, маринадланган суган, черри помидорлары һәм петрушка яфраклары белән бизәп чыгарабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк