Логотип
Театр

«Шүрәле»: милли шедевр, Сөембикә – Рената Шакирова, мөгезсез Шүрәле

Казанда Нуриев исемендәге классик балет фестивале дәвам итә. Фестиваль афишасында быел иң матур милли балетларның берсе – Фәрит Яруллинның «Шүрәле»се дә бар иде. Төп партияләрне Мария театры артистлары башкарды. Әлеге балет нигә шулкадәр җанга үтеп керә? Хәбәрчебез уйланулары.


Татарның «Лебединое озеро»сы
Билгеле булганча, «Шүрәле» балеты 1941 елда Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәрендә күрсәтелер өчен әзерләнә. Бу вакытта Фәрит Яруллин Мәскәүдә консерваториядә укыган чакта ук яза башлаган клавирны төгәлли. Декадага әзерләнү өчен республика җитәкчелеге хореография өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Л. Якобсонны чакыра. Ул төзәтмәләр кертә. Фәрит Яруллин кыска вакытта музыкаль редактура башкара.

Инде премьера көннәре якынлашканда гына Бөек Ватан сугышы башлана. Фәрит Яруллинга үзенең иҗат җимешен сәхнәдә күрергә насыйп булмый, ул сугышта һәлак була. Әлеге спектакльне тамашачы 1945 елда гына күрә ала. «Шүрәле» 1950 нче елларда Ленинградта да куела. Үзгәртелгән спектакльне Якобсон сәхнәгә алып чыга. «Али-Батыр» дип аталган спектакль Сталин премиясенә лаек була, бүген спектакль бары «Шүрәле» исеме белән йөртелә һәм иң матур милли балет үрнәгенең берсе булып санала.
«Шүрәле» бүген Мария театры сәхнәсендә дә бара. Казанда исә соңгы куелыш Якобсон хореографиясендә 2000 елда куелды һәм менә 26 ел буе афишада. Дөрес, ул бик сирәк күрсәтелә. Нуриев фестивале афишасында булуы да сөендерә, әлбәттә. Бу бәлки Тукайның 140 еллыгы белән дә бәйледер. Чөнки балетка либреттоны Әхмәт Фәйзи Тукай әкиятенә нигезләнеп яза.


Балет Былтырның урманга барып Шүрәленең бармакларын бүрәнгә кыстыруы белән генә төгәлләнми, билгеле. Урман күленә аккошлар төшә. Алар, кызларга әйләнеп, шул күлдә коена. Шүрәле иң матур аккошның канатларын урлый. Былтыр кызны коткара. Сөембикә ярату хакына ирегеннән баш тартып, канатларын утка ата. Тиккә генә «Шүрәле»не татарның «Лебединое озеро»сы дип әйтмиләр. Кошлар биюе Чайковскийның аккошлары биюенә аваздаш булмаса да, барыбер аны искә төшерә.


Мөгезсез Шүрәле
Спектакльдә төп партияләрне Мария театры артистлары башкарды. Шүрәле – Раманбек Бейшеналиев иде. Искиткеч харизмалы, сыгылмалы урман иясе булып чыкты ул. Казан Шүрәлесе кебек яшел түгел, соры төстә. Тагын бер үзенчәлеге – башында без белгән мөгез юк. Мария театрында Шүрәлене мөгезсез итеп күрәләр икән. «Безнең куелышта Шүрәле иелебрәк бии, сезнеке исә туры басып бии, горур», – диде Раманбек Бейшеналиев.

Былтырны Тимур Аскеров башкарды. Аскеровның Былтыры нигәдер салкын, Сөембикәне түгел, күбрәк үзен ярата кeбек тоелды. Җитмәсә, күлмәгендәге бизәкләргә дә сораулар туды. Татар егетендә татар бизәкләре түгел иде. «Мария театрында куелган «Шүрәле»дә, гомумән, башкорт милли бизәкләре өстенлек итә», – дип сөйләде Раманбек Бейшеналиев. Былтырның башындагы кәпәче дә башкорт егетләренекенә охшаш иде. Артистлар костюмнарын үзләре белән алып килгән. Татар милли балетында башкорт милли бизәкләре каян килеп чыккан – монысы инде Мария театры рәссамына сорау. Махсус эшләнгәнме, әллә инде татар белән башкорт сәнгатен аера алмый торган рәссам булганмы…


Сөембикә – Рената Шакирова
Балетның йөзек кашы – әлбәттә инде, Рената Шакирова иде. «Шүрәле» аның үзе өчен дә бик якын. Сөембикә партиясен биегәннән соң театрның прима-балеринасы итеп игълан ителүе дә очраклылык түгелдер, мөгаен.
Рената Шакирова – бәллүргә тиң артистка. Буй-сыны гына түгел, аның эчке дөньясы да бәллүрдәй чиста, саф кебек. Каз каурые кебек сәхнәдә очып кына йөри. Л. Якобсонның хореографиясе катлаулы пластикага, сыгылмалылыкка һәм татар халык биюләре элементларының балет классикасы белән үрелеп баруына нигезләнгән. Рената моны югары дәрәҗәдә башкара. Аеруча Сөембикә-кош образындагы кул хәрәкәтләренә, Былтыр белән дуэтларында назлы, тугры һәм мәхәббәт өчен көрәшергә әзер җанга әйләнүенә карап ләззәтләнәсең. Ул тамашачыга бары тик гүзәл бию генә түгел, ә ирек сөюче, көчле татар кызының сәхнәдәге җанлы тарихын бүләк итә сыман.


Рената Шакирова моннан сигез ел элек Казан сәхнәсендә «Шүрәле» балетында Сөембикә партиясен башкарган булган. «Вакыт узу белән кабат әлеге спектакль белән килүебезгә бик шатмын. Спектакль шундый сәнгать әсәре ул – монда һәм хәзер генә яши. Спектакльне һәр көнне төрлечә биергә мөмкинбез. Сигез елдан соң тамашачылар да үзгәрешләрне бәяләрләр һәм сизәрләр», – диде Рената Шакирова. Рената Шакирова башкаруында «Шүрәле» балетын беренче тапкыр караучылар бигрәк тә бәхетле булганнардыр. 

Милли шедевр
Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты – ул татар милли колоритын академик классик сәнгать дәрәҗәсенә җиткергән шедевр. Композитор татар халык җырларының интонациясен, халык биюләренең нигезен Европа балеты һәм классик симфонизмына күтәргән.
Спектакль шул ук вакытта халыкчан да: татар авылы халкы, килен төшерү йоласы сәхнәләрендә чын татар туйлары, Сабантуй атмосферасын тоябыз. Бу көйләр тамашачыга шуның кадәр якын һәм таныш, аларда татар җанының асылы салынган. Сөембикә партиясе исә – балетның иң лирик, иң моңлы бизәге. Анда татар халык җырларындагы тирән милли моңның, нәзакәтлелекнең һәм сагышның гәүдәләнешен күрәсең.


Сихри милли чалымнардан торган көй йөрәк кылларын тибрәтеп кенә калмый, җанга үтеп керә һәм син бөтен барлыгың белән татар икәнеңә горурланып утырасың. Мин «татар», дип күкрәк кагып йөрүчеләрдән түгел үзем, әмма нәкъ шушы балетны беренче тапкыр караганнан соң татар булуым белән горурланып чыгуым хәтеремдә. Бу хис спектакльне инде берничә тапкыр карасам да, бетми. Балетны күз йомып карау җинаять икәнен беләм, әмма урыны-мизгеле белән нәкъ менә шулай – күзне йомып тыңлыйсы килә торган музыка ул. Спектакльдә оркестр белән Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нуржан Байбусинов дирижерлык итте.


«Шүрәле» опера һәм балет театрында еш куелып, анда үсеп килүче буынны йөртергә мөмкинлек булсын иде. Әлеге балетта музыка да, либреттосы да, хәрәкәтләрендәге татар бию элементлары да, декорациясе дә (мәчетле татар авылы!) татар рухы белән сугарылган. Һәм әлеге милли балетның илнең иң төп театрларының берсе – Мария театры афишасында булуы да күңелгә май булып ята инде. Анда килгән күпме тамашачы Рената Шакирова биюе белән генә ләззәтләнми, татар мелизматикасы дулкынында да тибрәлеп, биһуш калып кайтадыр.

Фотолар: Муса Җәлил исемендәге татар  дәүләт  опера һәм балет театры матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар