Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Йөзьяшәр әниебез

Эш көне тәмамланганын көтеп, котельныйда сөт өсте белән мич бәрәңгесе ашап утырам. Бер заман  кызу, тәвәккәл бер егет килеп керде. «Анализ алучы юкмы әллә?» – ди. Елаур дигән авылдан сөт машинасы белән килгән икән.  Шул арада: «Кая, бәрәңгең тәмле микән?» – дип, кулымнан тартып алды, каймак белән тагын да тәмлерәктер әле дип, анысын да эчеп җибәрде. Бу нинди хәл инде дип, шаккатып карап торам моңа...

Эш көне тәмамланганын көтеп, котельныйда сөт өсте белән мич бәрәңгесе ашап утырам. Берзаман  кызу, тәвәккәл бер егет килеп керде. «Анализ алучы юкмы әллә?» – ди. Елаур дигән авылдан сөт машинасы белән килгән икән.  Шул арада: «Кая, бәрәңгең тәмле микән?» – дип, кулымнан тартып алды, каймак белән тагын да тәмлерәктер әле, дип, анысын да эчеп җибәрде. Бу нинди хәл инде дип, шаккатып карап торам моңа...

Аксубай районы Иске Ибрай авылында туганмын мин. Анда озак яшәмәгәнбез, әни, ялгыз калгач, мине алып Пермь якларына – Губаха дигән шәһәргә киткән. Әтине 1943 елда 16-17 яшендә үк гаскәрләрне тулыландыру өчен сугышка алганнар. Бала гына булган инде... Сугыштан бер аяксыз кайткан. Әни белән өйләнешкәннәр. Тик 1949 елда сугыш яраларыннан госпитальдә үлеп киткән... Әтине күмәргә нишләптер бер туганы да килмәгән. Әни дә бара алмаган, мин кечкенә бит... Бабай да Бохарада белем алган, укымышлы булган югыйсә. Нигә бармады икән дип әле дә баш ватам. Шул сәбәпләр аркасында әтинең каберен гомерем буе эзләдем, кая күмелгәнен дә белми идек. Казанның Арча зиратында туганнар каберлегендә җирләнгән дип таптык...

Әнием икенче кешегә кияүгә чыкты. Мин алтынчы классны тәмамлагач, Губахадан яңадан туган авылга әйләнеп кайттык. Рус мәктәбен татар мәктәбенә алыштырудан укуыма бер кимчелек тә килмәде. Бик тырыш булып үстем мин. Укытучылар минем өчен бәхәсләшәләр иде хәтта: математика буенча да, татар теле буенча да миндә үз дәвамчыларын күрделәр. Минем аркада беркемгә сүз тимәсен дип, тырышып укыдым. Укып бетереп, кая керергә икән дип хәл иткәндә, үги әтинең карары нык иде – эшләп ашасын, дигән...

 Бөгелмәнең технологик техникумы сезонлы эшләр курсларына укучылар җыйганын ишетеп, шунда киттем. Укуны тәмамлагач, Норлатта май заводында эшли башладым. Ярдәмче итеп алганнар иде, тиз арада химик, аннары баш химик итеп билгеләделәр. Үземә дә ошый башлады монда эшләү. Биляр-Озеро авылы якларында зур сепаратор ноктасы ачулары турында хәбәр килеп ирешүгә, 17 яшемдә мине шунда мөдир итеп билгеләделәр. Бик тәвәккәл кыз булганмын, күрәсең. Язмышым да шунда көткән икән.

 Ходайның «Амин!» дигән бер көнендә мин эшләгән үзәккә килеп, кулдан бәрәңгемне тартып алып ашаган егет – Рифкать иде. «Әйттеләр аны миңа, бер матур кыз килгән, ашыксаң, эләктереп каласың дип», – ди үзе. Соңрак белдем, минем турында кияүләре кайтып сөйләгән булган. 
Шул көннән алып күземне ачсам да, йомсам да каршымда Рифкать булды. Бер апада фатирда тора идем. Мин иртән уянып чыкканчы инде безнең баскыч төбендә көтеп утыра Рифкать. Ни арада авылына кайтып килергә өлгергәндер. Рифкать сөт ташуда эшли башлагач, колхозлары сөт тапшыру буенча алга чыкты. 

Рифкатьнең фамилиясе – Дирзизов. Бер дә ишеткән фамилия түгел. Минем өчен кайгыртучы кеше булмагач, һәрвакыт барысына да үзем төшенергә тырыштым. Бу татар фамилиясе микән дип, китаплардан да эзләп карадым. Туктале, мин әйтәм, боларның авылына барып чыгыйм. Мөдир булгач, эштән авыллардагы фермаларга йөрергә кушалар лабаса. Барып күрдем, фермалары бик чиста. Сыер савучы хатын-кызлар савымны тәмамлыйлар да, ул да булмый, урманнан кура җиләге җыеп чыгалар, мине дә сыйлыйлар. Рифкать әйтә: «Болай булмас, өйгә кайтып чәй эчеп килим әле», – ди. «Кура җиләге ашагач, мин дә чәйдән баш тартмас идем», – дим. Рифкать бик шатланды. Ияреп киттем шулай.  

Алар яшәгән Берлек авылына өч-дүрт чакрым тирәсе бардык. Матур гына йорт, хәлле кешеләр яшәгәне күренеп тора. Әнисе Миңнегаян апа – үз кадерен белә торган горур гына бер хатын кебек тоелды. Керосинка кабызып җибәрде, тәбә пешереп алды, самавыр гөжләтте, чыжлый-чыжлый  кайный. Ә караватта бик мөлаем, игътибарлы әби утыра. Әнинең әнисе – Нурдидә әбиебез иде ул. Ялгызы яшәгәч, аны үзләренә алып кайтканнар икән. Янына барып утырып, хәлләрен сораштым. Әнә шул бер сүз кушуымнан әбигә тәмам гашыйк булдым. Аяклары йөрмәгән әбием миңа шулкадәр куанды, үзе дә бик ихлас. Сүзе – сүз! Үзе бик төпле, гыйлемле. Рифкатем – аның иң яраткан оныгы икән. Шуңа күрә без дә әбигә карата аерым игътибарда яшәдек. 

Рифкатьнең бик матур, гыйлемле, тәрбияле гаиләдән булуына инандым, күңелгә җылы керде. Бер көнне ул минем әниләрнең кайда яшәгәне белән кызыксынды. Сорарга барырга җыеналар икән. Никахны Рифкатьләрдә укыттык, әни үзе генә килде... Ул көнне обедка кадәр эшләдем дә әле. Бу йортка килен булып килгәндә үк үз урынымны билгеләп бардым. Мин – килен. Татар килене нинди булырга тиешлеген мин инде әдәби әсәрләрдән дә укып беләм. Вазыйфаларымны да әйтеп куйдылар. Иртән торып таба ашы пешерүче дә, ипи салучы да мин булачак идем. Авырсынмадым. Зур, тату гаиләгә киләм бит. Моның никадәр зур җаваплылык та, бәхет тә икәнен аңлап килдем. Сезон тәмамлангач, эштән киттем. Чөнки иртән китеп, кич кенә кайтып йөргән килен йортта нинди хезмәт күрсәтә алсын? 

 Кунакка бик йөрешәләр иде әниләр. Дини бәйрәмнәр, изге көннәр, авыз ачтыру, корбан ашлары, кунак җыю кебек мәҗлесләр уздыра идек. Әти белән әни китеп бер көн тордылармы, мин инде ипи салам. Беләм – иртәгәсе көнне кунаклар безгә киләчәк. Әзерләнәбез! Иркен булсын өчен өйдән бөтен әйберне чыгарып бетерәбез, урын әзерлибез, идәнгә суккан паласлар җәябез. Башта ике табын бабайлар җыябыз. Ике бәлеш, ике табак аш әзерлим. Бабайлар киткәч, тагын өч табын – утыз әби сыярлык табын хәстәрлибез. Өстәлгә яңадан өч бәлеш чыгарабыз. Аның өчен бабайлар бәлеше пешкәч тиз генә яңадан мичкә ягып җибәрәм, яңа бәлешләр салам. Боларның барысын да берүзем әзерлим бит! Токмачларны алдан бишәр җәем ясап кисеп куям. Ипиләрне дә үзем ясаган чүпрәдән куям әле!

Ипине әни бер генә мәртәбә салып күрсәтте. Бик игътибар белән карадым да, икенчесендә үзем башкардым. Башта камырдан курка идем. Кичтән изәсең, ә иртән бераз әчегән кебек була. Кыш көне бер ысул уйлап таптым. Уянам да, камырны карыйм. Ачырак булса, бер савыт яңа яуган карны пыфылдап утырган камырга салып, бутап куям. Ул бер хикмәт була икән – кәрәз кебек! И баш вата әбиләрем! Нишләтә бу килен бу камырны?! «Яңартадыр, сөт саладыр», – дип фаразлап карыйлар. Бернишләтмим, дим, сер бирмим. Мондый аш уздырулар – үзе бер тәрбия булган. Ашта илле кул күтәрелеп дога кыла, рәхмәт әйтә иде. Бүгенге көнемнең муллыгы, бәхете шул догаларның кабул булуыдыр, мөгаен... Алар берсе дә буш китмәгән. 

 Әниләр кунакка киткәндә, Нурдидә әби янында мин генә калам. Рифкать көне буе эштә. Өй бушап калгач, әби: «Өйдә кеше бармы?» – дип сорый. Бар, әби, бар, дим. «Үзең генәме?» – ди. Үзем генә, дим... Янына чакырып, кеше юк чагында миңа тегене әйтеп кала, моны әйтеп кала. Ул тышка йөрмәгәч, аны да карый идем. Гел рәхмәт укып торды инде. Бервакыт кунакка китеп озаграк тордылар, әби авырый башлады. Эш күп, әби үлеп китмәсен дип куркам үзем. Аны сакларга әбинең туганнарын чакырам – йортта тагын биш олы кеше дигән сүз! Зинһар, китмәгез дип кенә торам аларга. Көнгә биш тапкыр намаз укыйлар, тәһарәт алган саен су салып торам. Иртән аларны сыйларга таба ашы пешерәм: йә коймак, йә җәймә. Күмер самавырын көйрәтеп, чәйләр ясап эчерәм. Балалар да бар. Хәзер үземнең дә исем китә – ничекләр өлгердем икән? 

Нурдидә әбиебез бөтен нәсел-нәсәбен миңа сөйләп калдырды. Исемдә калсын өчен һәркемнең язмышын, тормыш юлын сеңдереп, мисаллар белән сөйли иде. «Хәтерләп кал, кызым, белергә кирәк», – дип өйрәтте. «Кара аны, мин үлгәч, суга зират яныннан узасың, барганыңны да, кайтканыңны да карап торырмын, сәлам биреп уз», – дия иде. Аның бердәнбер фотосурәте миндә саклана, берсенә дә бирмим... 
Чыгышлары белән Чулпан авылыннан икән бу нәсел. Дирзизов фамилиясе «җир җиз» сүзләреннән алынган. Революциядән соң 30 нчы елларда Берлек авылына күченеп килгәннәр. Аларның тегермәннәре булган, тары тышын салдыра торган җайланма уйлап табып, шуның белән эшләгәннәр. Халыкка он да ясаганнар. Шуның аркасында тормышлары да әйбәт, дәрәҗәләре дә югары булган. Миннегаян әни Йосыф әтигә килен булып төшкәндә ул йортта инде аның туганы олы килен булган. Чит кешеләрне кертмәгәннәр дә нәселгә. Өченче киленне күршедән генә алып чыккан энеләре. Әнине кияүгә алганда Йосыф әти, Җирҗиз бабай үз куллары белән ясаган сандыкка тутырып, мәһәр илткән. Нәрсә генә булмаган ул сандыкта! Тун, чуар киез итекләр, зур мамык шәл, күлмәкләр... Сандыкны әле дә күз карасыдай саклап тотам! 

Елга бер мәртәбә Йосыф әти кыш көне Казанга базарга барып, сату итеп, балаларга кирәк-яракны ала торган булган. Бик эшлекле кеше булган ул яшьтән. Үз әтиемне белмәгәч, минем өчен бик якын булды! Тормыш зилзиләсе әтине Донбасс якларына шахта эшенә дә алып китә. Шул көннәрне искә алып, болай дип сөйли иде: «И Раббым, каберем шушы икән, дип шаккаттым. Төшәбез дә төшәбез... Куркыныч. Тирә-якта сулыш алырлык урын да юк, чүкеч белән күмер чүкисең. Аллаһтан ярдәм сорап, шунда бер почмакта намаз укыйм. Раббым, ярдәм ит дип сорыйм. Икенче көнне яңадан алып киттеләр. Юл буе теләп барам –  төшәсе килми бит җир астына. Барсак, аска төшәсе җирдә халык җыелган. Кешеләрне төшереп-менгереп торучы корылма ватылган. Җитәкчелек тә шунда.  Һич кенә дә җаен тапмыйлар, ясый алмыйлар. Карап торам мин бу җайланмага, фикер йөртәм... Башны да бормыйча күз белән генә күзәтәм, өйрәнәм... Инженерлар ашыгалар, борчылалар, эш берничә сәгатькә тукталды. Кеше сыегайгач, җаваплы кешесе янына барып: «Ваше благарудие, мужны мин ясап карыйм?» – дип әйттем. Сөзеп кенә карады да миңа, рөхсәт бирде. Мин дә хәйләкәр, шундук төзәтеп куйсам да ярамас иде. Тегеләй әйләндерәм, болай әйләндерәм җайланманы... Ясадым мин моны. Кабыздым, эшләп китте. Җитәкчесе йөгерә-йөгерә килеп кулымны кысты. Эшләтеп, сынап карадылар, эшли бит. Мине үзе белән алып китте дә, сменный механик итеп куйды. Башка  җир астына төшмәссең, дигәч, елап җибәрмичә чак тыелып калдым». 

Тормыш сынаулары күргән, Аллаһка инанган, диндар әтиебез: «Балалар, догаларыгызны әйтегез, сорагыз, без барыбыз да Аллаһ коллары», – дип еш әйтә иде безгә.  Кулыннан эш килгән кеше беркайда да югалып калмый икән... Әти алтын куллы иде безнең. Бер намазын да,  уразасын да калдырганы булмады. Ә тавышы – искиткеч! Матур итеп азан әйтеп җибәрә дә, әни белән икесе бергә намаз укыйлар. Балаларны карашырга бик булышты әти. «Үзем карыйм», – дип кенә торды. Оныкларын мөнәҗәтләр укып йоклата иде. Бала йоклаган булып ята да, бабасы намаз укырга дип урыныннан кузгалуга аны кабатлап, мөнәҗәтне сузып җибәрә. «И-и-и, йокламадыңмыни әле син?» – дип аптыраган була бабасы.

Берлек авылында мәктәпне япкач, балалар белән яшәргә уңайрак урын эзләп Биектау районында урнашкан Күлле бистәсенә килеп урнаштык. Юлыбызда яхшы кешеләр очрап, һәрьяклап ярдәм иттеләр. Салынып бетмәгән булса да, яшәргә йорт бирделәр. Аның бер бүлмәсен җиткереп, кышны чыктык, әти белән әнине алып килә алмадык. Аннары икенче җәйгә йортны тулысынча җиткереп, кышка аларны да алып килдек. Бик көткәннәр, чакырмаслар дип борчылганнар да инде... Алырга кайткач: «Мин Асиядән башка яши алмыйм», – дип елап та алды әни. 

Кырык елдан артык бергә гомер иткән кайнанам Миңнегаян әнием үзе дә, минем кебек, әбинең бердәнбер кызы икән. Бик кадерле бала булып үскән ул. «Мин авылда бер Миңнегаян!» дип әйтә торган иде. Ирем Рифкать сугыш башланыр алдыннан туган. Яшь баласы булгач, окоп та казымаган, урман да кисмәгән әни. «Рифкатем саклады мине», – дип, еш искә төшерә иде ул көннәрне. Сыерлары да әти сугыштан кайткач кына үлгән. Ач та, ялангач та булмадык, дип, куанып сөйли иде әни. Әти кайткач, күрше авылдан бер апаны бала карарга яллыйлар хәтта. Менә шулай матур яшәгән алар. Әни һәрвакыт кадер-хөрмәттә булган.

Матур яшәр өчен олы кешедән җылы сүзне кызганмаска, киң күңелле булырга кирәк. Килен булырга беркая укытмыйлар, диплом да бирмиләр. Әйбәт килен булырга, аннары кайнана булырга бары тик гаилә тәрбиясе аша гына өйрәнеп була. Һәр кеше үз урынын белсә генә, килен белән кайнана арасында татулык була. Мин үз урынымны һәрвакыт белдем. Гел әнинең күңелен күрергә тырыштым. Кунакка барганда  яулыгын да күлмәгенә туры китереп бәйләтә идем. Матур киенеп йөрергә үзе дә яратты ул. Олыгайгач та, чәй эчәргә дә брошкаларына кадәр тагып чыга иде. Мин аннан бер эш тә эшләтмәдем дисәм дә, гөнаһ булмас. Кызыма күлмәк тегеп киертәм, әни күреп аптырый. Оекбашлар бәйләргә өйрәндем, әни тагын гаҗәпләнә. «Каян өйрәндең боларны?» – дип сорый. Тегә дә беләсең, пешерә дә беләсең, кем өйрәтте, ди. «Әни, сездән күрдем», – дигән булам, күңеле булсын, дим. Мин килен булып төшкәннән бирле үзем пешерәм, бу эшләргә әнидән өйрәнмәдем югыйсә. «Миннән булмас индә лә...» – ди әни үзе дә. Үзе аннары кешегә мактый мине.  Чиста, пөхтә, укымышлы иде әни. Үпкәләгән чагын бер дә хәтерләмим. 

Сүзгә килмәдек әни белән. Киленнәре турында сүз ишеттермәсеннәр дип, барган җирдә озак тормыйм, эштән йөгерә-йөгерә кайтам. Киткәндә әйтеп китәм, кайтканны хәбәр итәм. Ашарларына әзерләп куям. Үземә ничек кенә авыр булса да, аларны кадер-хөрмәттән өзмәдем. Аерылмас булып, энә белән җеп кебек зур мәҗлесләргә дә икәү бергә йөрдек әни белән. Абыстай Коръәнне китаптан укый, әни яттан тикшереп бара. Абыстай туктап калган җирләрдә әкрен генә, кеше сизмәслек итеп дөресләп җибәрә. 90 яшь иде аңа ул вакытта. 

88 яшендә бик нык авырый башлады әни. Табибларга мөрәҗәгать иттек. Дәвалау билгеләде, беренче уколны ясап та күрсәтте табибыбыз. Ләкин бу уколны ясавы авыр, кем ясар икән, ди. «Үзем ясыйм!» – дидем. Шуннан соң унике ел яшәде әле әни. Тергезеп, Аллаһның рәхмәте белән 100 яшькә җиткердек. 10 ноябрьдә иде аның туган көне. «Безнең әни милиция көнендә туган бит ул! Бик гадел, туры сүзле кеше ул, шулай бит, әни?» – дип, дәртләндереп җибәрәм. «Шулайдыр шул», – ди, үзе куана. Балалар да әби-бабай белән үстеләр бит, бу да зур байлык. Минем мөнәсәбәтне дә күрде алар.  Шигырь конкурсына оныгым Алмаз дәү әбисе турында шигырь дә язды әле. «Миңа – 10, әбигә – 100, Казаныбызга 1000 ел», дип.  

Әнинең йөз яшьлек юбилее узды. Авырый башлагач, кызларын чакырдык. «Әни, күзеңне бер генә ачып кара әле, кызларың килгән, менә ничек матурлар!» – дим. Өч кызы каршында басып тора. «Дүртенчесе кая?» – дип сорап куйды әни. Апалар бер-берсенә карап куялар, әни саташа бугай дип уйлыйлар. «Әни, без өчәү генә бит», – диләр. «Ю-у-ук», – дип сузды. Ә мин әнинең баш ягында басып торам. «Кемне әйтәсең, әни?» – дип сорыйм иелеп. Кулын теземә куйды да, әкрен генә: «Нинди генә вакыт булса да, беркайчан үзегездән калдырмагыз, игътибарсыз итмәгез. Мин сезнең белән бик аз тордым, чыгып киттегез. 40 елдан артык яшәгән кечкенә кызым бу минем»,  – диде әни кызларына минем турында. Мәңге риза-бәхил, балаларыгыз бәхетле булсын, Аллаһ бәхеттән аермасын дип теләп ятты. Тел белән әйтмәсә дә, ике кулы белән битен сыпыра иде – фикерен булса да шулай раслаган бит ул... Йөз яшьлек кешенең күңеле шулкадәр матур була – догалы, саф! Әнинең шундый күркәм олы яшен күрергә насыйп булды безгә. Бу – үзе бер хикмәт...


Асия ДИРЗИЗОВА.
 Биектау районы, Күлле бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Асия апа бик тә кызык иттереп язган.Шунысы күңелле бу кешеләрне барысын да хәтерлим.

    Хәзер укыйлар