Логотип
Театр

Апаста театр бәйрәме: Асия Хәйруллина исемендәге фестиваль старт ала!

Театр – милләтнең хәтерен, телен һәм рухын саклаучы иң көчле мәдәни күренешләрнең берсе. Асия Хәйруллина исемендәге фестиваль дә Апаста старт алып нәкъ менә шул кыйммәтләргә хезмәт итәчәк.

Быел Апас районында күренекле якташлары, Татарстанның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Асия Хәйруллина исемендәге I Идел аръягы халык театрлары фестивале узачак. Яңа мәдәни проект татар халык театрларын берләштереп кенә калмыйча, милли сәхнә сәнгатен үстерүгә, яшь буында театрга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә дә хезмәт итәчәк.

– Әлеге фестивальнең төп максаты – күренекле актриса Асия Хәйруллинаның исемен мәңгеләштерү, аның иҗади мирасын саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру, – дип билгеләп үтте Апас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова журналистлар белән очрашуда.

Быел Асия Хәйруллинаның тууына – 105 ел. Тагын бер истәлекле дата бар: Апас халык театрының оешуына 55 ел тула. Шушы ике юбилейны берләштереп, район җитәкчелеге һәм мәдәният хезмәткәрләре күренекле якташлары исемендәге театр фестивален башлап җибәрергә булган.

Милли театр традицияләрен саклау өчен

Асия Хәйруллина Апас районының Ясаклы Барыш авылында туып үсә. Ул татар театр сәнгатенә ярты гасырга якын гомерен багышлый, сәхнәдә тудырган онытылмас образлары, югары актерлык осталыгы һәм педагоглык эшчәнлеге белән татар мәдәниятендә тирән эз калдыра. Тукай исемендәге премиясе лауреаты булган актриса күп кенә яшь артистлар өчен остаз да була.

Оештыручылар фикеренчә, фестиваль бер шәхеснең исемен мәңгеләштерү белән генә чикләнми. Ул татар халык театрларын берләштерү, милли театр традицияләрен саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру өчен дә мөһим мәйдан булачак.

Театрларны берләштергән иҗади мәйдан

Фестивальдә Идел аръягы районнарыннан – Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Югары Ослан татар халык театрлары катнашачак. Шулай ук республика театрлары вәкилләре – Галиәгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә дәүләт драма театры артистлары һәм белгечләре дә катнашуы көтелә.

Фестиваль спектакльләр бәйгесе генә булмаячак. Программада иҗади лабораторияләр, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары, фикер алышулар, түгәрәк өстәлләр һәм осталык дәресләре дә каралган. Бу исә халык театрлары җитәкчеләренә, режиссёрларга һәм артистларга бер-берсеннән өйрәнү, иҗади элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль Идел аръягы театр коллективлары өчен үзенә күрә һөнәри үсеш мәктәбенә әверелергә тиеш.

Балаларга – сәхнә серләре

Фестивальнең иң әһәмиятле юнәлешләреннән берсе – балалар һәм яшьләр белән эшләү. Апаска республиканың танылган артистлары һәм режиссёрлары килеп, яшь театр сөючеләр өчен махсус осталык дәресләре үткәрәчәк.

– Балаларга текст белән эшләргә, образ тудырырга, үзләрен сәхнәдә иркен тотарга, сөйләм культурасын һәм тел байлыгын үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз, – ди Гөлүсә Галләмова.

Осталык дәресләрендә катнашучылар сәнгатьле сөйләм, дөрес дикция, сәхнә хәрәкәте, тамашачы белән аралашу серләренә өйрәнәчәк. Мондый очрашулар яшьләрдә иҗади фикерләүне үстерергә генә түгел, туган телгә һәм театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләргә дә ярдәм итәчәк.

Көз буе – спектакльләр, декабрьдә – йомгак

Фестиваль бер көнлек чара белән генә чикләнмәячәк. Район театрлары үзләренең иң яхшы спектакльләрен октябрь һәм ноябрь айларында Апас мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим итәчәк. Тамашачылар төрле коллективларның иҗаты белән таныша, режиссёрлык алымнарын һәм актерларның сәхнә осталыгын бәяли алачак.

Фестивальгә йомгак 10 декабрьдә, Апас халык театрының 55 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә ясалачак. Нәкъ менә шул көнне фестиваль җиңүчеләре билгеләнәчәк, катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак һәм театр бәйрәме тантаналы концерт белән тәмамланачак.

Яңа традициягә нигез

Театр – милләтнең хәтерен, телен һәм рухын саклаучы иң көчле мәдәни күренешләрнең берсе. Асия Хәйруллина исемендәге фестиваль дә Апаста старт алып нәкъ менә шул кыйммәтләргә хезмәт итәчәк. Ул халык театрларын берләштерүче иҗади мәйдан, яшь талантлар өчен осталык мәктәбе һәм татар театр сәнгатенең киләчәгенә хезмәт итүче матур традициягә әверелер дигән өмет зур.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар