Сынатмаска иде ничек тә

Өйдә аның ялгызын калдырып китү авыр булса да, китми чарам юк. Миңа да эшләргә, балаларны үстерергә кирәк.

Өйдә утырган өчен генә берәүгә дә акча китереп бирмиләр. Хәер, бирми диюем бигүк дөрес түгел, эшләмичә, өйдә авыру гына карап утырсам, дәүләт миңа 1300 сум түли анысы. Тик ул акча, күп булса, өч-дүрт көн яшәргә җитә, ә аннары?! 

Мин киткәндә ул әле йоклый иде. Өстәленә өчпочмаклар җылытып куйдым, чәй ясадым. Суыныр инде өчпочмак, тәме китәр. Иртәнге чәй янына тагын салкын ризык кына булыр...
Алгы якка чыгып, үзе пешереп, үзенә кирәк вакытта җаны ни теләсә шуны ашый алмый шул ул. Гомумән, бернәрсә дә эшли алмый – ул тумыштан гарип. Гел шулай урын өстендә яткан килеш быел кырык дүртенче көзен каршылый менә.

Үзем эштә утырсам да, күңел гел өйдә. Бүлмәдәге кызлар төшке ашка барырга дип кузгалгач, үземә урын тапмый борчыла башладым. Минем тамак тук та бит, аның инде ашыйсы киләдер. Тик мин кич кенә кайтам шул, ә ул көне буе салкын чәй эчеп, коры-сары белән генә торачак. Подъездда аяк тавышы ишеткән саен, «кайттылар» дип ымсынып көтсә дә, һәрвакыттагыча безгә берни сиздермәячәк.

Ишекне ачып керүгә, өстемне дә салып тормыйча, беренче эш итеп аның янына ашыгам: «Хәлең ничек, бик читен булмадымы?» – дим. «Читен булса ниш­лисең инде?» – ди ул битараф тавыш белән. Әмма аның ачыкканлыгын, безне көтә-көтә зарыкканын, көне буе ялгызлыктан изаланганын йөзе, күзләре сөйли. Сабый бала әнисе кайтып кергәч ничек куанса, ул да эштән кайтуыбызга шулай шатлана. Бераздан өстәленә кичке аш кертеп куям да тәрәзәсен ачам. «Тыштан кергән һава тәмле. 

Урамда ничек анда: салкынмы, кар явамы?» – дип сорый ул. Бик теләсәм дә, урамга алып чыга алмыйм шул мин аны. Хәер, үзенең дә андый теләге юк. Туганнан бирле беркем белән аралашмагач, гомерен берьялгызы өйдә генә уздыргач, тирә-юньнән тәмам бизгән инде ул. Үз-үзенә буйсынмаган гәүдәсен, ян-якка таба тырпаеп каткан аякларын кешегә күрсәтүдән дә ояла. Дөнья белән бар элемтәсе фәкать телевизор, гәҗит-журнал­лар аша һәм, әлбәттә, безнең аркылы инде, эштән, урамнан безгә «ияреп» кайткан яңалыклар аркылы. «Кар алып кереп бирегез әле миңа, – ди ул. – Кулга тотып карыйсым килә».
Әйе, аның бик күп нәрсәне күргәне, тоеп караганы юк. Кышкы салкынның да, җәйге челләнең дә нинди булуын чын-чынлап белми ул. Яфраклар ничек коелганын, җил ничек искәнен, буран уртасында басып торуны, яңгыр астында калып чылануны, кояшта кызынуны... Гомере өйдә – «тоткынлыкта» уза. 
Ниш­ләтәсең, язмышында язылганны күрә адәм баласы. 

Әни аны тапканчы матур хыяллар, зур өметләр белән яшәгәндер, «тиздән әни булам» дигән шатлыгы аңа Себер салкыннарын җиңәрлек көч биргәндер. Тусын гына баласы, аннан да бәхетлерәк кеше булмас. Исемен дә күптән уйлап куйган – Зөлфия. 19 яше яңа гына тулган яшь хатын алда үзен нинди сынаулар көткәнен күзаллый да алмаган шул. 
Бала туарга ике айдан артык вакыт була әле. Хат ташучы булып эшләгән әнием бер йортның капкасын ачып керүгә, өстенә бозау чаклы эт ташлана. Гәҗит-журнал тулы авыр сумкасы белән җиргә чәчрәп барып төшә ул. Егылуы шактый ук каты була, күрәсең, вакытыннан алда тулгагы башлана.
Бәхетсезгә – вакытсыз, диләрме әле? 23 февраль була ул, шимбә көн, бөтен халык бәйрәм итә – хастаханәдә кизү табиб кына. Ике тәүлек җәфаланып, аңын җуяр хәлгә җиткән әниемне дүшәмбе көн операция өстәленә салалар. Тудыру юлына аркылы килеп бөялгән, буылудан зәңгәрләнгән баланы акушер келәшчәсе белән эләктереп тартып чыгаралар. Әнә шулай итеп, җиде айдан кило ярымлык кына кыз бала дөньяга килә. Аның да, әнинең дә хәле кыл өстендә була. «Йа Аллам! Гомер бирсәң икән кызыма!» – дип ялвара әнием. Аллаһ аны ишетә, баласын исән калдыра, ләкин ул – гомерлек гарип. Диагнозы җан өшеткеч – балалар церебраль параличы. Ул беркайчан да тәпи атлап китмәс, гөлләмәләр тотып мәктәп бусагасыннан узмас, ап-ак күлмәктән үз туенда балкып утырмас... 

Күбәләкләр куган балаларның 
Арасында кызым булмас – булалмас;
Җәй көнендә киң кырларга чыгып, 
Гөлчәчәкләрне дә җыялмас... – 
дип үкси ана күңеле. Тик нишләмәк кирәк, 
шул хәлдә дә яшәргә тырышасың. 

Тырыша әни, бик тырыша. «Авыру бала карап гомеремне үткәрмим әле», – дигән ире белән аерылышып, япа-ялгызы кала. Аннан, бер таянычсыз килеш, «үземә бер хәл булса, бу баланы кем карар?» дип уйлап, ирсез көйгә безне – тагын ике кызын таба. Шушы адымы өчен аны авылдан куарга кирәк, дисә­ләр дә, сынатмый, башын ими ул. Бик авыр иде аның тормышы, өйдә ир заты юк, бөтен эш үз җилкәсендә, бер баласы гарип. Хәзер шуларның барысын уйлыйм да, әниемнең сабырлыгына таң калам. Ничекләр түзгән? 

«Гомерем буе йөрәгемнән кан тамды», – дия иде ул. Иде дим, чөнки әни бу дөньяда юк инде. Яман чиргә тарыганда аңа нибары 54 яшь иде. Ике ел буе рәхимсез авыру белән көрәште. «Миңа үләргә ярамый, апагызны карау сезгә авыр булыр», – дисә дә, 56 яшендә күзләрен мәңгегә йомды. Сулышы өзелгәнче безнең өчен кайгырды. Соңгы кат үзен мунчада юындырганда кулларыма сарылды да, диңгез төсле зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп: «Балам, апаңны ташлама, зинһар, бик авыр булса да түз, интернатка бирсәң, ул анда тилмерер», – диде. «Бир­мим, әни, беркая да бирмим, тыныч бул», – дидем.

Сигез ел әнисез яшибез. Сигез ел апа безнең белән. Баштарак коммуналь фатирда яшәдек. Лифтыбыз юк – бишенче каттагы бүлмәбезгә күтәреп мендек, плитәдә су җылытып, дүрт гаиләгә уртак кухняда юындырдык (фатирда җылы су, душ-ванна юк). Апаны карашырга ирем бик булыша. 

Әгәр ул булмаса, мин күптән сыгылып төшкән булыр идем инде. «Үзегез бик яшь, балаларыгыз кечкенә, торыр урыныгыз юк, берәр җиргә тапшырыгыз булмаса», – диючеләр бар. Андый вакытта ирем кырт кисә: «Ул хакта сүз дә була алмый». Апа – безнең өчен әнинең соңгы васыяте.

«Авырдыр бит?» – диләр. Яшермим, рәхәт түгел. Олы кешене яшь баладай карау кемгә җиңел? Алай дисәң, гомере буе кеше күзенә карап утыручыга җиңелме?
Аллаһы Тәгалә адәм баласына йөкнең күтәрердәен генә бирермен, дигән. Димәк, бу – без күтәрердәй йөк. Ничек тә сынатмаска иде...
Казан.

«Сөембикә», №9, 2012.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (8)
Cимвол калды:
  • 3 февраль 2021 - 21:32
    Без имени
    Аллаһ мидәт бирсен сезгә. Апагызга да, сезгә дә күркәм сабырлыклар бирсен. " Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый" диләр...
  • 8 гыйнвар 2020 - 14:55
    Лилия Гараева
    Бу язма моннан сигез-тугыз ел элек язылган иде. Быел апага 52 яшь тулачак, 26 февраль көнне аның туган көне. Ул әле дә безнең белән. Җылы комментарийларыгыз өчен, рәхмәт. Ирем, чынлап та, бик булыша. Ул булмаса, мин аны үзем генә бага алмас идем.
  • 8 гыйнвар 2020 - 11:13
    Без имени
    Аллахы Тэгалэ ярдэм бирсен. Сезнен ирегез бик яхшы кеше икэн. Рэхмэт. Ирлэр апаны тугел,уз баласын да карамый. Эниегезнен жаны тынычтыр.
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:11
    Без имени
    Аллаhы Тэгалэ ярдэм бирсен!
  • 7 гыйнвар 2020 - 19:59
    Без имени
    Алла ярдэменнэн ташламас салэмэтлек кирэк!!!
  • 6 гыйнвар 2020 - 15:44
    Без имени
    Бик кызганыч!Исэн имин кешелэр,кайчакта юк барга да кунелебезне тошерэбез!Беренче чиратта ирегез эйбэт кеше икэне,башка килеп керде!Сезнен апагыз бит,эниегез васыяте дэ!Тик,нишлэп инвалидность эз?Минем танышымнын кызы 32яшьтэ,ярый эле экрен генэ йори,дцп....Пенсиясе 20 мен ....
  • 6 гыйнвар 2020 - 12:34
    Без имени
    Сокланам.. сабырлыклар телим..
  • 6 гыйнвар 2020 - 09:40
    Без имени
    Оло йорекле кешесез молодцы.
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5688
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2685
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4353
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2307
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1970
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек