Логотип
Әти-әни колагына

Яратам сүзен кызганмагыз!

Бала белән әни арасында бик тыгыз эмоциональ бәйләнеш бар. Ул йөклелек һәм күкрәк белән ашату чорында ук салына. Әни тавышы сабыйның күңел тавышына әверелә, шуңа күрә ул балага бик көчле тәэсир итә. Белгечләр фикеренчә, әни үз баласын тулысынча дәвалый ала.

Сезнең дә «Әни-терапия» методикасы турында ишеткәнегез бардыр. Бу методика Б.З. Драпкин тарафыннан эшләнгән һәм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган. Ул:
– бала авырганда яки кәефе начар булганда;
– стресслы ситуацияләрдә;
– баланың балалар бакчасына, мәктәпкә адаптация чорында ярдәм итә ала.

Бала йоклап, 20–30 минут узгач, аның кулына яки башына кулыгызны куегыз һәм түбәндә китереләчәк сүзләрне әйтегез.
Методиканы 4 блокка бүлеп карарга мөмкин:
1️. «Әни мәхәббәте витамины». Бу очракта ярату сүзләрен әйтәбез.
– Мин сине бик-бик яратам.
– Син безнең иң кадерле һәм иң якын кешебез.
– Мин дә, әтиең дә сине бик яратабыз.
2️. «Физик сәламәтлек» буенча:
– Син көчле, сәламәт, матур...
– Син яхшы ашыйсың, шуңа тиз үсәсең һәм матур малай/кыз булып үсәсең. (Бу фразадан соң кечкенә балаларда яхшы аппетит барлыкка килә.)
– Син нык гәүдәле, йөрәгең сәламәт, эчке органнарың нык. (Психосоматик авыруларны булдырмау.) 
– Син сирәк авырыйсың. Син сау-сәламәт.
3️. «Нерв-психик сәламәтлек»
– Син тыныч холыклы. Синең нервларың нык.
– Син яхшы күңелле, аралашучан.
– Син акыллы, барысын да яхшы аңлыйсың һәм истә калдырасың.
– Синең һәрвакыт кәефең яхшы һәм син гел елмаерга яратасың. (Баланың депрессияләренә киртә куябыз.) 
– Син яхшы йоклыйсың. Син җиңел һәм тиз йокыга китәсең, яхшы төшләр генә күрәсең.
– Синең сөйләмең матур һәм аңлаешлы.
4️. «Эмоциональ эффект, авырулардан чистарыну»
– Мин синең авыруыңны да, кыенлыкларыңны да алып ташлыйм. (Бала проблемаларын конкрет атагыз.) 
– Мин синең начар йокыңны һәм куркыныч төшләреңне алып ташлыйм. (Әгәр бала начар йоклый икән.)
– Мин синең ашарга яратмавыңны алып ташлыйм.

Ахырдан кат-кат: «МИН СИНЕ БИК-БИК ЯРАТАМ», – дип кабатлагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар