– Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
Рәхилә ЗӘЙНУЛЛИНА,
Балтач районы,
Кариле авылы.
– Кайнана белән ничек торасың син?
Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем:
– И-и, рәхәт бит аның белән! – дим.
Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
Бүген нинди генә эшкә тотынсак та, без аны әни белән икәү эшлибез. Өчпочмак пешерәбез икән, ул һәрвакыт табаларны майлап тора. Мичтән чыккан әзер өчпочмакларны майлау да аның өстендә. Пирожкиларга тотынсак, ул әле бер-икесен бөгеп куярга да өлгерә. Мин гел көләм: «Тотынма, синекеләр матур килеп чыкмый», – дим. Ул да шаярта, артсыз бармагымны тота да: «Ә син менә шушы килеш эшләп кара!» – ди. Беләм инде: әнигә бөгәргә җайсыз – бер бармагының башы юк аның...
Безнең урыннар хәзер шулай алышынды: мин төп эшне башкарам, ә әни булыша. Кайчандыр барысы да киресенчә иде: бар эшкә дә диярлек мин бит аңардан өйрәндем. Бу нигезгә япь-яшь килеш килдем – 21 яшем дә тулмаган иде әле. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел фермада эшләдем, аннан кибетчегә укыдым. Үзебезнең Кариле авылы кызы мин: төп нигезем ерак түгел – тыкрыкны гына узарга кирәк. Фәрит белән ул армиядән кайткач очраша башладык. Күп булса ике ел йөргәнбездер. Аннан өйләнешергә ниятләдек.
Фәрит – бердәнбер малай, безгә, мөгаен, гомер буе төп йортта яшисе булыр дип уйладыммы икән? Мөгаен, юктыр. 21 яшьтә алай еракка китеп, тирән итеп уйлап тормыйсың бит әле... Дөрес, килеп тора башлагач: «Район үзәгендә фатир алып, башка чыгарыйкмы әллә яшьләрне?» – дигән сүз булды булуын. Аннан бер-бер артлы балалар туды да, ул сүз үзеннән-үзе онытылды.
Мине Фәритләрдә беренче көннән үк яратып каршы алдылар. Каенсеңлем Фәридәнең дә әле төп йортта яшәгән чагы. Ә без аның белән мәктәптән үк дуслар!
Гел онытылмый – берсендә Фәридә белән икәү камыр куйдык. Камырыбыз кабармый гына! Фәридә әйтә: «Без, мөгаен, чүпрә салмаганбыздыр», – ди. Ул шулай әйткәч, кабат чүпрә салдык. Камыр барыбер кабармады... «Булмады бу», – дип, алып чыгып, сыер тагарагына салдык. Әниләр күргәнче терлекләр ашап бетерер, дибез. Бераздан нәрсәгәдер чыксак – сыер тагарагы тулы камыр!
– Рәхилә, нишләтәбез?! Хәзер бит әниләр эштән кайта! – ди Фәридә.
Малларның бөтенесенә бүлеп-бүлеп салдык камырны... Ачуланганнардыр инде, анысын хәтерләмим. Әмма икегә бүлгәч, күп эләкмәгәндер...
Фәридәнең янымда булуы миңа яңа нигеземә ияләнеп китәргә бик булышты. Әнинең әнисе исән иде әле – Борбаштан ул безгә торырга килде. Мине бик якын күрде, «килен» дип кенә дәште. Бик күп эшкә аңардан да өйрәндем.
– Килен, әйдә, токмач җәябез. Кырыеннан тәгәрәт син аның, кырыеннан, – дия иде ул.
Токмач баскан саен мин аны хәзер дә әнигә әйтәм – икәүләп Әминә әбине искә төшерәбез. Язмышы бик гыйбрәтле аның. Минем булачак кайнанам бишенче класста укыганда аларның әтиләре үлеп китә. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән кала әниләре. Мәктәп директоры: «Сиңа бик авыр булыр, 3 балаңны детдомга бирик», – дип килә. «Үлсәм дә берсен дә бирмим!» – ди әниләре. Кортлыкта каравылга кеше кирәк була – балалары белән ул шунда күченә. Күз алдына гына китерегез: авылдан 3-4 чакрым читтә, үзләре генә... Әминә әбигә кайчак кулына хәтта мылтык тотарга да туры килгән! «Сыердан, сарыклардан калмасак, ачка үлмисез», – дигән ул балаларына. Печән әзерләүдә балаларның барысы да, хәтта иң кечкенәләре дә катнашкан. Әниләре норма куйган: зурраклар көнгә – ун, кечерәкләр бишәр миллек әзерләгән. Кортлыкта бик озак торганнар алар. Урманда үскәнгә күрә дә, әни гөмбә, җиләк җыярга ярата. Без бик еш аның белән урманга икәү генә чыгып китәбез. Гомумән, әни белән икәү булганда безгә башка беркем дә кирәкми. «Таккан белән теккән кебек без», – дип көләбез үзебез.
8 нче классны тәмамлагач, әни Балтачка, мех фабрикасына эшкә керә. 1966 елда тормышка чыга ул. Нәкъ минем кебек япь-яшь килеш... Бик ишле гаиләгә килен булып төшә. Әтиләр ягы – унике туган, безнең әти исә – оя төпчеге. Күптән түгел нәселебезнең шәҗәрәсен төзедек – көчкә очына чыктык! Җәйләрен бу нигезгә күпме кунак кайтканын чамалыйсыз инде... Әнинең уенын-чынын кушып: «Бер хатын газетага язганча, мин – вокзал җыештыручысы, ирем вокзал каравылчысы булып эшлибез», – дип әйткәне булды. Әле мин килгәч тә, әтинең кайбер туганнары гаиләләре белән бөтен җәй буена – дүртешәр айга кайтып торалар иде.
Быел килен булып төшкәнемә 31 ел булды. Шушы еллар эчендә әнинең бер тапкыр да юкка-барга ачуланганын хәтерләмим. «Үзем дә бием белән торган кеше. Ә элеккеге биемнәр гайрәтле иде... «Мин болай эшләмәс идем» дигән вакытларым күп булды», – ди ул.
Очрашып йөргәндә генә кешенең холкын берничек тә белеп бетерә алмыйсың. Безнең Фәрит бик аз сүзле ул. «Әлдермештән Әлмәндәр»дәге Әлмәндәр картның улы Искәндәр кебек дим мин аны... Иремә ничек җайлашырга, аның күңеленә ничек юл табарга икәнен миңа күбрәк әни өйрәтте. Үз улын һәр әни бөтен кешедән дә яхшырак белә!
Әни бервакытта да Фәриткә мине хурламады. Ялгыш та! Аның, гомумән, андый гадәте юк – әйтәсе сүзен үз алдыбызда әйтә дә, шуның белән бетә. Ә бит күп гаиләләрдә тавыш кайнана киленен улына начар итеп күрсәткән аркасында килеп чыга.
Безнең әнинең тагын бер әйбәт сыйфаты – ул беркайчан ачу сакламый. Тормыш бит, нәрсәгәдер ачу чыккан чаклар була инде ул. Яшьрәк чакта – бигрәк тә. Азрак бүртенеп йөри башласам, ул шунда ук: «Нәрсә булды?» – дип сорый. Мин дә шулай ияләштем, аны азрак үпкәләгән төсле күрсәм: «Нәрсәгә кара коелдың әле син, әни?» – дип сорыйм. Уртага салып сөйләшәсең дә, күңелдә бер борчу, үпкә калмый. Ә аннары икәү утырып чәй эчәбез!
«Дустың күп булмасын, бер көн килеп, ул дошманга әйләнергә мөмкин», – дигән иде әни миңа килен булып төшкәч тә. Мин аның бу киңәшен күңелемнең иң түренә салып куйдым... Дуслар эзләү кирәкмәде дә: әни минем иң якын дустым да, сердәшчем дә булды – безнең арада яшерен әйбер юктыр да.
Кияүгә чыкканны бирле, кибетче булып эшлим. Өйдә кеше булгач, эшләүнең бер авырлыгы юк аның. Балалар үскәндә аларны бер тапкыр үзем мунча кертмәдем, гел әни юындырды. Оныкларын бик яраттылар алар! Шөкер, улыбыз белән кызыбыз әби-бабай тәрбиясендә үсте. Без тора идек тә, эшкә чыгып китә идек. Фәритнең берара ачы таңнан кара төнгә кадәр эшләгән чагы булды: ул киткәндә улыбыз Рүзәл йоклап кала, кайтканда тагын йоклаган була. «Безнең әти каядыр киттеме әллә?» – дип сораган иде хәтта... Улыбыз әле башлы-күзле булмаган, Гүзәлебез кияүдә инде. Ике яшьлек оныгыбыз Муса бар! Гүзәл тормышка киткәндә аңа киңәшләрне әни белән икәү бирдек. «Беренче көннән үк кайнанаңа «әни» дип әйт, каршы сөйләмә», – дидек. Мондый сүзләрне яшьләрнең колакларына ишеттерә торырга кирәк. Безнең кыз да бүгенге замана яшьләреннән әллә ни аерылмый: хәзер алар бөтен нәрсәне гаеп итәргә генә торалар. Безнең чорда өлкәннәрдән курку, уңайсызлану хисе бар иде, бүгенгеләрдә ул юк диярлек...
Шөкер, әни белән килешеп яшибез. Моңарчы әйбәт яшәдек – авылга даныбыз чыкмады, моннан соң да шулай булсын иде. Кайчак үз әнием янына баргач, көлеп:
– Әни, ярар, кайтыйм әле. Кодагыең янында миңа рәхәтрәк, – дим.
– Сез аның белән икегез бертөсле инде, – дип сөйләп кала ул артымнан.
Әйе, икебез бертөсле! Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Бәрәңге чүбен утаган җирдән: «Пәрәмәч ашыйсы килде әле», – дибез дә, барысын ташлап, пәрәмәч пешерергә кереп китәбез. Чиләкләр дә, чүпләр дә буразнада ятып кала. Әти артыбыздан: «Качканнар болар», – дип көлә... Икенче көнне чыгабыз да барыбер бергә эшләп бетерәбез без аны.
Туган көннәргә дә әни белән икәү бергә чыгып китәбез. Без хәтта токмачны да икәү бергә кисәбез. Икәү бергә эшләү күңеллерәк бит – бер тотынсак, берәр чиләк токмач кисеп куябыз.
Эш кенә бездә җитәрлек! Соңгы елларда җәен кош-кортны күпләп асрый башладык. Быел менә алты йөзгә якын чеби алып үстердек, казларыбыз – 177 баш. Йомырка сала торган тавыкларыбыз – 80 гә якын... Холмогор токымлы казлар асрый башладык – инкубаторда үзебез чыгардык. Аларның авырлыклары 12 шәр килограммга җитә, диләр... Дүрт сыерыбыз бар, бишенчегә тана бозауларга тиеш... Мин хайваннарны бик яратам! Үзем ашамый да тора алам – алар гына ач булмасын. Малларны бетермәвебез дә яраткангадыр: элек урам буйлап йорт саен бөтен кешедә сыер бар иде, хәзер бездә дә, тагын бер күршедә генә калды.
Һәр көнне иртән торып дүртәү өстәл янына утырабыз да, сөйләшәбез: бүген көне буе нәрсәләр эшлибез, дибез. Әти: «Нинди нәрәтләр бар?» – дип шаярта.
Шаярту дигәннән... Без бөтенебез дә көләргә яратабыз. Уен-көлке безнең өйдә беркайчан да бетми. Берәр йомыш белән килгән һәркем: «Сездә шулкадәр кызык – театрдагы кебек», – ди. Гадәттә, читләрдән түгел, ә үз тормышыбыздан көләбез. Юк кына нәрсәдән дә кызык ясый беләбез. «Дин китабы да шулай кушкан, күңелең көр булсын дип әйткән», – ди әти.
Безнең өй иртәнге сәгать дүрттән инде шаулап тора. Әти иртәнге намазга тора да, шуннан инде ятмый. Чыга, казларга, тавыкларга су сала торган савытларны юып куя. Аларның бөтенесенә су тутыра... Юк, дөрес әйтмәдем, казлары янына чыгып баса да, башта көн саен җыр суза әле ул. Без инде моңа ияләшкән. Җырлары кабатланмый!
Иртән торып тышка чыксам,
Сандугачлар билчәндә.
Юк белүче хәлләремне,
Бүген егылып үлсәм дә.
Бүген менә шундый дүртьюллыкны җырлап куйды.
Мин ул арада казаннарга бодай, арпа, солы, кукуруз салам: без шулай пешереп ашатабыз – алай чебинең ите тәмлерәк була. Учак астына ягу да әти эше, ә мине башка мәшәкатьләр көтә. Җәй көне ашарга әзерләмим диярлек – анысы әни өстендә.
Асраган кеше белә – ул кадәр бройлерны эшкәртәсе дә бар бит әле. Без аны әни белән күпчелек икәү эшкәртәбез. Узган ел, гомумән, икәү генә булдык. Кайчак берьюлы утызарны сораучылар була – андый көнне генә ярдәмгә берәр кеше чакырабыз. Әмма ул килгән кеше нәкъ безнеңчә эшләргә тиеш, югыйсә ошатмыйбыз. Ошатмагач нишлисең – үзең эшлисең инде... Әти көлә: «Бу икәүнең ачуын гына чыгарырга кирәк, аннары аларга эш җиткерер хәл юк», – ди. Сүз уңаеннан: каз йолкырга да мине әни өйрәтте.
Яши-яши бер-береңнең холкын тәмам өйрәнәсең икән ул. Ятлыйсың! Әни белән үзебез генә калганда икәүләп Фәритне сүккән чаклар була, әмма ул кайтып керсә: «Фәрит!» – дип кенә торабыз. Әтигә дә кайчак бездән «эләккәли». Тик ул мәчеттән кайтып керсә, әни белән икәүләп чаба-чаба аңа чәй көйләргә керешәбез. (80 гә җитсә дә, әтине тик тотмыйлар әле: авылда үлем-җитем булса, зиратта урын күрсәтү, мәет юу, кешене соңгы юлга озату аның өстендә. Ул – авылыбызның имам-хатыйбы, старостасы. Зират тирәләрен чистарту, коймаларын тоту кебек эшләрне дә ул башлап йөри. Сулышы шифалы дип, өшкертергә дә күп киләләр.)
Әйе, күңелеңне ничек көйлисең: эзләсәң, гаепне бөтен кешедән дә табып була. Матур, тату яшим дисәң, бер-береңә буйсынырга да кирәк.
Улыбыз Рүзәлнең дә башлы-күзле булыр чагы инде ерак түгелдер. Шулай, үземнең кайнана булыр чак җитә... Куркам дип әйтә алмыйм. Кызым: «Әни, син бик әйбәт бием булырсың», – ди. Беренчедән, мин вакчыл түгел. Кайнана булган кеше өчен бу бик кирәкле сыйфат! Икенчедән, укытучым әйбәт! Мин барыбер кайнана буларак Фоадия әнине кабатлармын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Куплэргэ урнэк булырдай, бик матур гаилэ. Тормышта ничек бар шулай матур, тыйнак итеп язылган
0
0
1
0
Эйе модный киленннэр юк хэзер, кутлэреннэн тотып торсан да. Эти, эни дияргэ дэ теллэре житм и. Ой жыйеп торунын ни икэнен дэ белилэр, идэн юууны эйтми дэ инде. Рэхилэ син булган килен. Кайнанда бик эйбэт булган. Алдагы конегез дэ шулай матур утсен. Донья ничек яшэсэн дэ утэ.
0
0
0
0
Афэрин,бик матур язылган Хэм дорес!
0
0
0
0
Без бакча башы куршелэр,авылда хэркемнен тормышы куз алдында
0
0
0
0
Искиткеч унган булган гаилэ кайнаналары турында шундый матур сузлер язучылар бик стоек хэзерге заманда Рахилэгэ дэ уже шикелле килен насыйп булып алдагы тормышлары тагын да матурырак булсын
0
0