Логотип
Театр

Шаляпин фестивале сәхнәсендә иң мистик опера

Казанда 44 нче Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале дәвам итә. Аның кысаларында П. И. Чайковскийның «Пиковая дама» операсы күрсәтелде. Әлеге операның үзенчәлеге турында артистлар үзләре сөйләде.

Петр Чайковский «Пиковая дама» операсын Пушкинның шул ук исемендәге әсәренә нигезләнеп иҗат итә. Аңа бу эшне Император Петербург театрлары дирекциясе тәкъдим итә. Ул шундук тотынмый, башта баш тарта. Тагын бер кат сөйләшүләр алып баргач, абыйсы Модест язган либреттоны укып карый һәм Флоренциягә опера иҗат итәргә китә. Рус классик операсы әнә шулай туа. Ул Пушкинның «Пиковая дама»сыннан аерыла. Мәсәлән, баш геройларның берсе – Лиза Пушкинда бай графиняның ярлы тәрбиягә алынган кызы булса, операда ул – аның оныгы.

Пушкин «Пиковая дама»да үзе язган чорны күбрәк игътибар үзәгендә тотса, операда мәхәббәт төп урынны алып тора. Пушкин әсәрендә Александр I чоры сурәтләнсә, операда – Екатерина эпохасы. Һәм иң мөһиме: Пушкин Германны акылдан шаштырып, Лизаны кияүгә бирсә, операда алар икесе дә үлә. Бу үлемгә кешенең иң зур тискәре сыйфаты – нәфес «гаепле». 136 ел элек (1890 елда) язылган опера әлегә кадәр актуальлеген югалтмый. Киресенчә, бүгенге акча культы заманында ул көн кадагына әверелә бара. Байлык дип чапканда күзгә берни күренми, хәтта мәхәббәт тә онытыла. Кешенең комсызлыгы бар нәрсәне җимерә, үзен дә юкка чыгара – автор шуны әйтергә тели.

 

Әлеге опера Казан сәхнәсендә 2016 елдан ук бара. Аның режиссеры – Юрий Александров. Ул спектакльне Петербург рухы белән илһамланып куйган: томан, салкынлык, монументаль мәрмәр стеналар... Һәм шунда – мәхәббәт белән комсызлык көрәше.

 

«Бу опера белән мин инде яшь чагымнан ук таныш. Пушкин һәм Чайковский тудырган бу образлар минем йөрәгемдә. Опера үзенең формасы, эчтәлеге, образлар масштабы һәм хисләрне белдерү көче буенча камил әсәр булып тора. Спектакльдә иң авыры – аның  хисен тулысынча тотып калу. Бу хис картинадан картинага көчәя бара. Танылган дирижер Евгений Колобовның шундый сүзләрен укыганым бар: "Әгәр мин «Пиковая дама» белән дирижерлык итәм икән, аннары миңа өч көн ял итәргә күрәк". Чөнки барлык көчеңне биреп, шушы нервны тотып тору бик күп энергия таләп итә», – диде спектакльнең дирижеры Андрей Аниханов.

Фестиваль кысаларында күрсәтелгән операда төп партияләрне чакырылган артистлар башкара. Мәсәлән, Лиза партиясен Мариин театры артисты Татьяна Павловская алып бара. «Бу роль минем өчен туган ролем кебек, мин аны күп еллар башкарам. Әлеге партияне лирик партия дип саныйм. Мин аны артык драматизацияләмәскә тырышам, ул минем өчен бик нечкә, кадерле образ. Шаляпин фестиваленә дә беренче тапкыр килүем түгел инде. Казан тамашачысы бик яхшы кабул итә, җылы җавап бирә. Без сезгә һәрвакыт зур дулкынлану һәм ярату белән киләбез», – диде артистка.

 

Лиза лирик партия булса, Герман – катлаулы. Әле генә ул мәхәббәттән исергән лирик герой, ә өченче картинада комсыз кешегә әверелә башлап, ахырда бөтенләй акылдан шаша. Әлеге геройны жәллисең дә, шул ук вакытта күрә алмыйсың да.

– Германны мин, мөгаен, 7–8 ел җырлыймдыр инде, – ди Зур театр артисты Олег Долгов. – Бу катлаулы партия, ул шунда ук бирелмәде, чөнки вокаль техникадан тыш драматик уен да таләп итә, тавышны бик яхшы контрольдә тотарга кирәк. Монда үз кыенлыклары бар, әмма аның матурлыгы да шунда. Германга карата симпатия кичерү кыен, билгеле. Гәрчә музыкасы бик эчкерсез булса да һәм аны бик самими кеше итеп күрсәтсә дә. Ул Лизаны да чын күңелдән ярата, алга таба ни эшләргә икәнлеген дә аңламый, бәргәләнә. Нәкъ менә Чайковский үз музыкасы белән персонажның бу ике төрлелеген табарга ярдәм итә. Шуңа күрә, мөгаен, героема карата кызгану хисе күбрәктер. Гомумән, хәтта тискәре персонажларга карата да һәрвакыт йә кызгану хисен табарга, йә булмаса аны аңларга, аны акларга тырышырга кирәк. Бу җәһәттән, билгеле, опера музыкасы бик ярдәм итә.

Князь Елецкий партиясен Артур Исламов башкара. Артур – опера сәхнәсе өчен туган шәхес. Тавышы да, үз-үзен тотышы да, чибәрлеге дә дөнья опера сәхнәләрендә җырларлык. Үз ролен шундый итеп башкарды, әйтерсең ул туганда ук князь булган. Тамашачылар аңа Мәскәү артистларыннан ким кул чапмады.

Германның бар кара ягын күрсәткән кара көч образы – карт Графиня аерым игътибарга лаек. Бу партияне Мариин театры солисткасы, танылган меццо-сопрано Ольга Бородина башкара.

Затлы, салкын Графиня белән операның бөтен мистикасы бәйләнгән. Аның төп ариясе – операның иң тылсымлы нокталарының берсе. Бу җыр аша тамашачы Графиняның яшьлеген һәм аның язмышындагы серле «өч карта»ны ишетә. Графиня үлгәннән соң да Германга шәүлә булып килә. Бу – операның иң куркыныч һәм мистик моменты, үзеннән-үзе курку хисе туа. Люстраларның гел төшеп-күтәрелеп торуы да кешенең акылдан язуын һәм реаль дөньяның какшавын күрсәтүче мистик алым. Менә шул мистик картинада бөек Чайковскийның бөек музыкасы тамашачыны талгын гына бишектә селкетә кебек. Шуңа да негатив хисләр тумый, ә бәлки геройларны кызганасың гына. Әйтерсең, Чайковский мәрхәмәтлелекнең кешелекне алып калучы бердәнбер сыйфат булуын тамашачыга гасырлар аша әйтергә тели. Ә комсызлык – кешенең фаҗигасе ул.

Фотограф Ольга Акимичева, театрның матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар