Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында ел ахырына кадәр берничә премьера куелачак.
Әле күптән түгел генә Кариев театры Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин юбилее уңаеннан «Умырзая» спектакле чыгарды. Инде тиздән яңа премьерага чакыралар. Режиссер Илсур Казакбаев (Тамашачылар аны «Озын-озак балачак» спектакле буенча белә.) «Куркак батыр» спектакле әзерли. «Аучы Мәргән һәм Болан кыз» әкияте буенча Лилия Гыйбадуллина инсценировка ясаган. «Мондый спектакльнең әле булганы юк», – диләр кариевлылар. Балаларга атап куелган сәхнә әсәре куркуларны җиңү турында. Репетицияләргә тай-бо, каратэ буенча спорт мастерларын да чакырганнар. Алар актерларга сугышу алымнары өйрәтә. Шулай ук геройлар төрле уен коралларында да уйнаячаклар – тере тавыш булачак.
Яңа елга исә театр актеры, режиссер Эльдар Гатауллин Шварцның «Кар патшабикәсе» әкиятен сәхнәләштерә. Көтелмәгән финал булачак дип ышандыралар.
Театрның әйдәп баручы яшь актеры Булат Гатауллин үзен режиссер буларак сынады инде. Кариевта аның үзенчәлекле «Гөлчәчәк» хоррор-спектакле бара. Яшь режиссер «Шайтан. Егет. Кыз» спектаклен куя. «Татар нигезләренә багышланган әкиятләр шактый куелды. Булат әлеге традицияне дәвам итүче», – дип әйтте бу уңайдан театрның баш режиссеры Ренат Әюпов. Булат Гатауллин әйтүенчә, спектакль гаилә белән карар өчен. Кабат куркыныч спектакль куярга алуын режиссер болай дип аңлатты:
– Милли театрларда хоррор жанрына алынучылар юк, диләр тәнкыйтьчеләр. Безнең Гөлчәчәктән соң «Мәтрүшкә-пати» була. Анда тамашачылар фикерләр алыша. Соңгы спектакльгә балалар килгән иде. Алар шуның кадәр кызыксынып карады. Яңа премьера турында сүз чыккач, кайчан була, киләбез, диделәр беравыздан. Сер түгел, үсмерләрне театрларга җәлеп итү җиңел эш түгел, ә мистика, куркыныч әйберләр аларны кызыктыра. Балалар аны карый. Хәер, безнең әби-бабайлар яратмаганмы кечкенә чакларында бер-берләренә куркыныч хәлләр сөйләргә?! Татар халкы әкиятләре миңа кызыклы. Фольклорга, татар халык әкиятләренә искелеккә караган кебек карыйбыз, яшүсмерләр дә шулай кабул итә. Минем яшьләргә аны башкача ачасым, кызыклы итеп күрсәтәсем килә. Шуңа күп эзләнәбез, күп укыйбыз. Кызыклы спектакль булыр дип уйлыйбыз.
Булат Гатауллин спектакльне грант акчасына чыгара. Җәй көне ул Казан мэриясе үткәргән «Үз телем» бәйгесендә спектакль өчен грант откан. «Башка театр мәйданнарында да куя ала идем, әмма миңа үземнең театрым якын. Спектакль чыгарырга грант акчасы җиткәнчә эшләргә тырышам, җитмәсә, директорыбыз проблеманы хәл итәрбез дип вәгъдә итте», – диде режиссер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк