Логотип
Театр

Рената Шакирова: «Казан сәхнәсе өй кебек, нәкъ «Анюта»ны биер өчен»

Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXXVIII халыкара классик фестиваль дәвам итә. Программада Валерий Гаврилинның «Анюта» балеты да бар. Анда төп партияләрдә биергә илнең Мариин һәм Россиянең Зур театры биючеләре чакырылган. Спектакльдә Анюта партиясен Мариин театры прима-балеринасы Рената Шакирова башкара. Ул биюен карап эстетик ләззәт алганда, балеринаның татар тамырлары булуын белү дә аеруча бер горурлык хисе тудырды.


«Анюта» балеты аермача яшь әле. Куела башлаганына 40 ел тирәсе. Чехов хикәясенә нигезләнеп язылган әсәр иң беренче теле-балет булып телевидениедә күрсәтелә. Зур уңыш казанган әсәр легендар биюче Владимир Васильевны шуның кадәр рухландыра ки, ул аны сәхнәдә куярга уйлый. Иң беренче балет 1985 елда Италиядә күрсәтелә. Хәзергесе вакытта «Анюта» бик күп театр афишаларында. Ике ел элек Мариин театры да аны сәхнәсенә алып менде. 


Балет гади тамашачы өчен дә үтә аңлаешлы. Петр Леонтьевич өч баласы белән тол кала. Кайгысыннан эчеп, бөлә башлый. Кызы Анюта студентны ярата. Тик хәерчелектән качар өчен ул дәүләт хезмәткәре Модест Алексеевичка кияүгә чыга. Тик ире бик саран була, туганнарына да булышырга теләми. Бәйрәм балында Анюта үзенең яшьлеге, чибәрлеге белән Артыновны да, офицерларны да, шул исәптән, патша галиҗәнапларын дә үзенә карата. Анюта өчен алар барысын да эшләргә әзер. Бу «уңыш»тан Анютаның башы әйләнә. Ә куркак һәм ялагай ире исә үз мәнфәгатьләрен кайгырта: хатынын патша куенына этеп кертеп күптән хыялланган орденлы була. Анюта бер кайгысыз күңелле тормышка чума, урамда калган әтисе белән ике энесе турында да оныта. Тик гашыйк җаннарны күргәндә генә йөрәк түренә яшеренгән студентка булган саф мәхәббәте күңелен тырнап ала. 


«Мин үз героинямны бик яратам. Персонажыңны тоймыйча биергә чыгып булмый. Әйе, Анютаны гаепләргә мөмкиннәр. Тик Анюта бит спектакль ахырында нәрсә югалтканын аңлап көенә. Әлеге тарих безнең яшь буын өчен тәрбия дә булсын иде. Тормышта мәхәббәт, ихласлык дигән кыйммәтләр бик кадерле», – ди прима-балерина. 


Балетта вальс күп урын алып тора. Биючеләр һәр тактны, бер нотаны да буш калдырмый. Шуңа тәңгәл итеп бии. Әйтерсең музыка уйнамый, бу тарихны сөйләп бирә. Рената Шакирова спектакльне әзерләгәндә Владимир Васильевның килеп киңәшләрен бирүе турында да сөйләде. «Ул музыкальлеккә бик таләпчән. Һәр нотага билгеле бер хәрәкәт булуын, лирика таләп итте. Музыкага туры килеп бетмәсәк, шундук, туктап, киредән бии башлый идек. Балет сәнгатен музыкадан аерып булмый. Бию, музыка бергә үрелгәндә генә спектакль эмоцияләр, ләззәт бирә ала», – диде. Рената Шакированың Анютасы бик нәфис, җылы һәм мөлаем, хәтта балалыгыннан аерылмаган, бик ихлас. Тормышта битлек киеп ихласлыгын «югалтса да», аның бу хисләре күңелендә кала. Рената Шакирова Анютасы әнә шундый иде.  


Мариин театры балеруны Максим Изместьев Нуриев фестивалендә беренче тапкыр катнаша. Казанга да тәүге килүе. Казаннан бик нык тәэсирләнгәнен әйтте ул. Ә спектакльдәге персонажы – карьерасында иң озак уйланылган образларның берсе. «Безнең Модестлар бик күп, әмма алар бер-берсенә охшамаган. Мин дә үземнекен булдырырга теләдем һәм күп эзләндем. Озакка сузылган, кызыклы әзерлек булды ул. Көзге каршында бик озак басып тордым. Гомерлеккә истә калыр», – диде ул. Чынлап та, аның Модесты тамашачы хәтерендә калырлык. 


Спектакльдә Анюта белән Артынов дуэты күп. Артыновны Россиянең Зур театры солисты Михаил Лобухин башкара. Артынов Анютаны күбәләк итеп очыртып кына йөртә. Һаман саен ике кулында күтәреп башкара торган бию хәрәкәтләре күп. Ә биючеләр моңа кадәр бергә биемәгәннәр дә. Репетицияләре дә бер генә тапкыр узган. «Без бер тапкыр гына репетиция үткәрдек. Ул идеаль булды. Рената Шакирова кебек профессионаллар белән эшләве рәхәт», – диде Михаил Лобухин.


Казан тамашачысы бу кичтә эстетик ләззәт кичерде. Биючеләрнең һәр хәрәкәте югары дәрәҗәдә башкарылуы, эмоцияләрен тулысынча бирә алулары тамашачыны бишеккә салып тибрәтүгә тиң булды. Миңа калса, артистлар үзләре дә рәхәтләнеп биеде. «Казан сәхнәсе Мариин театры сәхнәсе белән чагыштырганда кечерәк. Ул камералы зал кебек. Өйдәге кебек җылылык та бар анда. Драматик спектакльләрнең нәкъ менә шушындый сәхнәдә куелуын яратам. Спектакль үзе дә бик җылы бит», – диде Рената Шакирова. 
 

Фотолар: Рәмис Нәҗмиев, театрның матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар