Логотип
Театр

«Елантау»: бала белән нәрсәләр турында сөйләшергә?

«Апуш»лылар уникенче премьераларын чыгарды. Мюзикл балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә. Гомумән, гаилә белән килеп карый торган сәхнә әсәре. Без,өлкәннәр, үзебез дә балачактан, балачак яралары белән яшәүчеләр. Спектакль балачак яралары турында.


Казанда эшләп килүче «Апуш» балалар театр студиясе елдан-ел колачын җәя. Ул үсеп килүче татар балалары өчен телне саклап калуда бүген иң зур рольләрнең берсен уйный. Нәтиҗәләре дә юк түгел: «Апуш» балалары куйган спектакльләр Россия күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә җиңү яулый. Димәк, бу студия татар балаларына үзләрен ил дәрәҗәсендә күрсәтү өчен дә зур платформа булып тора. «Апуш»лылар ел саен премьералары белән сөендерә. «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы да — аларның чираттагы иҗаты. «Апуш» балалар студиясеннән бигрәк, гаилә театрына әйләнеп бара.


«Елантау» — «Апуш»лыларның уникенче премьерасы. Аны «Чулпан» мәдәният йорты төркемендә шөгыльләнүче балалар куйды. Бу куелышны «балалар спектакле» дип кенә әйтергә һич ярамый. Мюзикл югары дәрәҗәдә әзерләнгән (мюзикл жанры үзе үк шактый зур әзерлек сорый). Камал театрының универсаль залындагы түгәрәк сәхнәдәге декорация бизәлеше заманча театр трендларыннан калышмаган: ярымкараңгылык үзенә күрә бер сихрилек өсти. Балалар булган җирдә сихрилек булмый калмый инде ул. Сценограф Анна Новикова үзе дә яшь буын вәкиле, шуңа күрәдер костюмнар да заманча стилләштерелгән.


«Елантау»ның авторы — Резеда Зәйни. Үзе дә ике бала үстергән шагыйрә, драматург әни балалар күңелендә йөрткән ризасызлык, аңлашылмаучанлык тудырган бөтен проблемаларны үз эченә алган пьеса язган. Монда гаиләдә балалар арасындагы мөнәсәбәтләр дә, үпкәләүләр дә, әти-әни игътибары җитмәве дә чагыла. Ташлап китү, биргән вәгъдәне үтәмәү, баланың проблемасына җитди карамау... Гомумән, спектакль балачак травмасы булып гомер буена ияреп йөрергә мөмкин булган хәлләр турында. Шуңа да бу спектакльне һичшиксез гаилә белән барып карау, ә аннан соң берәр кафега кереп, туңдырма ашый-ашый шушы әсәр аша үзегезнең гаилә хәлләре турында сөйләшү мөһим. Бу — ниндидер бер психологик терапиягә этәрә торган спектакль.

Шундый зур проблемалар күтәрелгән, тирән уйларга этәрлек итеп күрсәтә алган спектакльне уйнап чыгу — зур осталык. Безнең балалар бик талантлы, аларның талантын ача белергә генә кирәк. «Апуш» җитәкчесе Алия Фәйзрахманова — талантлар феясе. Балалар уенында бернинди фальш сизелмәде. Фальш булса, вакыты-вакыты белән күздән яшь бөртеге мөлдерәп чыкмас иде. Бөтен җанын-тәнен биреп, ихлас уйнаган актерлар гына тамашачы күңеленә барып керә ала. Актерлар — балалар, әмма алар театрлардагы кайбер актерларны бүген үк алыштыра ала. Төп рольне — Зөлкарнәйне уйнаган Әмирхан Галиев, Сәмрүх кош ролендәге Илизә Шакирова (бала була торып, ананың баласын югалту хәсрәтен җыр белән ничек оста бирә алды!), Шакмара ролендәге Ралинә Гәрәева. Алар – татар театрының киләчәге булырга бик мөмкин.


Студиядә шөгыльләнүче кечерәк балалар да өметле. Кәрлиюшләр нәселе генә үзе ни тора!

Бу — балаларны сәхнәдә ачылып уйнарга өйрәткән остазларның осталыгы. Туйдырып бетергән сеңлесен югалтып, аны табар өчен катлаулы юллар үткән Зөлкарнәй турындагы мюзиклның музыкасына аерым тукталасы килә. Серлелек белән төрелгән һәм истә кала торган музыка. Кәрлиюшләр җыры, гомумән, өйгә кадәр ияреп кайтты. Көйләр авторы — Ильяс Фәйзрахманов. Инде танылып килүче йолдыз Мәрьям Җаппарова башкаруындагы җыр «Бишенче элемент» киносындагы Плавалагунаның ариясен хәтерләтте. Аны башкару өчен зур талант кирәк!

«Апуш» балалар студиясе Казан мэриясе ярдәме белән эшләп килә. Татар телен саклауда һәм популярлаштыруда Казанның вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова инициативасы белән шәһәр хакимияте гамәлгә ашырган иң яхшы проектларның берсе бу. Татар мохитендә кайнап, татар сәнгате эчендә үскән бу балалар — милләтнең киләчәге.
Фото: «Апуш» балалар театр студиясенең социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар