Логотип
Театр

«Ал яулыклы язмышым»: төп геройларны уйнаган актерлар серләрен ача.

Театрның премьера узганнан соң матур традициясе барлыкка килде: спектакльне караган журналист, блогерларны җыеп, иртәнге чәй артында сөйләшәләр. Айдар Җаббаров, журналист халкы никадәр озак, кинәнеп сөйләвенә карамастан, барысын да сабыр итеп тыңлап, бәлки кызыклы фикерләрне мыегына чорнап та утырадыр. Без исә режиссерның, актерларның спектакль турында фикерләрен тыңлыйк. Шактый кызыклы детальләр сөйләде алар.

 

Тинчурин театры яңа сулыш алганнан соң дүртенче премьерасын чыгарды. Баш режиссер Айдар Җаббаров Чыңгыз Айтматовның «Ак яулыклы язмышым» әсәренә инсценировка язып сәхнәләштерде. Театрның премьера узганнан соң матур традициясе барлыкка килде: спектакльне караган журналист, блогерларны җыеп, иртәнге чәй артында сөйләшәләр. Айдар Җаббаров, журналист халкы никадәр озак, кинәнеп сөйләвенә карамастан, барысын да сабыр итеп тыңлап, бәлки кызыклы фикерләрне мыегына чорнап та утырадыр. Без исә режиссерның, актерларның спектакль турында фикерләрен тыңлыйк. Шактый кызыклы детальләр сөйләде алар.

Айдар Җаббаров: «Спектакльне команда белән эшләргә кирәк. Макетны күрмичә, инсценировканы яза алмыйм. Мин аны «кәгазьдәге спектакль» дип атыйм. Өстәл артында утырганда декорацияне, кайсы артистның нинди роль уйнаганын күзаллап язам. Репетицияләр җиңел бармады. Авыр барганына шатланам гына: димәк,  без яңа эш башкардык,  артистларның булган штамплары белән эшләмәдек. Иң мөһиме – артистларга да әйттем: бу спектакльне салкын борын белән куярга ярамый. Йөрәк аша үткәрергә кирәк иде. Минем уйлавымча, без эшне җиренә җиткердек. Йөрәктән чыкты бу спектакль. Әле кайбер өлешләрен эшләп бетерәсе бар. Барысы да үзебезнең кулда».

 

Зөлфәт Закиров (Ильяс ролен башкаручы): «Җиңел процесс булмады. Айдар Тәлгатович  белән дә озак эзләндек. Бер ярдан икенче ярга ыргылу да булды кайбер репетицияләрдә. Билгеле бер кагыйдәләре булса да, һәр чыккан спектакль беренче тапкыр уйнаган кебек.

Минем өчен иң зур һәм каты бәя тормыш иптәшемнән булгандыр. Без 2014 елдан бергә. Ул беренче көнне килеп карады, икенче көнне яшерен генә килеп караган да кайтып киткән. Мин спектакльдән соң кайттым, ишектән кердем дә, ул миңа сугып та җибәрде. Аптырап киттем. «Неужели шулай?» – дип, сораулы күзләрен төбәп тора миңа. Беренче көнне бер фикер дә әйтмәгән иде. Икенче көнне ул уйлап бетергән – менә шундый «сәлам» булды. Мин аны җүнсез кеше булганыма ышандырганмын булып чыга. «Күпме спектакльләреңне карап, минем беренче тапкыр сине юк итәсем килде. Мин син икәнеңне оныттым, башым белән аңлыйм, сез мине гипнозлап транска керттегез», – диде ул, соңыннан аңлашып сөйләшкәч. Мин үземнең иң якын кешемне ышандырганмын инде. Бу минем өчен бик зур бәя».

 

Гүзәл Галиуллина (Әсәл ролен башкаручы): «Әсәл турында «әнисе тоткан, аннан соң Ильяска ияреп киткән, аннан соң Байтимер очраган» дигән сүзләр белән килешмим. Ул бит үз теләге белән барысын да эшләде. Без, хатын-кызлар, кайвакыт берничек тә аңлатып, логика белән бәйләп булмый торган, хис белән генә сугарылган гамәлләр кылабыз. Бигрәк тә яшь чакта. Минемчә, ул бөтен кылган гамәлләрен мәхәббәт белән генә бәйли. Шул гына.

Репетиция вакытларында аның  язмышы белән каршылыкка да кердем. Әнисе бит яхшы вариант тапкан булгандыр. Кайсы ана кызына начар ир теләсен инде? Ә тормышта... Ильяс килеп гафу үтенсә, аның белән китәр идем дигән фикергә килдем. Ул баласы хакына Байтимер белән кала дип уйлыйм. Мин үзем Ильяска нәфрәт тоймыйм».

 

Рөстәм Гайзуллин (Байтимер ролен башкаручы): «Бу премьера шәхсән минем өчен бик дулкынландыргыч булды. Беренчедән, Айдар Тәлгатович белән беренче эшләп карау. Хезмәттәшләремнән ишеткән бар иде: «Яңа алымнар белән эшли», – дип. Ул алымнар белән эшли башлагач та: «Неужели мин шулкадәр булдыксыз актер инде?»  – дип уйлый башладым. Гади генә бурычны үти алмыйм дип уйландым. Йокыларым качты. Әйтәм бит, ике килога ябыктым. Миндә ул сизелми генә.

Рольгә килгәндә, мин үземне «читка»ларда Байтимер ролендә күз алдыма китереп утырдым. Әмма бер процент та ышанмадым аның миңа эләгәчәгенә. Чөнки миңа моңарчы йә көлдерә торган, йә тискәре образ бирәләр иде. Мондый образ миңа эләкмәс дип уйладым, әмма хыялда бар иде. «Миңа шул Җантай булыр инде, шундый образларны гына бирәләр инде», – дип уйладым. Ә күңелдә теге Байтимер утыра бит. Кайтып хатынга сөйлим: «Байтимер...» – дим. Мин инде Байтимер роле белән саташа ук башладым.

Рольләрне бүлү көне дә  бик тәмле һәм озак итеп сузылды. Шушы көн килеп җитте. Бүлә башлады. «Җантай – Айдар Фәтхрахманов», – диде. Җиңел сулап куйдым. Инде өметем калды. Карыйм, бөтен ир-ат рольләре әйтелеп чыкты, бер Байтимер һәм мин генә калдым. Һәм мин шул мизгелдә, Айдар Тәлгатович, шундый бәхетле актер идем! Бу шулкадәр рәхәт премьера булды, бигрәк тә кайтавазлары булгач...»

Фотолар: театрның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар