Логотип
Язмыш

Язмышым


Ул еллардан соң күпме вакыт узса да, әниемнең чөгендер сабагы, кычыткан кушып пешергән ашының, өшегән бәрәңгедән әзерләгән кәлҗемәнең тәме әле дә авызымда торган сыман.

Ул вакытта без моннан да тәмле ризык юктыр дип уйлый идек. Әтиебез сугышка киткәч, бер әнкәй җилкәсендә калган дүрт балага ул каян тапсын инде тәм-том? Болай да ачлыктан саклап калган инде безне әнкәй.

Әткәй сугышка киткәндә миңа әле 3 кенә яшь була. Туган йортыбыз ул чакта элекке «Авангард» кинотеатры янында иде. Ул йорт әле дә исән, аның яныннан узганда мин хәзер дә дулкынланам, тамакка төер тыгыла. Әлеге йортта яшәгәндә кечкенә булсам да, тәрәзә каршыннан яшүсмерләрнең рәт-рәт тезелеп, «Вставай, страна огромная!» дип җырлап узулары – бүген дә исемдә. Ул чакта мин бу җыр­ның мәгънәсен аңламаганмын, әлбәттә.

Беренче сыйныфка мин, сугыш тәмамлангач, 1946 елда кердем. Мәктәптә кышын котып суыклары иде. Язу карасы ката. Дәфтәр юк, гәзитне дәфтәр итеп тегеп, юл араларына язабыз. Өченче сыйныфта ике ел укыдым. Юк, укуым яхшы иде, ләкин өстемә кияргә булмагач, кышын мәктәпкә йөри алмадым. Әле ярый күршебез – бик тә мәрхә­мәтле Сабирҗан абый Мөстәхимов бар иде. Ул безне мунчага чакыра, кулыннан килгәнчә булыша иде.

Әти сугыштан кайтканда тормышыбыз бик ярлы, авыр булгандыр инде. Ул безне ачлыктан саклап калу өчен, йортыбызны мунчага охшаганрак бер йортка һәм берничә капчык онга алыштырды. Ул йорт сазлыкта иде, җәен идән астында бакалар сайрый. Әти дә кайткач, сыерыбыз да булгач, тормышлар бераз рәтләнгән кебек булды. Ләкин өскә-башка кияргә юк иде. Кышын мәктәпкә аягымны чолгауга урап, резин итек белән йөрдем. Мәктәптә аяк тирли, салкынга чыккач ката. Аяк бармакларымны өшеткән чаклар да булды. Кайбер укытучылар, кызганып, киез итекләрен киеп торырга бирәләр иде. Өстә сырма, башта әни катлап бәйләткән чүпрәк. Бияләйнең нәрсә икәнен соңрак кына белдем. Салкында кызарган кулларымны күреп, нигә кулыңа кимисең, дисәләр, «туңмый» ди торган идем.
Әти кайткач, гаиләбез ишәйде. Без сигез бала үстек. Гаиләгә бераз ярдәмем тисен, дип, 13 яшемнән җәен тимер юл ОРСы филиалына эшкә урнаштым. Ә аннан безне Тирсәгә көлтә бәйләргә җибәр-деләр. 1 сентябрьдә мәктәпкә барырга кирәк, колхоз рәисе Миңнемулла абый Йосыпов җибәрми. «Мин укудан тагын калам инде», – дип елый башлагач кына Әгерҗегә кайтарып җибәрде. Унынчыны тәмамлагач, Әгерҗедәге «Интернационал» колхозына үзем эш сорап бардым. Әти — сугыш инвалиды, әни өйдәгесен карый, эне-сеңелләрне аякка бастырырга булышмый булмый бит. Шулай итеп, колхоз басуында эшли башладым. Менә бу фото да шул вакытта басуда эшләгәндә төшкән фото. Аякта әтинең 41 нче үлчәмле кирза итеге. Фотога төшкәндә мин аны итәгем белән каплаганмын.

Басуда эшләр тәмамлангач, ат арбасына төяп, безгә бәрәңге һәм яшелчә бирделәр. Аларны өйгә алып кайтканда ничек шатланганымны белсәгез... Кыр эшләреннән соң, Дәүләт банкына өйрәнчек булып эшкә урнаштым. Читтән торып Казан хисап-кредит тех-никумын тәмамладым. 41 ел буе, эшемне яратып, шушы банкта алтмы шым тулганчы эшләдем. Ирем Рафаэль (урыны оҗмахта булсын) белән тату гомер итеп, өч кыз, җиде онык үстердек.

Без күргән авырлыкларны сөйләгәндә алар тын да алмый тыңлыйлар. Теләгем бер генә:
без кичергәннәрне, ачлыкны аларга күрергә язмасын Бүген, ялкау булмасаң, башыңны эшләтсәң, менә дигән итеп яшәргә була.

Римма ЯППАРОВА.
Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булган гомерегезне рәхәт яшәргә язсын инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК кызганыч, ачлы- туклы яшэп,укып белем алганнар,ужас!! Афарин !

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигрэк авыр булган шул ул вакытта тормышлар ,эби белэн эни сойлилэр иде безгэ дэ.Хэзер тормышлар рэхэт .Аллахы тэгалэ насыйп итсен рэхэтлектэ ,муллыкта яшэргэ.

        Хәзер укыйлар