Логотип
Театр

Театрның яңа дәвере: Камал театрының яңа бинасы ачылды

Россия мәдәният министры Ольга Любимова ювелир эшләнмәсе эчендәге кебек дип бәяләнгән театр бинасы әле рәсми рәвештә генә ачылды. Ул ишекләрен мартта ачар, җәй башында спектакльләр куела башлар дип көтелә. Яңа бинада инде Россия күләм чара узачагы билгеле.

 Камал театрының яңа бинасын 2023 елның кышында төзи башлаганнар иде. Ул БРИКСка ачылыр дип планлаштырылды, әмма өлгертә алмадылар. Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында рәсми ачу тантанасы узды. Тантанага Россия мәдәният министры Ольга Любимова белән Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин да килгән иде. 


Театрда 4 зал бар. Ул бер мең ярым тамашачыны сыйдыра ала. Пыялалы ишекләрдән килеп керүгә – киң фойе. 11 метр биеклектәге стеналарда милли бизәкләр. Алар төрле үрнәктә. Паннолар рәссам Наилә Кумысникова белән бергәлектә башкарылган. 


Заллар да төрле: көнчыгыш зал уртасында түгәрәк сәхнә. Диварларындагы түгәрәк панельләр – татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре ясалган талир тәңкәләрне хәтерләтә. Зур тәрәзәдән Кабан күле, шәһәр күренеп тора. Шулай ук кап-кара универсаль зал бар. Анда кинолар төшерергә дә була дип аңлатты экскурсовод. Тагын кече һәм зур зал. 


Аңлашылганча, ультразаманча төзелгән бинада спектакльләр генә күрсәтелмәячәк. Анда төрле лабораторияләр, театраль остаханәләр, гомумән, төрле чаралар оештырылачак. Универсаль һәм кече залда сәхнәләр булмау да шуның белән аңлатыладыр. Югыйсә, традицион театрда ничек сәхнә булмасын инде?! Хәер, театрның яңа дәверен бергәләп каршылыйк дигән язуны күргәч, яңа эпохага керәбез дип нәтиҗә ясарга була.  Яңа  бинада ашау-эчү өчен  урыннар хәтсез. Зур залга, гомумән, буфет аша узасы. Әле ресторан да булачак. 


Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Башкалабыз бриллианты булган яңа театр бинасын республиканың үзәге генә түгел, ил үзәге итү мөмкинлегеннән кулланырга кирәк», – дип белдерде.

Инде июнь аенда беренче зур илкүләм чара да узачак. Россия театры әһелләре союзы рәисе Владимир Машков «Алтын битлек» театраль премиясе тапшыру тантанасы беренче тапкыр Мәскәүдән читтә – Казанда уздырылачак дип хәбәр итте. 


Театр тулысынча март аенда ишекләрен ачар дип планлаштырыла. Тамашачылар өчен ул иртәнге уннан кичкә кадәр ачык булачак. Иҗади берләшмәләр белән бергәлектә төрле чаралар, күргәзмәләр,экскурсияләр уздырылыр дип ниятләнә. Спектакльләрнең соңрак куела башлавын экскурсоводлар күченү мәсьәләсе белән бәйләп аңлатты. Яңа сәхнәдә катлаулы техниканы, җиһазларны тикшерергә, артистларның сәхнәгә ияләшүенә вакыт кирәк. 


Тантанага килгән кунаклар арасында Камал театрының тугры тамашачысы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар иде. Ул яңа бинаны музей кебек дип бәяләде. 


– Тышы бик матур,эче ничек булыр? Аның бит эчтәлеге бик мөһим. Беренче хисләр матур, әлбәттә. Без бит инде Камал театрының үзенә, эченә, тышына, исенә күнеккәнбез. Киләчәктә күрербез яңасы нинди булыр. Яхшыга булсын бар да, – диде ул.
Салават Фәтхетдиновның концертлары Камал театры бинасында узуы инде традиция. Концертларыгыз хәзер кайда узар соң дигән сорауга ул: «Әле киңәшләшәбез», – диде. 


 Бинаның тантаналы ачылышы «Туган тел» җыры белән башланып китте. Сәет Галиуллин башкаруында татарлар гимнын бөтен зал аяк өсте басып тыңлады. Экранда гомерен татар театрына багышлаган шәхесләр күрсәтелде. Җыр ахырында бөтен труппа сәхнәгә чыкты. Театрның иң өлкән артисты – аксакал Равил Шәрәфиев иң яшь актерга иске бина ачылышында бирелгән ачкычны тапшырды. Бу үзенә күрә буыннар бәйләнеше символы дип кабул ителде. «Кызганычка каршы, артист гомер буе яшь булып тора алмый. Шуңа күрә бу символик ачкычны театрыбызның иң яшь вәкиленә тапшырам», – диде Равил Шәрәфиев. 


 Элеге ачкыч белән бергә яңа бинада барыбыз да яраткан Камал театрының рухы да саклансын иде. Яңа дәвердә дә татар театрының асылы үзгәрмәсен иде! 


Фото: Татарстан Рәисе рәсми сайтыннан, Рөстәм Әфләтүнов, Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте, авторныкы. 
 
 

Теги: театр Г.Камал театры камалның яңа бинасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар