Минзәлә театры быелгы сезонын премьера белән тәмамлады. Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестен Алсу Хәбибуллина инсценировкалап, сәхнәгә Александр Далматов куйды. Минзәлә театры әлеге спектакль белән бик күп тамашачылар игътибарын җәлеп итеп торачак. Ни өченме?
Пафостан, символлар эзләүдән, фестиваль өчен дип эшләнгән спектакльләрне карап бераз арып киткән бер чакта Минзәлә театры куйган спектакль «отдушина» булып чыкты. Спектакль буе ниндидер ихлас бер самими хисләр тирәләп йөрде. Бу, бәлки, театрның үзеннән дә киләдер. Минзәлә театры репертуарын яттан беләм дип һич мактана алмыйм. Мин аларны күбрәк балачакта телевизордан карап үстем бугай.
Чакырылган хайплы режиссер
Минзәлә театрының бер уңышы – спектакльне куярга Александр Далматовны чакырулары. Бүген республика театр һәм кино өлкәсендә ике режиссер исеме популяр: Айдар Җаббаров һәм Александр Далматов. «Кеше китә – җыры кала» киносы белән үзенең исемен татар мәдәнияте тарихына язып куйган Александрның спектаклен карарга килергә теләүчеләр күп булыр. «Киносы шәп иде, спектакльне ничек куяр икән?» дип кызыксынмый калмаслар. (Дөрес, бүген Әлмәт театрында да Александр куйган спектакль бара.) Театр моны аңлап, «хайп»ны коерыгыннан тоткан.
Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестен Далматовның алыштыргысыз иҗади партнеры Алсу Хәбибуллина сәхнәләштергән. Әсәрне пыран-заран китермәгәннәр, спектакльне караганда китап укыгандагы хис туды. Спектакльдә шәхсән миңа «Кеше китә – җыры кала» фильмының атмосферасы тудырылган кебек, аның дәвамы яисә бер тармагы кебек тоелды.
Үз-үзен югалткан Сәхия язмышы
1940 нчы еллар. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң үсмер Сәхия исән калу һәм гаиләсен, дөресрәге, апасын яклар өчен хатын-кыз нәфислегеннән ваз кичә. Үз-үзен Сәхигә, ягъни ирдәүкәгә әйләндерә. Әмма күкрәгендә хатын-кыз йөрәге типкән Сәхи ир-ат була аламы инде? Бигрәк тә юлында күңел кылларын тибрәткән ир-егетләр очраганда. Әмма җәмгыять Сәхиянең «кыз-егет уенын» кабул итә алмый һәм Сәхия хатын-кыз бәхетенә таба бару юлына баскан минутларда «йомшак» урынына каты итеп кенә түгел, мыскыллап баса. Монысы – җәмгыятьнең йөзе.
Сәхия гомерен Сәхигә әйләнеп уздыра. Инде пенсиягә чыккач, авылына кайтып төпләнә. Спектакль шулай башлана да. Сәхинең, машинасына утырып басу юлы буйлап баруын видеорәтләрдә күрәбез. Далматовның спектакльләрендә ничек видеорәтсез булсын инде?!
Сәхнәдә – сәке
«Элек шалтыр-шолтыр декорация коралар иде, хәзер менә ничек җайлы эшлиләр», – дип сөйләшеп утырды янымда ике апа. Александр спектакльнең рәссамы Сәлимә Әскәрова белән бүген театр режиссерларының тренды булган кара сәхнә сайлаган. Сәхнә уртасында бары бер сәке. Бөтен вакыйгалар әнә шул сәке тирәсендә бөтерелә. Гаҗәп тә түгел, сәкене йортта тормыш баруын күрсәтүче, аның нигезе булган бер сакраль предмет дип әйтергә була. Ул сәке сәхнә дә, ат арбасы да, машина да, экран ролен дә үтәде.
Тагын сәхнәдә бизәкле яңаклы пәрдәләр эленгән йөрмәле тәрәзә. Ул – Сәхияләрнең өеннән җәмгыятькә тәрәзә. Әбиләребез йортларында гына калган бизәкле рамлы көзге. Көзге һәм хатын-кыз – аерылгысыз төшенчәләр. Стенадагы юлбашчыларның портретлары гомер агышын саный. Спектакль дәвамында Сталин, Хрущев, Брежнев алышынып тора…
Театрда яңа йолдыз
Спектакльдә төп рольне – яшь актриса Миләүшә Шәяхмәтова уйный. Аның бу беренче төп роле икән. Уңышлы башланган көчле роль. Димәк, режиссер театрга килеп, яңа йолдыз ачкан. Александрны яңа йолдыз ача белүче режиссер дип әйтсәң дә була. Һәм аның ул йолдызлары ничектер бер-берсенә охшаган, уртак чалымнары булган хатын-кызлар.
Миләүшәне дебюты белән котлыйбыз! Искиткеч уңышлы дебют белән! Аңа бит бала булып та, үсмер булып та, егет булып та, шул ук вакытта хатын-кыз булып та уйнарга туры килде. Һәм ул шуларның һәрберсендә образының фаҗигасен ачып бирә алды. Әле генә Сәхи иде – Сәхиягә әйләнә. Мәхәббәт, йөрәгендә йөрткән назы инде түгелергә торганда, хатын-кыз нәфислеге әйләнде дә кайтты Сәхи-Миләүшәгә.
Ул җырлый белүче актриса. Спектакль өчен шагыйрь Булат Ибраһим сүзләренә «Сәхия җыры» да язылган. Музыкасы – Миләүшә Хәйруллинаныкы. Гомумән, спектакль композиторы – Миләүшә Хәйруллина. Миләүшәнең музыкалары бер генә спектакльне бизәми, ул – инде брендлы яшь композитор.
Өлкәнәйгән Сәхияне Эльвира Хөснетдинова уйнады. Актрисалар алмашынуын кемдер кабул итте, кемдер – юк. Шәхсән миңа яшь Сәхия белән олыгайган Сәхиянең алмашу минутлары бик ошады. «Хуш, минем кыз булып картайган яшьлегем», – дип, өлкәнәйгән Сәхиянең хушлашуы, чемоданын тотып, ак күлмәк кигән (инде хатын-кыз бәхете татыйм дигәндә, дус булып йөргәннәрнең аңа аяк чалуы – бу да бит җәмгыятьнең бер көзгесе) яшь Сәхиянең сәхнә астына төшеп китүе күңелне йомшартып, күздә яшь тамчылары күренде. Күпләр бу минутларда залда мышык-мышык килде. Шушының өчен генә дә актрисаларның алмашынуы кирәк иде. Аннан өлкәнрәк хатын-кызның ирдәүкә булып уйнавын күрү дә кызыклы иде.
Җылы хатирәләр уяткан әбекәй
Зәйнәп әбине караганда бик күп тамашачылар, мөгаен, үз әбекәйләрен искә төшереп утырганнардыр. Рәзилә Муллина уенына карап, мин дә сабыр, зирәк, кирәк чакта бик усал булган, «кайтмаска дип киткән» әбекәемне сагынып утырдым. Әбекәйләр барысы да бер киңәш бирә шул: «Син бик матур. Асылыңны онытма!» Хатирәләр уяткан якты образ булды ул. Сәхиянең Зәйнәп әби белән сөйләшеп утырган күренештә нәкъ менә әби тарафыннан залда утырган барлык хатын-кыз тамашачылар өчен киңәш әйтелде: «Йомшаклык ул – көчсезлек түгел. Йомшаклык бик кирәк хатын-кызга».
Пыф-пыф Насыйбуллинны уйнаган Хафиз абый Хамматуллин да сәхнә тотты. Урыны-урыны белән рәхәтләнеп көлдерде. Фәнис Яруллин әсәрен укыганда да мин Пыф-пыфны нәкъ шулай күз алдыма китерә идем: төптән нык, һәрвакыт каядыр ашыгучы, шуның белән көлкегә дә калучы, күңелендә системага карата курку да булган, каты булып күренергә тырышса да, гадилеге аркасында чын битлеге ачылып киткән колхоз рәисе.
Минзәлә театрында миңа, гомумән, ир-ат актерлар ошый. Алар барысы да киң җилкәле, гәүдәле, сокланып карап утырасы килгән актерлар. «Өйләнү» спектаклен караганда ачкан идем үземә аларны, бу фикерем хәзер дә үзгәрмәде. Ышандырып уйныйлар! Сәхинең апасын алдаган (алдануның минутында татлы булуын күрсәтте ул күренеш) йөремсәк Рәмзине уйнаган Нәфис Гайфуллин дөньядагы иң уйнашчы ир булуына инандырды.
«Татар телен өйрәнергә мәҗбүр иткән Баба-Яга» – җыештыручы ролендә Венера апа Нигъмәтуллина сәхнәдә биш кенә минут булды бугай, әмма истә калды. Кызыл муенсасы белән генә түгел, минзәләләрчә сөйләшүе белән дә. Җирле диалектны күрсәтү үзенә күрә бер ямь өсти кебек спектакльләргә.
Хатын-кызның асылы нәрсәдә?
Үз асылыңны бер югалткач, аны кире ничек табарга? Спектакль әнә шул сорауга җавап эзли. Ә хатын-кыз асылын нигә югалта дип тә уйландыра торган спектакль бу. Замана трендына ияреп, тәрбия, психологик мизгелләр, үсмернең үз-үзен эзләү чорлары турында да күп сөйләргә мөмкин. Әмма иң элек җәмгыятьнең кешегә булган көчле тәэсире беренче урында каладыр. Җәмгыять бервакытта да аямый ул. Үзең булып яшәү өчен, үзеңә хыянәт итмәс өчен, ай-һай, ничек көрәшеп яшәргә туры килә.
Ә гүзәл затның күңелендә дәрт, наз туса, хатын-кызлыгы күпме басылса да, ул үзеннән күпме качарга тырышса да, нәфислеге барыбер калкып чыга. Ә инде яратылып яшәмәве, ана була алмавы – хатын-кыз тормышындагы гомерендәге иң зур фаҗигасе. Бәлки кайберәүләр минем белән килешмәсләр, алар – үз-үзләрен алдап яшәүчеләр. Хатын-кызның асылы да хатын-кыз булып яратуы һәм яратылуында, оя коруында, ана булуында. Өлкәнәйгән Сәхи-Сәхиянең дә авылына кайтып нигезен торгызуы, апасының детдомдагы улын алып кайткач, кабат күлмәк киюе шул хакта сөйли бит.
Фото: Минзәлә театры, Рөстәм Хәкимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк