Логотип
Язмыш

Түзә йөрәк...

Тол калу... Ир-ат өчен моннан да авыррак сынау бар микән? Хатының синең мәхәббәтең, өйгә ямь бирүче, гаиләне бер йодрыкта җыеп тотучы гына түгел, ә фикердәшең, зур эшләр белән янарга рухландыручың да булса... Җитмәсә, балалар булса, алар «әни» дип сагынып еласа... «Түзә икән йөрәк. Тормыш, моңа кайгы килде әле дип, туктап та калмый икән», – ди «Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан ГАБИТОВ. Моннан биш ел элек хатынын югалтып, өч баласы белән ялгыз кала ул. Русланның үзен тыңлыйбыз.


Луиза белән мине музыка таныштырды. Алабуга педагогика институтында биология укытучысы булырга укысам да, урау юллар белән музыка дөньясына килдем. Актанышта мәктәп­тә эшләгән чакта Казанга килергә тәкъдим иттеләр. Ялгыз башым, тоттым да чыгып киттем. Мәдәният министрлыгы каршындагы республика фәнни-методик үзәгенә методист булып урнаштым. Анда тавыш яздыру студиясе дә бар иде. Районда сәхнәдә җырлый идем. Җырлавымны монда да дәвам иттем. Әкренләп репертуарымны баеттым. Ресто­ран­нарда чыгыш ясый башладым. Үземне таба алмаган, эзлән­гән чорым иде ул. Нәкъ шул чакта тавыш яздыру студиясенә Луиза килеп керде. Ул да җыр яздырырга килгән. Сөйләшеп киттек. Луиза – өч буыны Казаннан булган шәһәр кызы. Татар була торып, өч буыны шәһәрдән булуы гайре табигый хәл кебек күренде нигәдер миңа. Безгә сеңгән бит инде: татарча сөйләшә икән, димәк, кайсыдыр районнан. «Кайсы яктан?» дип сорамый калмыйбыз да әле. Кызык булып китте, чәй эчәргә чакырдым. Луиза белән күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттек. Бер-беребезгә карата якынлык тойдык. Мәхәббәт булдымы ул, җанга якын кеше очратумы?!. Ике айдан соң мин инде аңа тәкъдим ясадым. Икебез дә музыкага гашыйк кешеләр. Луиза Казан дәүләт педагогика институтының музфагын тәмамлаган. Көйләр яза, искиткеч матур тавышлы. Луиза миңа ул чакта бик зур терәк булды, музыкага ныклап кереп китәргә этәргеч бирде. «Син бит – талант! Булдыра­чак­сың», – дип әйтә иде гел. Луиза мине Миңгол абый Галиев белән таныштырды.  Ул миңа дәресләр бирде.


«Син бит татарча бик яхшы беләсең, алып баручы була аласың», – диде берсендә Луиза. Үземне сынап карарга булдым. Әмма кеше алдына чыгып баскач, сөйләргә бик дулкынлана идем. Луиза ышангач, көч биреп торгач,
ул дулкынлануны да җиңә алдым.  Аннары без Ринат Гыйләҗев белән таныштык. Ул чакта «Сорнай» ансамбле таркалган иде. Ринат абый, хатыны Сания, мин һәм Луиза ансамбльне торгыздык. «Сорнай»да эшләгән чакта халык иҗаты, уен кораллары белән «авырый» башладым. Миңа бик якын тема булып чыкты. Нота белемем юк, үзлегемнән уен коралларында уйнарга өйрәндем. Дүрт ел эшләгәннән соң аерылып чыгарга вакыт җиткәнен аңладым. Аннан китүгә үк «Риваять» этно-төркеме оештырдык. Луиза белән исемне икәүләп эзләдек. «Риваять» сүзен бер китаптан күреп алдым, икебезгә дә ошады. Хәзер алып баручы булып эшләгән Илшат Исхаковны, Эльвира Ишукованы төркемгә чакырдым. Эльвира бүгенгә кадәр безнең белән эшли. Башта репе­ти­цияләрне безнең өйдә үткәрә идек. Луиза белән икәүләп репертуар җыйдык. Ул халык әсәрләрен берләштереп, матур-матур композицияләр ясады. Аның композицияләрен әле дә җырлыйбыз. Луиза терәген тоеп, иҗатка чумдым. Коллектив зурая башлады. Репетицияләрне инде өйдә түгел, хәзерге «Мәскәү» мәдәният үзәгендә уздырабыз. Аннан арендага офис алып, үз базабызны булдырдык. Быел менә «Риваять»не төзегәнгә 15 ел, Луиза гына юк... Без инде хәзер җырлап кына калмыйбыз, туристлар өчен махсус программаларыбыз бар, туй-мәҗлесләрдә татар йолаларын күрсәтәбез.


Ул чакта «Риваять» төркеме белән генә тормыш алып барып булмады, билгеле. Луиза төзелеш фирмасына урнашты. Мин кайда һәм кем генә булып эшләмәдем: реклама агенты да булдым, төзелештә дә эшләдем, кирпечләр дә ташыдым. Луиза аппаратура артында утырып, мин тамада булып, туйлар да алып бардык. Бер-бер артлы балаларыбыз туды. Кызыбыз Ралинә, улларыбыз Аяз, Ризван. Беренче көннән үк балаларны караштым. Луизаны төнлә уятмый да идем, үзем торып ашатам. Ул бит болай да көне буе бала белән. Икенче балабыз туды. «Эшләмә, өйдә утыр, иҗат ит», – дидем. Өч елдан соң улыбыз Ризван туды. Менә шуннан соң ул авырый башлады. Яшь чагында аның эпилепсия өянәк­-ләре булгалаган. Соңгы елларда ул авыру, гомумән, борчымады. Ә өченче баладан соң тагын кабатлана башлады һәм көчәйгәннән-көчәйде. 


Икебез бер булып, нык булырга тырыштык. Бу авыруны җиңәбез дип өметләндек. Дәваландык, кайларга гына йөр­мә­дек. Психологлар да, күрәзәчеләр дә калмады. Хәзер уйлыйм: алар инде Луизаның үлемен алдан күргән. Могҗиза көттек, билгеле. Әмма үзең тырыш­ма­­саң, могҗиза булмый икән ул. Авыруга кул селтәргә ярамый икән. Ә ул үзе шулай теләде. Хастаханәләрдә ятып дәваланса, исән-сау булыр иде. 


Ризванга 6 яшь иде. Төнлә Луизаның өянәге булды. Ә иртәнгә үлгән иде... Аны-моны сөйләмәсә дә, үз-үзен бел­гән­дер, сизенгәндер дип уйлыйм. Дәвалануда мәгънә юклыгын аңлады микән... Луиза депрессиядә булгандыр, аңа өйдә утыру авыр тәэсир иткәндер дип уйлыйм хәзер. Нәрсә генә дисәк тә, хатын-кыз һөнәри яктан да үз-үзен реализация­ләр­гә тиеш. Бигрәк тә иҗади, талантлы хатын-кыз. Ә Луиза минем бик талантлы иде. Музы­каны да кеше­гә бер карап кына яза иде. Бик талантлы композитор булырга тиеш иде. Әмма сәләтен ныклап ача алмый калды. Җырчы Ильвина репертуарындагы «Түзә йөрәк» җыры­ның музыкасы – Луизаныкы. Нинди тирән эчтәлекле көй бит. Йөрәкләрне өтеп ала торган. Тавышы да бик моңлы иде аның. Ә матур итеп рәсем­нәр ясаганын күрсәгез икән. Хиромантка баргач, Луиза­ның учын ка­рап, ул да: «Син бит искиткеч талантлы кеше!» – дигән иде. Әмма аның учындагы сызыклар аермачык булып ятмыйлар, йомарланып беткәннәр иде... 40 яшендә, никахыбызга нәкъ 15 ел тулган көнне аны җир куенына иңдердек…

Якын кешеңне югалтуга бервакытта да әзер булмый­сың икән. Хәтта ул урын өстендә авырып ятса да.
Ә мон­да – үз аягында йөргән, гомер уртасына җитеп килгән хатын... Яраткан хатыным... Беренче минутларда «өч бала белән ялгызым калдым, ничек яшәрмен инде», дигән уй килми әле. Яраткан кешеңне югалту ачысы җанны телә. Менә шуны кабул итү бик авыр. Салкынаеп беткән тәнен күреп, истерикага бирелеп елаганда, уема балалар килде. Миннән битәр, балаларга зур кайгы бу. Алар бит әнисез калды. Ярый, Ризван ныклап аңлап бетерә алмый, Аяз белән Ралинә – үсмерләр. Үземне тиз кулга алдым. Югалту кайгысына чы­дый алмыйча кеше алдында беренче һәм соңгы елавым – Луизаның әле суынып та өлгермәгән кабере янында. Балалар да шу-лай булды. Алар бервакытта да кеше алдында кайгы-хәсрәтләрен белгертмәде. Юксынулар, елаулар үзләре генә өйдә кал­гач була иде. Бигрәк тә Ризван авыр кичерде. «Әни» дип еш елады... Әти-әнисез балалар ту-
лы гаиләдә үскән­нәргә караганда тизрәк өлкәнәя. Минекеләр дә шулай булды. Җитмәсә, Ралинәне әнисе урынына күрергә те­лә­дем. Әнисе вәкаләтләрен аңа өя баш­ладым, энелә­рен тәрбияләргә куштым. Әмма ул да бит әнисез калган бала. Үземнең идеалларны Ралинәгә тагарга тырышканмындыр, мөгаен. Бу минем зур ялгышым дип саныйм. Иртә кияүгә чыгып китүенә дә, бәлки, шул сәбәп булгандыр. Кызым узган ел, 19 яшендә никах укытып, үз тормышын корды.


Беренче вакыттан ук туганнарым ярдәмен нык тойдым. Ир-атка авыр чакларда нәкъ менә мораль ярдәм бик кирәк икән ул. Хатынсыз тормышны җайга салырга дус кызым да ярдәм итте. Без бик күптәнге дуслар. Хатын-кыз белән ир-ат арасында дуслык була ул. Менә без – шуның ачык мисалы. Гүзәл дә өч баласы белән ялгызы яши, ире үлде. «Руслан, мин хәзер сезнең янга киләм, бик күп документлар артыннан йөрергә кирәк, ярдәм итәм, «килмә» дип әйтмә дә», – диде. Документларны тәртипкә китереп, безне көйләп китте. Әле бит ул кризис чорлары. Коронавирус пандемиясе, артистларга эш юк, өйдә яткан вакыт. Ике малайны алдым да Актанышка әти-әни яны­на кайтып киттем. Алар янында, туганнар арасында җиңелрәк булыр дип уйладым. Ралинә Казанда дәү әниләре янында калды. Чынлап та, авырлык бераз чигенде. Балалар­ны әни карый, ә миңа энекәш эш табып бирде. Ул чакта түбәләр ябып йөрдем. Шулай кайгыдан качарга тырышканмындыр инде. 


Көзен Казанга кайттык. Юк, «әти-әни янында калам» дигән уй булмады. Минем бит бар тормышым, иҗатым Казанда. «Ул чакта «Риваять»не таркатырсың дип уйлаган идек», – диләр коллегаларым. Ә миңа яшәп китәргә шул «Риваять», иҗат көч биргәндер, мөгаен. Гел эштә булдым. Өйдә генә түгел, иҗатта да Луиза җитмәде, әлбәттә. Без бит бик иҗади тандемда эшләдек.
Ә өйдә... Өйдә балалар өчен әти генә түгел, әнигә дә әйләндем. Балаларны бер йодрык итеп җыеп тотарга кирәк иде. Көнкүрештә әллә ни авырлык тоймадым, ләкин мораль яктан җиңел булды дип әйтә алмыйм. Төрле чаклар булды. Шулай да бербөтен булып яшәүне саклап кала алдык. Ялгызым гына калгач елаган чаклар да бар иде. Әмма тор­мыш дәвам итә дип, үземне кулга алдым. Үлгән артыннан үлеп тә, үкенеп утырып та,
«ник нәкъ менә миңа бир­дең бу сынауны», дип, Аллаһы Тәгаләгә үпкәләп утырып та булмый икән, яшәргә кирәк. Мөгаен, үлемгә фәлсәфи карый башла-ганмындыр. Беркем дә мәңгелек түгел бу дөньяда. Һәрнәрсәнең ахыры бар. Гомернең дә…


Гастрольләргә киткән чакта балалар янына дәү әниләре килә иде. Соңрак үзләре генә кала башладылар. Хәзер өйдә булсам да, Ризван: «Әтием, торма, үзем җыенып китәм мәктәпкә», – ди. Ә ул бит әле алтынчы класста гына укый. Бик тиз мөстәкыйльлеккә өйрәнделәр. Мин пешергәнне дә ашамыйлар инде, үзләре әзерли. Ул мөстәкыйльлекнең начар ягы да бар: контроль җитеп бетми. Гастрольләргә чыгып китәм, соң кайтам. Бала кочаклап кына да яшәп булмый. Тормыш­ны алып барырга да кирәк. Шуңа балалар күпчелек үзләре генә. Менә шунысына борчылам. Әниләре булса, ул проблема булмас иде. Балалар тәрбияләүдә Луиза җитми инде миңа. Аларга бит хатын-кыз, әни җылысы кирәк. Ралинә күреп-белеп калды әле аны. Ризванга ул бөтенләй тәтемәде. Шуңа да минем балалар корырак, хискә артык бирелмиләр. Әнисез үскәннәр башка инде алар. Күңелләрендә бер курку яши кебек. Югалту куркуы ул…


Өйдә хәзер Луиза турында бик сирәк сөйләшәбез. Аның турында сөйләшү – ярага кагылу, аны канату, шуңа күрә ул ярага тимәскә тырышабыз... Барысын да чәчеп сала торган бала түгел минекеләр. «Бу балаларың­ны шуның кадәр сер сакларлык итеп ничек тәрбиялә­дең?» – дип аптырый әни дә. Үзара ачылып китеп сөйләшәләр үзе. Бигрәк тә берәр сәяхәткә чыгып китсәк. Яраталар инде сәяхәтләрне. Теләсә нинди шартларга яраклаша алалар. Машинага палатканы салабыз да ел саен малайлар белән Урал тавына чыгып китәбез. Машинада берәр тәүлек йокламый бару минекеләр өчен берни түгел. Менә шул сәяхәтләр вакытында бер-бере­безгә тагын да якынаябыз. Диңгезгә караганда, анда бару процессы рәхәтрәк аларга. Сәяхәт итү, табигатькә чыгу – Луизалы чагыбыздан ук калган гаилә традициябез. Таби­гатьтә булырга бик ярата идек. Дәү әнигә бакчага йөри идек. Ул чаклар – Луизалы иң матур хатирәләр һәм аны берничек тә күңелдән чыгарып ташлап булмый. Гаиләне ныклап тоту өчен традицияләр бик кирәк. Аларны булдыру, саклау – зур хезмәт. Гадәт­тә, ул хатын-кыз кулында була шул. Луиза исән чакта табынга бергәләп утырып ашау гадәте бар иде бездә. Әниләре тәмле ризык пешерә дә, безне өстәл артына чакыра, утырабыз, ашыйбыз, сөйләшә­без. Шул чакларны сагынам. Хәзер ничек кенә тырышсам да, балаларны өстәл янына җыя алмыйм. Әйткәнемчә, алар инде үзләре ни тели, шуны әзерләп ашый да өстәл яныннан китеп бара.


Балаларым әниләре кебек барысы да музыкаль. Икебез дә Ралинәбезнең музыка юнәлешендә китүен теләдек. Музыка мәктәбен, музыка училищесын кызыл дипломга тәмамлап, консерваториягә укырга керде. Хәзер үзе балалар укыта инде. Балалары уңышларына сөенә. Аяз һөнәри техникумында зәркәнче булырга укыса да, бик иҗади бала. Ул да үзлегеннән уен коралларында уйнарга өйрәнде. Ризван да музыка мәктәбендә укый. «Баян буенча китәм», – ди. Нинди генә һөнәр алсалар да, бәхетле, кешелекле булуларын телим. Бүгенге кебек, «әтием», дип өзелеп торсыннар иде. Электән үк булган гадәт: мин өйгә кайтып керүгә, «әтием», дип, муенга асылыналар. Менә шул чакта бар авырлыклар онытыла инде. Кызым, гомумән, минем өчен психолог. «Әти, сөйлә», – генә ди. Ул миңа бушанырга ярдәм итә. Һәрнәрсәне бөртекләп тезеп аңлатып бирә ала. Гомумән, балалар Луизасыз калгач, ничек тә миңа теләктәш­лек белдерергә, ярдәм итәргә тырышты. Шуның өчен рәхмәтлемен аларга. Алар хәтта өйдә чит апа барлыкка килүенә дә каршы түгел иде…


Яңа мөнәсәбәтләр булса да, Луиза сагындырып куя, әлбәттә. Мин аңлыйм: Луизалы ул мизгелләр юк, аларны берничек тә кайтарып булмый. Бүген һәм булганы белән яшәргә кирәк, чөнки тормыш дәвам итә. Үткәннәр белән яшәү, алар белән юану дөрес түгел. Сагыну хәзер җылы хатирәләр булып саклана. Тормышта бервакытта да начарлык истә калмый. Кеше хәтере шулай төзелгән инде. Бары яхшысы хәтердә, һәм ул күңелне җылытып тора...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар