Логотип
Театр

Эмиль Талиповның моноспектакле

Казанда «Особняк Демидова» театрында чираттагы премьера һәм анда Эмиль Талипов уйный. Эмиль Талиповның иҗатына һәм үзенә гашыйклар өчен җәннәт бит бу! Җитмәсә, спектакль дә уйландыра торган, көчле куелышта.


Камал театрында режиссер Айдар Җәббаров куйган спектакльләрдә Эмиль Талиповның катнашмый калганы юк та булмый. Димәк, режиссер белән актер бер-берсен тапкан. Күптән түгел Айдар Җәббаров «Особняк» театрында Илдар Хәйруллинны алып килеп, «Побег» спектаклен куйган иде, хәзер ул Эмиль Талиповны алып килеп, совет чорының иң яхшы китабы һәм киносының берсе булган Михаил Шолоховның «Судьба человека»сын чыгарган.

 

Китабын укымаган булсагыз да, киносын һичшиксез караганыгыз бар һәм бер генә тапкыр да түгелдер. Андрей Соколовның рух көче турында ул. Нигә инде Алексей Соколов кына, Бөек Ватан сугышы узган һәр ир-атның рухи көче күзалланып язылгандыр ул әсәр. Сугыш кырында булган, әсирлекне узган, яраткан хатыны һәм ике кызын югалткан, Җиңү көнендә горурлыгы булган улын да җир куенына салган ир һәм ата турында ул. Тыныч тормышка кайтып, бер ятимне бәхетле иткән кеше дә.

Һәм боларның барысын да такта стена һәм бер урындык булган сәхнәдә Эмиль Талипов берүзе уйнап чыга. Дөресрәге, курчаклар белән бергә. Хатынын да, фрицны да, кечкенә Ваняны да курчаклар уйный. Аларны Анна Зиннәтуллина һәм Валерий Антонов хәрәкәтләндерә. Курчакларның күзләре юк. Йөзләре дә бер төрле. Гүя алар барысы да Алексейның уйлары. Гүя режиссер Алексейның тормышы белән таныштырыр өчен төп геройның уйларына алып керә тамашачыны.


Ә Эмиль Талипов ролен шуның кадәр оста башкара ки, әйтерсең, ул үзе үк Андрей й Соколов узган юлны узган. Сәгать ярым буе сәхнәдән китми, тамашачы игътибарын тотып тора: гармунда да уйный, хәтта идән буйлап тәгәрәп тә йөри. Һәм һәр тамашачыга төп фикерне җиткерә: нинди генә авырлыкларга очраса да кеше тормышындагы матур хатирәләр көч бирә. Ул әсирлектә һәрвакыт хатыны һәм балалары белән сөйләшә. Шулар хакына исән калырга тырыша. Үкенече дә бар: сугышка озатканда хатыны нык елаганы өчен аны этеп җибәрә. Сугыш буе (сугыш буе гына түгел, мөгаен, гомере буе) үкенә ул. Шуның өчен җан әрнүе улының үлеме белән бәйләнгән. Менә ул улының җәсәден кулларында тота. Җиңү көнендә бар кеше җиңү бәйрәм иткәндә, ул беркемгә сиздерми илереп елый. Бу инде кульминациянең иң югары ноктасы кебек. Бөтен тамашачы мыш-мышык килә. Янында утырган кыз миңа да кулъяулык суза. (Рәхмәт таныш булмаган туташка!) Югыйсә киноны ничә тапкыр карап, ничә тапкыр елаган кеше бит инде мин. Тамашачы гына түгел, бу минутта Эмильнең үзенең дә күз яшьләре чыкты.


Спектакльне кино белән чагыштырып караучылар да булыр. Әмма алар төрле. Халык язмышын бер кеше язмышы аша күрсәткән Айдар Җәббаровның спектакле миңа калса, җанлырак һәм эмоцияләргә баерак, чөнки экраннардан бармый, ә синнән бары ярты метрда гына күрсәтелә. Эмиль Талипов уйнау барышында аяк астында да сузылып ятканда, сулыш алырга да куркып утырасың. Бераз гына селкенсәң, дә бар да үзгәрер кебек. Менә шул да спектакльне көчәйтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар