Беренче очрашуда ук Маратларның бөтен туганнары, бала-чагасы белән уртак тел таптым. Сеңлесе Эльвира белән дуслашып та киттек шуннан. «Резидә кызыбызның урынына килеп кердең син безнең гаиләгә», – дип әйтә иде әни.
Кияүгә чыкканда төп йортта каласы килен икәнемне белеп килдем. Марат белән очрашып йөри башлагач ук мине үзләренә кунакка чакырды. Әле вакыты нинди диген! Иртәгесе көнне Коръән укыталар икән. Бөтен кеше шуның белән мәшгуль. Мин дә аптырап тормадым, булдыра алганча бөтен эшләрендә булыштым. «Прастуй» кешеләр алар. Андыйлар белән уртак тел табу да җиңел. Чит кеше дип уйламады да алар мине. Эшнең рәтен белгәнмендер инде, күрәсең. Беренче очрашуда ук Маратларның бөтен туганнары, бала-чагасы белән уртак тел таптым. Сеңлесе Эльвира белән дуслашып та киттек шуннан. «Резидә кызыбызның урынына килеп кердең син безнең гаиләгә», – дип әйтә иде әни.
Тәтеш районы Әтрәч авылыннан мин. Апаста кибеттә сатучы идем ул чакта. Кибет хуҗалары – Танай-Турай авылыннан. Апаста эшлим, ә үзем Турайда бер әбидә фатирда торам. Клубка чыккач таныштык Марат белән. Миңа ул вакытта 19 яшь кенә иде. Ә Марат инде армиядән кайткан егет. Гаиләләрен дә яхшы яктан гына белә идем. Маратлар гаиләдә дүрт бала үскән. Ләкин олы апасы Резидә, 9 яшендә велосипедтан уңайсыз егылып, фаҗигале төстә вафат булган. Туасы энесен бик көтеп алган булган ул. Марат исемен ул сорап куштырган. Соңыннан Марат үз кызыбызга апасының исемен куштырды.
Әни фермадан эштән кайтып килгәндә мине беренче тапкыр аңа кече кызы Эльвира күрсәткән. «Әнә, Маратның очрашып йөри торган кызы», – дигән. Матур кыз икән, дип бәя биргән әни.
Кайнанам Фәнилә исемле. Ташкент шәһәрендә аларның туганы яшәгән, укырга керергә әнине үз янына чакырган. Шунда әтиебез Марс белән танышалар. Гашыйк булган кыз бала укуын да оныта инде, әлбәттә. Эшкә урнаша, өйләнешәләр, эштән әтигә фатир бирәләр. Әтинең авылда калган энесе Радик абый Казанда укырга кергәч, әни берүзе кала, энемне укытырга кирәк, дип, әти белән әни Татарстанга әйләнеп кайтырга хәл итәләр.
Хәзер йортыбыз торган нигездә элек байлар яшәгән. Күченеп кайткач, барысын да өр-яңадан төзи әти белән әни, чөнки байлар йорты инде йөз еллык булган. Күршеләр бер сандык байлар яшереп калдырган әйберләр дә тапканнар, дип сөйлиләр. «Без казып-казып карыйбыз, беркаян да чыкмый алтын», – дип көлә әни. Кайнатаның дәү әтисе Минһаҗ бабай хаҗга җәяү барып кайткан! Кайда җәяүләп, кайда атка утырып, юлчыларга ияреп йөреп кайткан шулай. Хаҗдан алып кайткан бик матур чынаяклар әле дә саклана бездә.
Марат – гаиләдә генә түгел, нәселләрендә бердәнбер малай. Фәнилә әни: «Килен килсә, чыдый алмам. Кеше эшләгәнне яратмыйм», – дип әйтә торган булган. Ул моны үзе хәтерләми дә. Бергә эшләгән хезмәттәшләре мин килен булып килгәннән соң шулай дип исенә төшерәләр иде. Инде кияүгә чыкканнан соң урамда: «Ничек яшисең кайнанаң белән? Усал бит ул», – дип әйтүчеләр дә булды. Андыйларга: «Безнең әни алтын ул!» – дип әйтүдән ары җавабым юк! Чорсыз усал кешеләр була, алар – икенче. Усаллыгы булса да, гадел усал ул безнең әни!
«Без икебез дә чит бу авылда», – дип шаярта әни үзе белән минем турыда. Ул да чыгышы белән Танай-Турай кызы түгел, Башкортсан кызы. Марс әтинең дә бөтен туганнарын диярлек раскулачивать итеп бетергәннәр, яклаучылары булмаган аларның. Әнигә үз-үзен яклап яшәргә туры килгәндер. Шуңа усал исемен күтәргән дә инде ул. «Усал булып килмәдем, бик әйбәт килен булып килдем», – дип көлә әни. «Яшь чакта егетләр озатып кайтса, аларны кыйнап, кереп кача идем», – дип тә сөйли әле ул. «Кемгә генә кияүгә чыгарсың да, кем белән торырсың инде мондый холкың белән, карарбыз инде», – дия торган булган егетләр дә.
Әни үз балаларына да әтигә караганда кырысрак булган. Шунсыз мөмкин түгелдер. Балаларны кем күбрәк карый, шул таләпчәнрәк инде. Марс әти кыш көннәрендә Мари якларында урман кисеп йөргән, балалар әни тәрбиясендә калган. Эльвира апа студент чакларын искә алып сөйли: «Клуб йортыбызның каршында гына урнашкан. Клубның уты сүнүе була, каршы якта әнинең капка төбенә чыгып басуы була. Кунакка кайткан дус кызларымны да егетләр озата алмыйлар иде». Күренмәсәләр, «кайтыгы-ы-ыз!» дип кычкыра торган булган әле. Хәзер Эльвира апа әйтә, балалар үскәч үзем дә әнинең копиясе булдым, ди.
Кешене һәрвакыт эше буенча бәяли әни. Һәр эшнең рәте була, ди ул. Үзенә ошарлык итеп эшләмәгән кешеләрне бөтенләй кабул итә алмый. Каз йолкырга дәшеп, эшләгәннәрен ошатмаса, икенче юлы дәшеп тә тормый, үзе эшләп куя торган булган.
Берәр эшкә тотыныр алдыннан да әни бу турыда, күңеленнән генә уйлап, әйтми йөри. Аннары, мин әйткәннән соң: «Мин дә нәкъ шулай уйлаган идем бит», – дип аптырый. Шулай уйларыбыз да бер ноктада кисешә. Бер-берсенә бик туры килгән сирәк ир белән хатын арасында гына була мондый мөнәсәбәтләр. Ә без әни белән шулай бер үк әйберләр турында бертөрле уйлыйбыз. Үзебезнең дә исебез китә моңа!
Күп эшне әни белән бергә өйрәндем. «Үзе эшкә иренмәгән кешене өйрәтүнең берние юк», – ди әни. Мин иренми идем шул. Пешерергә дә, төшерергә дә... Әни исән-сау чагында ризык әзерләү әле дә аның өстендә. Кош-корт, терлек күп тотабыз. Тышта да эшегез бетми, монысын булса да мин эшлим, дип әйтә. Бик тәмле пешерә ул. Кайбер «фирменный» ризыкларын инде миңа ышанып тапшыра. Мәсәлән, элек әни пешерә торган бик тәмле кош телен хәзер мин пешерәм инде, аның рецепты буенча әзерлим, әни канәгать кала.
Әни безне гел өйрәтеп яши. Төртеп күрсәтеп, ачуланып өйрәтү була. Әни кебек, зирәк өйрәтү була. Һәр киңәше тормышчан һәм дөрес булып чыга аның. Бөтен әйберне бергәләп җыелышып хәл итәбез. «Беркем дә ялгышмыйча яшәми, шулай ялгыша-ялгыша өйрәнәсең», – ди әни. Шуңа күрә болай эшлә, тегеләй эшлә, алай барып чыкмый, дип әйтми. «Килеп чыкмаса, икенче алай эшләмәссең», – ди.
26 ел яшибез әни белән. Бик тиз үтте ул гомер. Маратның апалары белән бик дус мин. «Бергә җыелсагыз, мин дә калмыйм, бабай да калмый, Маратка да эләгә – бөтен нәрсәне сөйләшәсез», – дип көлә әни. Өчебез дә бертөсле каралар без. Белмәгән кеше Эльвира апа белән безне апалы-сеңелле дип уйлый хәтта.
