Тинчурин театры җанлануын дәвам итә. Бу юлы алар шигърият сөючеләрне җыя.
Режиссер Айдар Җаббаров идеясе белән Тинчурин театры тагын бер яңа сулыш алды, монысы – шигърият сулышы. «Шигырьләр бик яратам. Без шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итәргә булдык. Төрле авторларны алып, тере декорацияләр фонында кечкенә оркестр белән аларның шигырьләрен укыячакбыз, җырларын башкараячакбыз. Бу цикл ел буе дәвам итәчәк. Беренчеләрен июнь-июль аеның җылы кичләрендә театр балконында башлап җибәрергә телибез», – дип сөйләгән иде режиссер.
Шигърият сулышының премьерасы Роберт Миңнуллин шигърияте белән башланды. Шигърият киче чынлап та балконда узды. Ерак түгел Иске Татар бистәсе, Мәрҗани мәчете күренеп тора, балкон култыксаларында шәмнәр яна, тезелеп куелган урындыкларда – җылы пледлар (театр монысын да кайгырткан!). Ачык һавада пледка төренеп шигырь тыңлауның үз атмосферасы бар. Икенче кичәдә Зөлфәт шигъриятен, өченчесендә Әнгам Атнабаевны яратучылар җыелды. Артистлар шагыйрьләрнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләде, популяр җырларын башкардылар. Кабан күле дулкынындай күңел рәхәтләнеп тибрәнде бу кичәдә. Кемдер яшьлегеннән, кемдер балачагыннан ук әйләнеп кайтты. Музыка белән шигырь тандемы әнә шундый могҗизага ия ул.



Тамашачы артистларга кушылып җырлап утырды. Әле артистлар белән биеде дә. Бушигъри җылы кичәләр июль аенда да кабатланачак.
Лайфхак: тере оркестр уйнавында артистлар белән биергә теләсәгез, иң беренче килеп, беренче рәткә утырыгыз.
Фотолар: Тинчурин театры матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк