5 яшемдә мине өермә алып китте. Өермәнең нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр, юлында нәрсә очраса да үзе белән ияртеп алып китә ул.
Сабый чактагы күп нәрсәне онытсам да, ул көнне бик яхшы хәтерлим. Урамда, үзебезнең тәрәзә каршысында уйнап утыра идем. Кинәт көчле җил купты, җил ягына борылып карасам, миңа таба кара багана якынлаша. Аның эчендә казлар, тавыклар, тагын әллә нәрсәләр бөтерелә. Куркудан кычкырырга да өлгермәдем, «кара багана» мине дә бөтереп алды. Авыл тирәсендәге бөтен нәрсәне берьюлы күрдем сыман. Шуннан башкасын хәтерләмим. Әти-әни мине башка урамнан табып алып кайтканнар. Шул көнне әйттеләр микән, әллә мин аны башка көнне ишеттемме: «Балабыз тома сукырайган...» – диләр. Берни дә күрмәгән ул көннәр хәтеремдә калмаган. Табибларга да алып барып караганнар, әмма алар да ярдәм итә алмаган: «Соң инде», – дигәннәр. Ләкин... Кинәт күзем ачылып китте. Менә ул көнне бик яхшы хәтерлим: кояш нурына күзем чагылганын, ямь-яшел үләннәрне күреп гаҗәпләнгәнем әле дә исемдә...
Теге вакыйгадан соң холкым да үзгәрде. Агач башларына малайлардан да уздырып үрмәли идем мин. Боларның барысын да өермә зәхмәте кагылуга сылтадылар. Укырга кереп, яхшы укый, өстәвенә, матур итеп җырлый, гармунда уйный башлагач, «пәри алмаштырган» дигәннәре «фәрештә канаты сыйпаган» дигәнгә алмашынды.
Өч-дүрт елдан апам белән урманга кура җиләгенә бардык. Җиләкнең берсен – чиләгемә, берсен авызыма сала торгач, мавыгып киткәнмен. Бер мәлне күземә чем-кара каз муены күренде. Текәлебрәк карасам, кара елан! Миңа таба сузылып ысылдавы булды, артка авып киттем. Торып, чапмакчы булдым, ләкин соң иде инде... бөтен тәнемне ярып, ниндидер авырту йөгерде. Минем чырыйлап кычкырганга җиләк җыючы апалар килеп җитте. «Зәһәр елан чаккан, исән калыр микән?» – дип пышылдашканнарын ишеттем. Бу юлы да исән калырга насыйп булды.
Урта мәктәпне тәмамлап, Казан педагогика институтына укырга кердем. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язу белән дә мавыгып киттем. Язучылар арасында дуслар, танышлар барлыкка килде. Берсендә бер язучыга кунакка бардым. Өстәлендә касә белән урман чикләвекләре тора. Мин боларны бармак бите белән генә ватып, берәм-берәм авыз итә башладым. Язучы агайның күзе маңгаена менде. Күп булды инде ул кеше куркыткан вакытлар.
Мәктәптә укыганда кушаматым да «Грозный» иде минем. Кыз башы белән аргамакка атланып чапсын, машина, трактор, комбайн, хәтта «КАМАЗ» кадәр «КАМАЗ» йөртсен дә, «Грозный» булмый кем булсын инде ул? Юлыма аркылы төшкән мактанчык егетләрне тотып кына селки идем. Күп бәлаләрдән әнә шулай селкеп салып кына котылып калдым, әмма көннәрдән бер көнне егет сурәтендәге ике аяклы «пәри»-дән (шаярып шулай дим) кача алмадым. Кара төндә урлап китеп, үзенә кәләш итте ул мине. Кияүгә чыгу түгел, танышырга да теләмәгән кеше белән яшәве бик авыр икән. Никах та укытмыйча, ата-ананың хәер-фатихасыннан башка гына корылган гаилә, җимерелми, нишләсен? Әле ярый, үземә охшаган, йомшак күңелле, белем, хезмәт яраткан кызларым – Зөһрә белән Илзирәм бар.
Булгач булсын, дигәндерме, Аллаһы Тәгалә миңа күк капусын да ачып күрсәтте. Кап-кара төндә уянып, сихри нур белән өртелгән бүлмәмдә бервакыт һушыма килә алмыйча, шаклар катып утырдым. Өй тулы нурлар әйлән-бәйлән уйнадылар да тәрәзәдән юк булдылар.
Ә теге вакытта елан чагуның файдасы булды миңа: төрле агуларга каршы торырлык көчле иммунитет барлыкка килде. Мәсәлән, миннән көнләшеп, эченә агу җыйган кемсәләр, кәефемне кырырга теләп, зәһәр сүзләр әйтсәләр, йөзләренә карап елмаям. Кайчак хәтта көлеп тә җибәрәм. Кайберләре, миңа кушылып, үзләре дә көлә башлый, агудан арына. Ә инде кайберләре тагын да карала, эчләрендәге агулары артып, үзләрен дә яндыра башлый. Аларны бик кызганам.
Комментарийлар
0
0
берничектэ ышанып булмый уйдырма тугелме икэн
0
0
0
0
Озын гомерле булыр алла телэсэ...
0
0