«Кармен» операсы 150 ел элек язылган. Ул дөнья операларының энҗе бөртегеннән санала һәм иң күп куелган сәхнә әсәре булып кала. Казанда инде ул 140 ел яңгырый. Соңгы утыз ел эчендә опера дүртенче тапкыр итальян төсмере белән куелды.
«Кармен» Татар дәүләт опера театрында 1942 елда куела. Танылган опера җырчысы Мәрьям Рахманкулова – Бизеның Кармен образын тудырган беренче татар җырчысы. Кармен партиясен Мөнирә Булатова да башкара.
«Кармен»ны Казан сәхнәсендә соңгы тапкыр 2011 елда режиссер һәм хореограф Георгий Ковтун куйган иде. Быел, Татар дәүләт опера һәм балетакадемия театры оештырылганнан бирле, җиденче тапкыр, ә соңгы утыз елда дүртенче тапкыр куела. Бу көннәрдә башкалада кырык өченче тапкыр уздырылган Федор Шаляпин исемендәге халыкара фестивале кысаларында операның премьерасы узды.
«Кармен»ны куярга хәтта Италиядән иҗат төркеме чакырылган: режиссер-постановщик Марко Гандини, рәссам-постановщик Итало Грасси, костюмнар буенча рәссам Анна Биаджотти. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, әлеге режиссерны аңа «Грек Зорба» балетын куяргав килгән итальян хореграфы Лорка Мясин тәкъдим иткән.
«Мин «Кармен»ны төрле версияләрдә, шул исәптән, танылган режиссер Франко Дзефирелли ассистенты буларак та куйдым», – ди Марко Гандини. Ул хәтта чегәннәрнең (Кармен – чегән кызы) асылын, тормыш рәвешләрен, традицияләрен аңлар өчен, таборга барып, алар белән яшәп тә кайткан. Шул рәвешле Нью-Йорктагы Метрополитен-операда «Кармен»ның яңа версиясе куелган. Казанда операга әзерлек барышын режиссер итальяннарга хас темперамент белән, «Bellissimo!» – дип бәяләде.
Опера заманчалаштырылмаган, традицион версиядә куелган. Хәтта сәхнә бизәлеше дә традицион калган. Сәхнәнең ике ягында күп урын алып торган декорацияләр – массив, зур. Алар спектакль барышында өч тапкыр алышына. Беренче пәрдәдә Испаниядәге Севилья шәһәре урамының моннан 150 ел элек булган күренеше: базар, солдатлар, тәмәке фабрикасында эшләүче кызлар... Сәхнә бераз күтәрелеп торганлыктан, урам ерак офыкка китә кебек. Кармен әнә шул фабрика кызларының берсе – мәхәббәтнең законнары булмый дип санаган, ирек яраткан ирекле чегән кызы. Аңа үзенә гашыйк итеп ир-атлар белән уйнау берни тормый. Карменның төп чыгышы – танылган Хабанера ариясен башкаруга сәхнә Карменның харизмасы белән тула һәм ул спектакль барышында кимеми. Солдат Дон Хозены да үзенә гашыйк итә. Опера линиясе алар мәхәббәтенең, дөресрәге, Карменның Хозега карата шәһвәтенең үсүе һәм бетүе тасвирлана. Чегән кызына гашыйк булган солдат, хезмәтен ташлап, контрабандистлар төркеменә ияреп китә. Менә алар тауларда. Сәхнәдә – таулар. Вакыйга тарлавыкта бара кебек. Соңгы сәхнәдә кабат бәйрәмгә төренгән Севилья. Әмма Кармен гына инде башка. Җитди, уйчан, хәтта киемнәре дә караңгы төсмерләрдә. Сәхнә коррида мәйданына охшап калган кебек. Мәйданда бары тик ике төп герой. Нәкъ менә шушында Эскамильога гашыйк булган Карменны үзеннән җибәрәсе килмичә, Хозе сөйгәнен үтерә.
Опера дүрт пәрдәдән тора. Беренче тәнәфестә тамашачылар залдан чыкмый, караңгылыкта утырып кына тора. Бу алым музыканы аңлап, опера атмосферасын тоеп бетерү өчен кулланылган. Сәхнәдә персонажлар бик күп – гади кешеләр, солдатлар, сатучылар, контрабандистлар, бай шәһәр халкы... Алар төрле булсалар да, бербөтен итеп кабул ителә. Моңа, бәлки, костюмнарның бер төсмердә булып, бер-берсен тулыландырып торуы да тәэсир иткәндер. Әлеге рольләрдә уйнаучылар – хорда җырлаучылар да! Алар уйныйлар да, җырлыйлар да. Режиссер да Казан опера театры хорын югары бәяли.
Кармен ролен Мария һәм Казан театры солисткасы Екатерина Сергеева башкара. Әлеге роль аның визит карточкасына тиң. Ул күп тапкырлар Россия һәм чит ил сәхнәләрендә Карменны башкарган. Сары чәчле булуына карамастан, Екатерина Сергеева чегән кызының рухын искиткеч зур осталык белән бирә алды. Үзен иркен, хәтта вульгаррак та тотты. Шул рәвешле, Карменның эчке халәтен, булган бар дәртен күрсәтте. Яңгыравык меццо тавышында дәрт тә, ярату да, нәфрәт тә, битарафлык та чагылды.
Хосе ролен Казан сәхнәсендә бик еш җырлаган Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Мария театры солисты Әхмәт Агади башкарды. Һичшиксез, камил тавышлы җырчы һәм тиздән аңа 60 яшь тула. Ул инде бу партияне утыз ел дәверендә башкара. Ни генә дисәң дә, артистларда да яшь үзен сиздерә. Агади да дәртле мәгъшук образын тудырып җиткерә алмады. Ышандыра алмады. Ул күбрәк үзен яратты кебек. Аннан соң буй-сыны да инде мәхәббәт геройларына туры килеп бетми. Аның белән чагыштырганда, төз буй-сынлы, яшь, чибәр Эскамильо («Санкт-Петербург Опера»дан Владимир Целебровский), һичшиксез, отышлы күренде. Икенче составта Хозе ролен италия теноры Рагаа Эльди башкара.
Үзенең баритоны, горур кыяфәте белән Артур Исламов та операны бизәде. Ул инде менә берничә ел Казан театр сәхнәсендә җырлый. Хозега гашыйк булган авылдаш кызы Микаэланы Тукай премиясе лауреаты Гөлнора Гатина башкарды. Барлык персонажлардан ул үзенең нәфислеге, самимилеге, сафлыгы белән аерылып тора иде. Өченче акттагы ариясе дә искиткеч камил яңгырады: тавышы да, үзе дә нәкъ бәллүргә тиң. Әлеге роле, мөгаен, онытылмаслык булып истә калыр. Тамашачы да җырчынының һәр чыгышын җылы алкышлады.
«Кармен»ның яңа куелышында биюләргә дә урын күп бирелгән. Кармен үзе дә Хозе игътибарын биюе белән җәлеп итә. Өстәлдә чегән кызлары биюе дә, арияләр арасында испан колориты белән сугарылган балет та операны тагын да тулыландырды. Режиссеры итальян булгач, операда да итальян төсмере чагыла: ярсу, дәртле. Кочаклаулар, вульгар кагылып китүләр, үбешү мизгелләре дә күп.
«Кармен» операсының музыкасыннан, колоритыннан, фәлсәфәсеннән карап туеп булмас кебек. Кешелек өчен якын булган мәңгелек теманы күтәргән опера да, үзе дә мәңгелек. Бу мәңгелекне бер тапкыр булса да күрергә кирәк, әлбәттә. Мөмкинлек тудырылса...
Фотолар: Максим Платонов, Рәмис Нәҗмиев, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк