Казанның театр тормышына багышланган «Сәхнә арты» күргәзмәсе 27 ноябрьдә ачыла. Килүчеләрне 15 театрдан тупланган 250 дән артык экспонат, сәхнә костюмнары, курчаклар, архив фотолары һәм театр дөньясының серләре белән танышу мөмкинлеге көтә.
2026 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Сәхнә арты» дип аталган күргәзмә проекты ачыла. Ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының 120 еллыгына һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышлана.
Күргәзмә 2027 елның 20 февраленә кадәр эшләячәк. Аны музей билеты һәм «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин. Экспозиция Татарстан театр сәнгатенең бай тарихын колачлый. XVIII гасыр рухи семинариясендә куелган беренче «комедия акцияләреннән» алып «Алтын битлек» премиясенә лаек булган заманча спектакльләргә кадәрге юлны күзәтергә мөмкин булачак. Проектта Казанның һәм республиканың 15 театры, шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланган 250 дән артык экспонат тәкъдим ителә.
Алар арасында В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бар. Шулай ук Арча, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Минзәлә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама театрлары тарихы белән дә танышырга мөмкин булачак.
Күргәзмәнең төп үзенчәлеге – тамашачыны театрның тамаша залыннан читтәге тормышына алып керү. Биредә игътибар үзәгендә – актерлар, режиссерлар, рәссамнар, костюмерлар, гримерлар һәм башка театр осталары. Аларның хезмәтеннән башка бер генә спектакльне дә күз алдына китереп булмый. Архив фотолары, шәхси әйберләр һәм төрле елларга караган сәхнә экспонатлары театр әһелләренең һөнәри казанышларын гына түгел, иҗади эзләнүләрен һәм көндәлек тормышын да чагылдыра.
Экспозициядә грим бүлмәсе, костюмер һәм реквизитор бүлмәләренең фрагментлары, шулай ук сәхнә элементлары торгызылачак. Килүчеләр актерларның образ тудыруга ничек әзерләнүен, костюмнар һәм бутафориянең ничек эшләнүен, реквизитларның ничек саклануын һәм яңартылуын күрә алачак.
Экспонатлар арасында аеруча игътибарга лаек әйберләр күп. В. И. Качалов исемендәге театр 1955 елда куелган «Царь Федор Иоаннович» спектакленнән алып 2000 елгы «Өч тиенлек опера»га кадәрге сәхнә костюмнарын тәкъдим итә. Шулай ук актерларның шәхси әйберләре, XX гасыр башына караган көмеш кашык, статуэткалар һәм Мәскәү сәнгать театры спектакльләренең программалары да урын алачак.
М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры экспозициягә дирижер таяклары, сәгатьләр, сәхнә костюмнары, спектакль реквизитлары һәм макетларын тапшырган.
«Әкият» курчак театры фондыннан 1960 елгы «Бәхет җыры» спектакленнән башлап бүгенге көн куелышларына кадәрге афишалар, «Щелкунчик» һәм «Сказка о царе Солтане» спектакльләренә курчак һәм декорация эскизлары, «Аленький цветочек» һәм «И, Кызык Шүрәле!» спектакльләреннән курчаклар тәкъдим ителәчәк. Биредә шулай ук «Авиатор» спектакле өчен бирелгән «Алтын битлек» премиясе номинанты дипломын күрергә мөмкин булачак.
Казанның яшь тамашачы театры фестиваль бүләкләрен, шул исәптән, балалар театрын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Россия театр эшлеклеләре берлеге премиясен тәкъдим итә.
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры күргәзмәгә барлыгы 87 предмет тапшырган. Алар арасында «Тапкыр егет», «Кар патшабикәсе» һәм «Умырзая» спектакльләренә костюм һәм декорация эскизлары, сәхнә костюмнары, битлекләр, бутафория һәм реквизитлар бар. Театр дөньясын гитара һәм контрабас кебек музыкаль уен кораллары да тулыландыра.
Экспозицияне Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының ике студенты тарафыннан 2026 елда әзерләнгән «Пир во время чумы» һәм «На дне» спектакльләренең макетлары да баетачак.
Декабрь уртасыннан Милли музейда кече сыйныф укучылары өчен Яңа ел тамашалары башланачак. Алар гадәти сәхнәдә түгел, ә «Сәхнә арты» күргәзмәсе киңлегендә – торгызылган грим бүлмәсе, костюмер һәм реквизитор бүлмәләре арасында узачак.
Балаларны күргәзмә ачылышына ук кунакларны каршы алырга әзерләнгән бәйрәм чыршысы да көтә. Милли музейның күпьеллык традициясенә әверелгән Яңа ел программасы быел театр темасына багышлана. Тамашачылар спектакльнең ничек барлыкка килүе, аны әзерләүдә кемнәр катнашуы турында кызыклы мәгълүмат алачак.
Яңа ел тамашалары оешкан төркемнәр өчен алдан бирелгән гаризалар нигезендә үткәрелә.
«Сәхнә арты» күргәзмәсе бер мөһим хакыйкатьне искәртә: спектакль өченче кыңгырау яңгыраганчы күпкә алдан башлана. Аның артында дистәләгән һөнәр иясенең хезмәте, эзләнүләре һәм иҗаты тора.
Унбиш театрның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы бар. Әмма аларны уртак мәдәни хәтер берләштерә. Ике ярым гасыр дәвамында Татарстан театрлары янгыннарны, сугышларны, күченүләрне кичергән, әмма нинди генә авырлыкларга очрасалар да, тамашачылары янына яңадан әйләнеп кайткан.
Театр – үткәнне саклаучы гына түгел, ә яңалыкка омтылучы, буыннан-буынга тапшырылучы җанлы сәнгать. Милли музейдагы яңа күргәзмә исә тамашачыларга шушы үзенчәлекле дөньяга сәхнә пәрдәсенең икенче ягыннан карарга мөмкинлек бирәчәк.
Фотолар – Татарстан Республикасы Милли музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк