Татар хатыны ниләр күрми: яңа заман

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан итәләр.


Бәйгенең максаты һәм бурычлары


Татар хатын-кызының гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтим­а­гый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру – бәйгенең төп максаты.


Бәйгенең төп юнәлешләре:


татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;
үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү һәм аларны бәяләү;
аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлаган матур үрнәкләр.


Үткәрү шартлары


Бәйгегә хикәя, очерк, эссе жанрындагы әсәрләр кабул ителә.
Бәйгедә Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Әсәрләрнең татар телендә булуы мәҗбүри.
Конкурс 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның 1 мартына кадәр уза:эшләр кабул итү – 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның  20 гыйнварына кадәр;
жюри эше, җиңүчеләрне  билгеләү – 2015 елның 21 гыйнварыннан 1 мартка кадәр.

Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: 420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 38/5, 309 нчы бүлмә.

Элемтә өчен телефоннар:
+7(987)2912428;
+7(843)2997717;
+7(937)6151309.

Бәйге өчен Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җаваплы.
Әсәрләр 14 нче кегель белән (юллар арасы – 1,5), «Word» программасында җыелырга, 10 биттән артмаска тиеш.
Бер автордан моңарчы беркайда да басылмаган ике генә әсәр кабул ителә.
Әсәрләр заказлы бандероль белән җибәрелә яки авторның шәхсән үзе тарафыннан кабул итү комиссиясенә тапшырыла.
Жюри составына Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, журналистлар керә. Жюри әгъзалары конкурста катнашмый.
Иң яхшы дип табылган әсәрләр махсус җыентыкта басылып чыгачак.


Бүләкләү


Җиңүчеләр Бөтендөнья татар хатын-кызларының чираттагы III форумында бүләкләнәчәк.
1 нче урын өчен – 50 мең сум;
2 нче урын өчен – 40 мең сум;
3 нче урын өчен – 30 мең сум.


 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»