Әни эш куша торган кеше түгел, үзе тотынып эшли башлый. Чисталык, пөхтәлек ярата. Нинди эш эшләсәк тә, иң беренче ул чыгып утыра. Әни, бар керә тор, эш бетә инде, дип әйтсәм дә: «Юк, сезнең белән генә керәм», – дип, эш бетмичә кузгалмый. Мин дә аны кабатлап яшим. Каз суйганда да әничә эшлибез. Казны Марат чала, хәрам йоннарын алам, канатларын сындырам. Казанга батырып алып, әйбәтләп сөртеп әнигә бирәм. Былтыр 150 казны икебез йолкып бетердек. Шуның өстенә 100 үрдәк йолкыдык. Бер елга меңгә якын бройлер тавыгы йолкып, эшкәртеп саттык. Сыйфатлы, чиста эшләгәч, алдан заказ биреп алып китеп торалар. Эштән киткәнемә дә бер генә ай әле. Эшне дә, йорт-хуҗалыкны да бергә алып бардык. Кош-корт өстенә эре терлек асрыйбыз, һәр көн 40–50 килограмм корт ясыйбыз, ат ите, аннан казылык, колбаса ясап сатабыз. Сөт-май ише әйберләр дә әзерлибез. Сыерларыбыз гына да җидәү. Бер айлык бибиләрне әни саклап үстерә. Без йорт-хуҗалык эшләрен эшлибез, ә йортта әни хуҗа. Резидә кызыбыз Апаста гына яши. Ул да атлар белән мавыга. Ат итенең нинди төрен генә ясамый. Сөяк шулпасына кадәр кайнатып сата. Аны да без кайнатабыз – әни белән кәстрүл яныннан китмибез. Аның янында сөт тә, корт та кайный бит әле! «Калган сөягеннән он гына ясаттыра күрмәсен инде», – дип көләбез әни белән. Сарык итеннән шашлыклар ясап, Мәскәүгә кадәр җибәрә Резидә.
Бик авыр вакыт та булды әле безнең гаиләдә. Маратның башына тай типте. Йөзенә бик зур зыян килде, тешләре төште. Операцияләр ясап, аны бик озак дәваладык, тәрбияләдек. Хәзер, шөкер, барысы да артта калды. Марат исән-имин дәваланып чыкты. Үзенең хәтере бу куркыныч мизгелне саклап калдырмаган. Шуңа күрә дәваланып чыккач та яңадан атлар алып кайтты әле. Марат, гомумән, курку белмәс кеше. Утка да, суга да керә. Белмәгән эше юк. Үз хуҗалыгында да эш тавык чүпләп бетерә торган түгел, ел саен Корбан гаетенә Казанга барып, корбан чала. Иң күп корбанны Марат чала!
Мин үзем дәү әни белән үсмәдем. Ә безнең балалар бу яктан бик бәхетле. Өчесен дә ул укытты, дәресләрен карашты, бөтен киемнәрен юып, үтүкләп әзерләп куя иде. Резидә белән Саматны аркасына атландырып бакчага илтә, алып кайта иде. Көйләп, яннарында йөгереп кенә йөри! Үз балаларыма андый игътибар бирә алмадым, дип, оныкларын рәхәтләнеп карый ул. Өчесе дә дәү әниләре белән йоклады алар. Саматны укырга барырга иркәләп, алдына утыртып чәбәкләп кенә уята иде. Уянып, курыкмасын дип, шулай эшли. Аннары икенче каттан төшәләр, Самат киенергә чыгып баскач, әни аның тирәсендә чабып йөри: галстугын такканмы, аяк киемендә тузан юкмы, баулары бәйләнгәнме... Самат быел КФУның юридик факультетына укырга керде. Дәү әнисе өйрәткән догалар белән Резидә конкурсларда катнашты әле. Самат сигезенче сыйныфта гына үзе укый башлады, аңарчы дәү әнисе ярдәм итә иде. Төпчегебез Сәйдә дә әбисе тәрбиясендә. Анысы инде икенче буын баласы кебек, чаярак та. Алай да, дәү әнисе көен таба аның. Өйгә бирелгән дәресләрен бергәләп эшлиләр.
Резидә кызыбыз эшкә бик уңган. Дәү әнисеннән күрептер инде, эшнең рәтен белеп эшли. Әле генә арты белән басып тора иде, ни арада эшләп куя бу, дип шакката аның өлгерлегенә әни. Табынны искиткеч матур итеп тиз генә әзерләп куя. Кунак килергә генә түгел, безне дә шулай матур әзерләп ашата. Әтисе өчен аеруча тырыша. Әти кызы инде ул. Ир-ат эшеннән дә куркып тормый, бергә эшлиләр. Болар барысы да әби-бабай белән үскән бала тәрбиясе инде.
Бергә яшәүнең кыенлыгы нәрсәдә дип сораучыларга ничек җавап бирергә дә белмим кайчак. Рәхәт якларын бертуктаусыз санап була менә. Кайчан чыгып китсәң дә, йортта калырга кеше бар. Әни дә ел саен Уфага кунакка бара. Ул да тынычлап китә. Балаларың да караулы. Һәрвакыт ашарга пешкән. Аерым торуга берни җитми дип әйтүчеләр дә бар. Ә миңа рәхәт менә. Кайбер ир белән хатын да үзара килешеп бетә алмый, хәтта акчаны да аерым тоталар. Ә бездә акча уртак. Кирәк әйберне киңәшләшеп алабыз, акча бүлгән юк. «Акчаны аерым тотып, ничек бер өстәлгә утырып ашарга кирәк?» – дип аптырый әни.
Кунаклар өзелгәне юк бездә. Бу җәйдә генә дә Башкортстаннан әнинең туганнары өч тапкыр кайтып киттеләр, минем туганнар да шушы йортка кайттылар. Үз әниемнең апасы да беренче безгә кайтты, аннары гына авылга барды. Кем генә кайтса да, ачык йөз белән каршы алабыз. Әни миңа аптырый кайчак: «Ничек гел елмаеп кына торасың син? Ачу килгән чакта да елмаясың бит», – ди. Менә шундый инде мин. Кешегә үпкәли дә белмим бугай. Бервакыт өйләнешеп озак вакыт узмагандыр, Марат белән сүзгә килгәнбез, күрәсең, тарткалашабыз икән. Әни чыккан да өстәлгә сугып: «Мин өйләнешергә кушмадым, мәҗбүр итмәдем, башка тавышыгызны чыгармагыз», – дип әйткән. Мин боларны хәтерләмим хәтта. Әни шулай дип сөйли. Шуннан соң бер дә сүзгә килгәнегезне белмим, ди. Безне Марат белән икебезне дә тигез күрә. Ә Эльвира апа белән икәүләп Маратны ачуланып сөйли башласак, шундук улын яклый башлый әни.
Өстәл артында әнинең үз «почетный» урыны бар. Алай гына да түгел, патшабикәләрнеке сыман үз тәхете дә бар әле! Әни килен булып килгәндә монда үзенчәлекле урындык булган. Ул башка урындыклардан биегрәк булып тора. Ашалып, буяулары кыршылып беткәч, шул үлчәмдә икенче урындык ясап бирде Марат. Әнигә шулай ашарга җайлырак. Әнә шундый «үз принцибы» бар әнинең дип көлә Эльвира апабыз да.
Әнине быел үземнең туган авылым Әтрәчкә себерке җыярга алып бардым. Матур чишмәләр бар анда, шуларны да күрсәттем. Мәтрүшкәләр дә бергә җыябыз, җиләккә дә бергә барабыз. Шушы яшендә дә җаен табып җыя ул җиләкне, Марат ташып бетерә алмый без җыйганны.
Әтиебез, олыгайгач, яман шеш авыруына тарыды. Авылда: «Марс абыйның иммунитет көчле. Тәрбиядә торганга инде», – диделәр. Әйе, Аллага шөкер, тәрбияләп торабыз әти-әнине. Авыруын җиңде әти! Соңгы тапкыр күренергә баргач, табиб та шулай диде: «Маладис, бабай! Җиңдең!» Әти белән әнинең 80 яшьлек юбилейларын бик зурлап уздырган идек, тиздән яңа юбилейларын каршыларбыз инде. Насыйп булсын иде әле!
Оныклар белән.
Ләйсән БИКБАЕВА.
Апас районы, Танай-Турай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Кабат кабат укыдым, сокландырды... Рәхмәт 👍
0
0
0
0
Барыбызга да үрнәк, бик матур гаилә. Марат - Ләйсән Сезнең кебек ачык йөзле, киң күңелле, эшкә уңган кешеләр бик сирәктер. Молодцы. Сезне Ходай саулыктан, тигезлектән, балаларыгыз шатлыгыннан аермасын. Тапкан малларыгызның, корган нигезләрегезнең рәхәтен күреп яшәгез. Хөрмәт итәбез, сокланабыз, яратабыз үзегезне.
0
0
2
0
Икегез Дэ БИК яхшы на берег генэ яхшы булса,болай торып булмый ул
0
0
0
0
БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
0
0
0
0
Сокландым да, соендем дэ сезнен очен!Урнэк кайнанагыз!!
0
0