Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле музыкаль-хореографик спектакль тәкъдим итте.
Халыклар дуслыгы дәүләт орденына ия булган Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле менә инде 88 ел буена татар халкының бию традицияләрен генә түгел, бөтен мәдәниятенә тугрылыгын саклый. Традиция кысаларында калып, ансамбль заман белән яңгырашлы булган яңа, заманча иҗади формаларны даими эзли. Ансамбльнең концерт программаларында җырлар һәм риваятьләр, биюләр һәм легендалар, лирик поэмалар һәм шаян күренешләр, спектакльләр һәм халык мюзикллары урын алган. Иҗади формаларның төрлелегенә карамастан, үзгәрешсез калган бер нәрсә бар – ул югары профессионализм, башкару ихласлыгы һәм татар халкының образын саклау.
Бу юлы ансамбль концертында «Туй» музыкаль-хореографик спектаклен күрсәтте. Анда ХХ гасыр татар байларының туй үткәрү йолалары тасвирлана. Сюжет нигезендә – Казан татар баеның улын Себер татар баеның кызына өйләндерү вакыйгасы.
«Күп еллар дәвамында никах йоласы үзгәрде. Бу процессның зур өлешен совет чоры башкарды. Без ярты ел архивларда эшләдек, тикшерү эше алып бардык, татар сәүдәгәрләре чорынннан никахка караган йолаларын һәм ритуалларын бөртекләп җыйдык. Бу куелышта — безнең халыкның мәдәни коды», — дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Куелышта Себер татарларына хас җырлар, гореф-гадәтләр дә урын алды. Мәсәлән, егет белән кызны бусагадан тун өстенә бастыралар, тагын бер гадәт – аларны сөлгегә бастыру. Яшьләр аяк астыннан бер тотам тукыма алган чая кызның икенче елга кияүгә чыгачагы турында ырым да булган. Булачак кәләшне дус кызлары җыелып никахка әзерләү, әнисенең аңа җырлавы искиткеч җылы һәм матур күренеш итеп тасвирланды. Кәләшнең никахка кадәр йөзе яулык белән капланган булуына да акцент ясала. Болар барысы да ансамбль егетләренең ут яндырып, кызларның салмак биюләре (бу да татар кызларының тыйнак булу традициясен саклау!) белән үрелеп бара.

Кәләш белән кияү биюе аерым игътибарга лаек. Чын бай егет образын тудырган Айрат Заһидуллин һәм затлы татар кызы ролендәге Юлия Крылованың дуэты тамашачыларны битараф калдырмады. Бүген татар туйларына грантлар бирелгән заманда, миңа калса, егет белән кызның шушындый милли биюне биеүе дә мәҗбүри шарт булса, татар традицияләренең саклануына зур өлеш кертер иде. Чөнки татар коды җыр аша гына түгел, бию аша да тапшырыла.

Җыр һәм бию ансамбле гомер-гомергә затлы костюмнары белән дан тотты. Хор төркеме белән бию төркеменең күз явын алырлык киемнәре үзе бер ансамбль тудырды.
Концертның икенче бүлегендә ансамбльнең алтын фондына кергән җырлар һәм биюләр башкарылды. Тамашачылар үзләрен балачак елларына әйләнеп кайткандай хис итте: кечкенә чакта телевизор аша караган чыгышларны хәзер инде үз балалары белән килеп карыйсың. Менә шушы дәвамчылык – традицияләрнең нигезе. Киләчәктә дә балалар ансамбль концертларын балачак хатирәсе итеп кабул итсен иде.

«Дәүләт ансамбле эшләү дәверендә «сандыкта» күп хәзинәләр җыелган. Безнең бурыч– аларны саклау. Озак еллар башкарылмаган номерларны сәхнгә кире кайтарабыз, аранжировкалар ясыйбыз. Музыканы тагын да милли, үзенчәлекле итү өчен этник инструментларны да кертәбез, мәсәлән, кыл-кубыз, думбра, мандолина», – дип сөйләде Айрат Хәмәтов.
Ансамбль бүген махсус хәрби операциядә булган егетләргә дә ярдәм итә. Гармунчылары Марсель Вахитов «Фронтка ярдәм» медале белән бүләкләнгән. Ул уйнап, ансамбльдә тәүге адымнарын ясаган Айнур Исламовның «Янбикә» җырын башкаруы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Ә ансамбль солисткасы Диләрә Палатова башкаруындагы керәшен җырлары күңелләргә очкын салды.

Ансамбль каршында күп еллар инде балалар студиясе эшләп килә. Сәнгать җитәкчеләре Ләйсән Хәмитова, ансамбль солистлары Сөмбел Әнвәрова һәм Илмир Мөхәммәтҗанов балаларга кечкенәдән үк бию серләре өйрәтә. Нәтиҗәләр дә юк түгел – балалар Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә беренчелекне бирми. Концертта кечкенә һәм урта төркем балалары да чыгыш ясады. Иң күп алкышларны да нәкъ менә шул кечкенә артистлар җыйды әле. Кыйммәтләр үзгәргән заманда ансамбльнең киләчәген кайгыртуы, традицияләрне балаларга кечкенәдән үк өйрәтүләре яхшы гамәл. Димәк, киләчәк бар.

Булганны саклау ансамбльнең бердәнбер бурычы түгел. Коллектив үсеп, яңарып та бара. Ансамбльнең тугры тамашачыларын сөендереп, яшьләр килә. Яңа программалар әзерләнә. Айрат Хәмитов хәбәр итүенчә, алар киләсе елга ике программа әзерли: «Сабантуй» һәм «Шүрәле». «Шүрәле»не куеп, коллектив классик вариантта түгел, ә халык сәнгате рәвешендә татар халкына якын булган мифик персонаж турында риваятьне саклап калырга тели. Димәк, ансамбль концертларын көтәбез.

Фото: Салават Камалетдинов, «Татар-информ» агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк