Логотип
Театр

«Тынлык»: «Гөләндәм туташ хатирәсе» сиквеле

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры быел шәхесләргә багышланган спектакльләр марафоны игълан иткән иде. Күптән түгел шагыйрь Роберт Миңнуллинга багышланган сәхнә әсәре чыгарса, узган атнада яңа премьера – композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 125 тулу уңаеннан «Тынлык» драмасын тәкъдим итте. Аны Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәләре» әсәренә нигезләнеп Айдар Әхмәдиев һәм Виктория Печерникова язган. Виктория әлеге спектакльнең режиссеры да.

 

Заманча «Гөләндәм туташ хатирәсе»
Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» театр сәхнәләрендә бер генә тапкыр уйналмады. Беренчедән – ул татар театр үсешенә зур өлеш керткән композитор Салих Сәйдәшев, икенчедән – саф, самими мәхәббәт турында. Һәм, әлбәттә инде, ХХ йөз башындагы татар тормышы тарихы тасвирлана. Кариевта әлеге әсәрне куярга рус режиссеры алынгач, татар җанын аңлап ача алыр микән дигән ниндидер бер курку бар иде. Премьерага да, дөресен генә әйткәндә, зур өметләр багланмады кебек. Әмма спектакльне карап кайтканда бөтенләй икенче уйлар һәм хисләр иде. Дөресрәге, хисләр өере иде…


«Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәрен укымаган татар бик сирәктер, шуңа аның эчтәлеген сөйләп торудан мәгънә юк. Кыскача гына әйткәндә, ул Салих Сәйдәшевнең әле танылмаган чагына багышланган. Язучы аны укытучысына гашыйк булган шәкерте көндәлеге аша ача. Әмирхан Еники прототиплар белән эшләргә яраткан язучы. Бу әсәр дә уйдырма түгел: Гөләндәмнең тормыштагы прототибы бар – ул Казанда үсеп, Ташкентка күчеп киткән Зөһрә-Фатыйма. Һәм аның чынлап та Сәйдәшевкә багышланган көндәлеге бар. Язучы шушы көндәлек нигезендә әсәрен тудыра. Әлеге көндәлекне театр премьера көнне күргәзмәгә дә куйды. Әмирхан Еники Гөләндәм һәм Сәйдәш аша мәхәббәттән битәр, татар музыкасына дан җырлый. Музыка турында әсәрдә Сәйдәшнең әйткән фикерләре исегездә булса, күп. Татар музыкасын күтәрә торган әсәр ул. Яшьләр исә Гөләндәм туташ хатирәсен заманлаштыра.


Бүген тамашачы булып килгән халыкка иң элек нәрсә кызыклы? Кеше тормышындагы серләр, билгеле. Кеше тормышын карап, күзәтеп бару ниндидер бер культка әйләнгән кебек хәзер. Бәлки шуны уйлап драматурглар Гөләндәм турында көндәлекне дәвам итеп, аның алдагы тормышы аша композиторны ачкан. Әмма спектакль ахырында композитор икенче планга күчеп, Гөләндәм ханым (ул инде анда ханым) белән улы Роберт арасындагы проблема конфликт итеп күтәрелеп, шуның чишелеше белән тәмамлана. Сталин репрессияләре аркасында дусларын югалтып, бер ялгызы калып тынлыктан интегеп яшәгән Сәйдәшевтан битәр, гаиләдә уртага салып сөйләшмәгәннән аңлашылмаучанлык туып, ана белән баланың еллар буе тынлыкта яшәве күбрәк тетрәндерә. Гаиләнең тынлыкта яшәвенә нәкъ менә Салих Сәйдәшев «гаепле». Үземчә, интрига тудырырга тырыштым кебек. Драма әнә шул линия белән тамашачы игътибарын ахырга кадәр тотып тора да. Спектакль ахырында гына бар да аңлашылып бетә. Бу кызыклы алым.


Өч Гөләндәм, бер Сәйдәш
Сәхнәдә дүрт чор параллель алып барыла. Әлегә генә яшь Гөләндәм секунд эчендә өлкәнәя йә картая. Әлеге генә вакыйгалар гасыр башында барса, икенче минутта ул инде гасыр уртасына күчә. Бу, әлбәттә, режиссерның һәм актерларның осталыгы. Дүрт чор дип әйткәнем: 1918, 1949, 1954, 1980 нче еллар. Бер гасырны диярлек колачлаган спектакль бу.

Спектакльдә актерлар уены камил, һәр деталь уйланып бетелгән кебек. (Иске имләдә язылган көндәлекне кириллицада белем алган Гөләндәмнең оныгы укый алуы гына бераз ризасызлык тудыра, әмма бу әллә ни куркыныч түгел кебек.)  Спектакльдә өч Гөләндәм – яшь Гөләндәмне Гөлүсә Гыйбадуллина, алма кебек хатын-кыз вакытын Альбина Гайзуллина һәм өлкән чорын Фирүзә Зинәтуллина уйный. Алар төрле, әмма бер уртак детальләре бар – өчесе дә зәңгәр күлмәктән. Гөләндәмнең яшь, кыюсыз чагын уйнаган Гөлүсәгә дә роле килешеп тора. Шәхсән миңа иң ошаган Гөләндәм – Альбина Гайзуллинаныкы булды. Хис тулы күңеленең тамчысын да чайкалдырмый тота белүе, горурлыгы, затлылыгы, чибәрлеге. Карап туймаслык образ! Альбина бик киң амплуалы актриса, ул теләсә нинди образны уйный ала. Шәхсән мин күңелендә хисләр өермәсе йөрткән гашыйк җан образларын аеруча яратып карыйм. Кызганыч, репертуардан төшеп калган «Озын-озак балачак»тагы Акйолдызын әле дә оныта алмыйм. Альбина тиккә генә «Алтын битлек»ле актриса түгел шул инде ул.


Гөләндәм өчәү булса, Сәйдәш берәү генә. Яшь Сәйдәш спектакль буе картаймый. Ул ак костюмнан, эшләпәдән. Картаймавының сәбәбе дә юк түгел – беренчедән, ул иҗат кешесе, ул музыка пәйгамбәре; икенчедән, ул еллар узгач Гөләндәмен очратып, яшьлегенә кире кайта. Сәйдәш ролен театрның яшь актеры Инсаф Хәләүтдинов башкара. Миңа аның өлкән Сәйдәше ошады – тормыштагы фаҗигаләр белән очрашса да, күңел аклыгын югалтмаган, рухы сынмаган, шулай да какшаган, бу дөньяда инде яшәү кызыгы тапмаган һәм менә бердәнбер якты ут – Гөләндәмен очратып, шуңа коткару әйләнәсе итеп тотынырга тырышуы, репрессия машинасына каршы бара алмавын аңлаган көчсезлеге... Бу тормыш һәм Сәлих Сәйдәшев тә гап-гади кеше. Андый репрессияләр теләсә кемне куркыта, шөбһәләндерә, шикчелгә әйләндерә... Чибәр Гөләндәмгә күзе кызып аның тирәсендә йөргән «дусты» – Билгесез кеше белән очрашу вакытында үзен ничек тотуы – бер мисал. Билгесез кеше ролен театрның чибәр актерларының берсе Рамил Вафин башкара. Ул рольне Сталинга охшатып тудырганнар. Аңлашыладыр, күп нәрсә турында сөйли торган роль. Рамил аны искиткеч шәп башкара: куркыныч матурлык, куркыныч игътибар, куркыныч юмартлык, куркыныч яхшылык…

 

Спектакльдә режиссер сүтеп җыйган актрисаларның берсе – Алсу Шакирова. Соңгы елларда актриса яңача ачыла алмый, ниндидер бер тар амплуада калган кебек иде. Ә бит Алсуның актерлык потенциалы зур. Виктория Печерникова белән бергәләп ул тамашачылар хәтерендә калырлык якты образлар тудырган. Музыка белгече үзбәк ханымы – Шукрона Маликовна сәхнәсе бүген социаль челтәрләрдә популяр. Танымаслык булып үзгәргән Алсу! Һәм ул образын зур осталык белән башкарып чыга. Берничә минутлык сәхнәдә әнә шулай тотып алып истә калырлык итеп уйнау – актерның талантын күрсәтүче билге инде! Алсуның спектакльдәге икенче образы (спектакльдә актерлар берничә образ тудыра!) беренчесенә капма-каршы. Ул – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. Горур, затлы, салкын... Шәхсән үзем беренче татар актрисасы турында укыганда нәкъ шулай итеп күз алдыма китерә идем. Афәрин, Алсу!

 

 ХХ гасыр башындагы татар интеллигенциясен бер сәхнә өчен җыйган драматургларга аерым рәхмәт. Солтан Габәши, Мансур Мозаффаров, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Әшраф Синаева... Визуальләштерелгән образларны карау шундый кызыклы: бигрәк тә Әшраф Синаеваны. Гөлназ Вафина ул образга шундый зур җылылык салган.


Спектакльдәге һәр роль турында күпләп язарга була. Асрау кыз образын тудырган Альбина Ногманова да, Хәннан Мәннановны гәүдәләндергән театр сандугачы Муса Камалов та, ХХ гасыр башында татар әти-әниләре образын тудырган Фернат Насыйбуллин белән Гөлназ Вафина да (Гөлназ белән Фернат юкка гына Кәрим Тинчурин белән Әшраф Синаева ролендә уйнамый. Алар – яшь иҗади татарларны үз канаты астына җыйган театр әти-әнисе булып чыга. Бу – режиссерның тагын бер матур детале). Ә спектакльне тагын да бизәгән, затлыландырган Миләүшә Хәйруллина музыкасы аерым игътибарга лаек. Яшьләр арасында саф хисләр бөреләнүен күрсәткән сәхнәдәге музыка, пластика үзе генә дә ни тора. 


«Тынлык» – онытылмый, карагач «тәме кала» торган спектакль. Һәм һичшиксез бу спектакльне үсмер балалар белән барып карау кирәк. Менә кайда ул сәхнәдә затлылык, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Сәнгатьнең төп миссиясе шул түгелме соң? Кызганыч, ул миссия соңгы вакытта онытылып бара. Кариевларга, Мәскәү режиссеры Виктория Печерниковга искә төшергәннәре өчен рәхмәт. 


Фотолар: Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар