Эш көне тәмамланганын көтеп, котельныйда сөт өсте белән мич бәрәңгесе ашап утырам. Бер заман кызу, тәвәккәл бер егет килеп керде. «Анализ алучы юкмы әллә?» – ди. Елаур дигән авылдан сөт машинасы белән килгән икән. Шул арада: «Кая, бәрәңгең тәмле микән?» – дип, кулымнан тартып алды, каймак белән тагын да тәмлерәктер әле дип, анысын да эчеп җибәрде. Бу нинди хәл инде дип, шаккатып карап торам моңа...