«Апуш» балалар студиясе премьераларын тамашачыларга тәкъдим итеп тора. «Московский» мәдәни үзәгендәге филиалында шөгыльләнүче балалар белән сәнгать җитәкчеләре, режиссёр Булат Гатауллин, «Апуш. Ярлыкагыл» спектаклен чыгарды. Пьесаның авторы – Гөлүсә Батталова.
«Апуш. Ярлыкагыл» Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп язылган. Гади итеп әйтсәк, «Исемдә калганнар»ның заманча укылышы. Спектакль дә заманча куелган. Хәзерге режиссёрларга хас кара сәхнә, кара киемнәр, караңгылык, яланаяклы актерлар... Үзен хоррор режиссёр итеп таныткан Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актёры Булат Гатауллинның үз режиссёр алымнары, русча әйтсәң, үз почеркы бар. Татар театры өчен үзенчәлекле, яңалык алып килүче дә ул. Апуш балалары белән эшләгәндә дә ул шуларга нигезләнгән.
Спектакль уенчык ат янында утырган, инде үсеп җиткән Апушның балачак хатирәләрен барлау белән башланып китә. Тукайның балачагы белән таныш булмаган татар юк инде ул. Ятимлек ачысы белән сугарылган ул. Менә шул ятимлек ачысын режиссёр хәзерге җәмгыятьтә популяр булган психологларның популяр алымы (тафтология өчен гафу итегез) белән ачкан – балачак куркулары, яралары, буллинг. Ул Тукайның әнисез калуы белән үк башланып китә. Шәрифә карчык янында калдырулары кульминацион ноктага җиткерелә. Психологик драма дип аталган спектакль үзен шушында ук аклый башлый. «Исемдә калганнар»дагы «Кадалмас әле килмешәк!» сүзләре спектакльдә баш миен бораулау дәрәҗәсенә җиткерелә. Шул ук вакытта Шәрифә карчыкның кешелексезлеге болай ук булмагандыр дигән каршылык туа. Тукай тормышының ул чорын кеше сүзләре буенча гына язганнар, диләр. Димәк, гайбәтнең көче зур. Ә бит Апушның әтисе Мөхәммәтгариф мулла булган. Дин көче булган ул заманда мулла малаена шуның кадәр явыз мөнәсәбәттә була алды микән карт кеше, дигән сорау туа... Күңелдән Шәрифә карчыкны яклап утырасың.

Апушның алты күгәрчен арасында бер чәүкә булуы да спектакльдә эмоциональ яктан нык көчәйтелеп бирелә – буллинг аша. (Сүз уңаеннан, балалар өчен язылган әсәрләрдә хәзер ул тема шулкадәр күп күтәрелә: моны инде профилактика итеп түгел, ә пропаганда итеп кабул итә башлыйсың. Балачактагы үпкә-рәнҗүләр турында артык күп сөйләшәбез түгелме?) Тукайның балачагындагы куркуы – көрәк икәненә акцент ясала. Сәхнәгә зур көрәк тотып чыгалар. Ул көрәк белән булган вакыйганы хәтерлисез инде.
Спектакль күбрәк вокал-хореографик әсәргә тартым. Бик күп хәрәкәт һәм җыр (җырлар фонограммада). Пластик спектакль дип әйтергә дә буладыр. Бер-берсен кабатламаган хәрәкәтләр ясый балалар. Режиссёрның осталыгы инде бу. Диалоглар, монологлар күп түгел, әмма шуннан да «Апуш»ның «Московский» балаларының теле татарча икәне аңлашыла. Акцент юк, авазлар чын татарча. Колак иркәләнә. Бу балалар, ул җәһәттән, «Апуш»ның табышы, димәк. Милләтнең киләчәге дип тә әйтик. Һәрхәлдә, 11–12 яшендә татар телендә сөйләшкән балалар, татар сәнгатенә-мәдәниятенә хезмәт итәргә китмәсә дә, үз гаиләсендә татар булып калачак.
Спектакльнең күңелле урыннары да юк түгел, мәсәлән, Кырлай малайлары белән ат саклаганда куркыныч хәлләр турында сөйләшү сәхнәсе. Шүрәлеләр, Су анасы, Кисекбашлар да Тукайның балачагыннан икән бит, үпкә-рәнҗүләр генә түгел. Спектакль буе Апуш әнисе белән сөйләшә. Ананың якты образы аны озата бара. Ятим балаларга хас гадәт, мөгаен. Әни белән бала бервакытта да, берничек тә аерыла алмый. Балалар караган спектакльдә әниләрне шулай күтәргән өчен авторларга рәхмәт. Сәхнәдә әледән-әле очып узган күбәләк тә балачакның якты хатирәләре булуына ишарәдер. Күбәләккә күбрәк күз төшә бит, сәхнәдәге караңгылыкка түгел. Спектакльнең Тукай шигырьләре белән үрелеп баруы да үзенә бер затлылык өсти.
Әлеге студиядә инде профессиональ сәхнәдә уйнаган бала да шөгыльләнә икән. Апушны уйнаган Сәйдәш Гарифҗанов Кариев театрының «Куркак батыр» әсәрендә уйный. Потенциалы зур, харизмасы көчле булган бик ягымлы егет чынлап та. Үзенә каратып кына тора. Спектакльдә ул Апуш ролендә уйнады. Дөрес, Апушны тагын өч бала уйнады – Рамай Вафин, Сөләйман Галиев, Солтан Гыйматдинов! Һәр тәрбиягә алынган җирдә – башка Апуш дип аңладым. Шәхсән миңа бабай – Сәгъди, хәзрәт рольләрен уйнаган Муса Исәнов, әни ролендәге Әминә Вәлиуллова аеруча ошады.


Гомумән, балалар барысы да булдырды. Алар куйган сәхнә әсәрләренең үзенчәлеге дә шунда: ясалмалылык юк – алар йөрәкләре аша уздырып уйныйлар. Бер Апушның (кызганыч, баланың исем-фамилиясен белмим) уен барышында чын күз яшьләре дә чыкты. Психологик драма үзе үк авыр жанр. Аны балаларның куеп чыгуы – искиткеч зур хезмәт. Репетиция вакытында ничек түзгәннәр икән болар, дип сокланып та утырасың. Әле бер тапкыр караганда да күңелдә авырлык та, буллинг күрсәтелгән сәхнәләрдә күңел кайтаргыч бер хис тә туа, Апушның «әни» дип кат-кат кабатлауларына (ятим баланың иң зур күңел җәрәхәте – әни сүзен әйтә алмау!) күздән яшьләр чыга... Ә бит кечкенә артистлар аны күпме тапкыр кабатлаган!
Ахырда балаларга бар зал, аяк өсте басып, кул чапты. 32 бала бу кичтә бик бәхетле иде. Беренчедән, алар үз потенциалларын ачалар, икенчедән – зур сәхнәдә уйныйлар, өченчедән – аларны бәялиләр. Шунысы өчен дә «Апуш»ның театр студиясе зур мәртәбәгә лаек. Балаларга – афәрин! Ә бу спектакль иҗат җимеше генә түгел, ә үзләрен ачу, булган киртәләрен җимерү өчен дә зур дәрес булгандыр, мөгаен. Балаларның пластикасы, әле ат булып кешнәүләре, әле бүре булып улаулары, төрле-төрле рольләрдә уйнаулары – зур тәҗрибә, әлбәттә. Психологик драма дип язылса да, җаннарны өшетә, хәтта шөбһә хисләре уяткан бу әсәрне психологик триллер дип тә әйтергә мөмкин.

Бала вакыттагы үпкә-рәнҗүләр чыныктырамы, дигән сорауга җавап эзли авторлар. Тукайның 27 ел гына яшәп тә гасырларга сузылган даһи булып калуы, тирән эчтәлекле шигырьләр язуына караганда, чыныктыра, дигән нәтиҗәгә киләсең. Бәлки, тормышлары барып чыкмавын балачак яраларына, әти-әнисенә сылтаган өлкәннәр өчен дә бу үзенә күрә бер җаваптыр. Үтемле җавап! Зарланып, бәлаләп яшәгәнче, Тукай кебек «Ярлыкагыл» дип, барысын да гафу итәргәдер.
Быел – Тукай елы. Шагыйрьнең тууына – 140 ел. Өлкәннәр бу елны каршыларга җыела алмый йөргәндә, балалар инде өлгерде. «Апуш» балалар студиясе Тукай елын башлап җибәрде. Гел шулай беренче булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк